Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
26 Май 2020, 14:45

БДИ турындагы берничә сорауга җавап

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт агымдагы елда БДИ үткәрү тәртибен аңлатты.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт агымдагы елда БДИ үткәрү тәртибен аңлатты.

Төп гомуми белем һәм урта гомуми белем турында аттестат алу өчен быел төп дәүләт имтиханын һәм БДИны тапшырырга кирәкми. Аттестатлар барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына еллык нәтиҗәләр нигезендә биреләчәк. Быел төп дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк.
Быел БДИны имтихан нәтиҗәләре вузга керү өчен кирәк булган укучылар гына тапшырачак. БДИ үткәрү соңрак вакытка күчерелә. Әлеге вакытта 19 июньнән башлап, шулай ук соңрак вакытта имтихан үткәрү вариантлары карала. Имтихан үткәрү көннәре эпидемиологик хәлне исәпкә алып билгеләнәчәк.
БДИ бөтен ил өчен бердәм расписание буенча узачак. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына югары уку йортына керү өчен сайлап алынган имтиханны тапшырырга мөмкинлек булачак. Бу расписание кысаларында каралган. Имтиханнар исемлеген югары уку йортларының мәгълүмати ресурсларында белергә мөмкин. БДИ уздыру коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралу куркынычы шартларында “Роспотребнадзор”ның киңәшләрен исәпкә алып оештырылачак. Имтихан үткәрү пунктларына кергәндә барлык оештыручылар һәм укучылар термометрия узачак, аудиторияләр алдан дезинфекцияләнәчәк. Имтихан тапшыручыларны аудиторияләрдә утырту 1,5 метрдан да ким булмаган дистанцияне саклауны исәпкә алып оештырылачак. Аудиторияләрдә күп кеше җыелмасын өчен урыс теле буенча БДИны ике көнгә бүлеп уздыру планлаштырыла.
Биремнәр үзгәрерме?
Коронавирус пандемиясе сәбәпле күчерелгән Бердәм дәүләт имтиханы биремнәре гадиләштерелмәячәк. Бу хакта Федераль педагогик үлчәмнәр институты җитәкчесе Оксана Решетникова белдерде.
Белгеч аңлатуынча, хәзерге вакытта биремнәрне гадиләштерүнең кирәклеге дә юк, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларының әзерлек өчен вакыты бар әле, алар өчен теледәресләр эшли, консультация ярдәме оештырылган.
Математика нигә төшеп кала?
Быел математикадан база дәрәҗәсендәге Бердәм дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк. Федераль педагогик үлчәмнәр институты директоры Оксана Решетникова белдерүенчә, БДИда математикадан база дәрәҗәсе, дәүләт йомгаклау аттестациясе буларак, аттестат һәм математикадан билге алу өчен уздырыла иде.

Фото: om1.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: