Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
22 Май 2020, 14:30

ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫНА БЫЕЛ НИЧЕК КЕРЕРГӘ

Бу хакта коронавирус буенча брифингта мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

Бу хакта коронавирус буенча брифингта мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

Республикада мәктәп тәмамлаучылар югары уку йортына керү өчен документларны дистанцион рәвештә тапшыра ала.

"Кабул итү кампаниясе Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре нигезендә барачак, быел үзгәрешләр юк. Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары теге яки бу белгечлек буенча кимендә биш югары уку йортына гариза бирергә хокуклы. Гаризалар электрон документ рәвешендә кабул ителә, биш вузга 15 белгечлек буенча безнең чыгарылыш сыйныф укучылары документлар тапшыра алачак”, – диде Илдар Мәүлетбирдин.

Төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, әлеге вакытта документларны вузга кайчанга кадәр тапшырырга мөмкин булачагы билгеле түгел.

"Вузларның кабул итү кампаниясе вакыты үзгәрешсез кала, бу — 18-20 июньдә көндезге уку формасы өчен, ә кабул итү кампаниясен тәмамлау вакыты БДИ расписаниесенә бәйле. Имтихан расписаниесе федераль дәрәҗәдә расланганнан соң, БДИның соңгы нәтиҗәләрен игълан ителеп 23 көн узгач, кабул итү кампаниясенең вакыты төгәлләнәчәк", — диде министр урынбасары.

Фото: ua.news

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Biel-vuzga-ukirga-ker-nichek-bulachak-281422/

Читайте нас: