Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
26 Май 2020, 16:15

29 һәм 30 июньдә имтиханнар укучыларсыз гына үтәчәк

Бу уку елында Бердәм дәүләт имтиханы 29 июньдә старт ала.

29 һәм 30 июньдә имтиханнар укучыларсыз гына үтәчәк.

Агымдагы елда имтихан кампаниясен үткәрүнең яңа календарь планы формалаштырылды. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә. Бу уку елында Бердәм дәүләт имтиханы 29 июньдә старт ала.

29 һәм 30 июньдә башлангыч сынау имтиханнары узачак, алар барышында барлык имтихан процедуралары сыналачак.
Шуннан соң БДИны турыдан-туры тапшыру этабы башланачак.

3 июльдә укучылар география, әдәбият һәм информатика буенча сынау тотачак. 6 һәм 7 июльдә — урыс теле, 10 июльдә — профильле математика, 13 июльдә — тарих һәм физика, 16 июльдә — җәмгыять белеме һәм химия, 20 июльдә — биология һәм чит телләр буенча, 22 һәм 23 июльдә чит телләр буенча БДИның телдән өлеше узачак.

Резерв көннәре 24 июльгә (урыс теле һәм чит телләрдән тыш, барлык фәннәр буенча) һәм 25 июльгә барлык фәннәр буенча планлаштырылган.

Җитди сәбәпләр аркасында июль аенда БДИда катнаша алмаучылар өчен августта өстәмә чор каралган. БДИның төп һәм өстәмә чорларының расписаниесе барлык катнашучылар да документларын вузларга тапшыра алсын өчен төзелгән.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: