Авыл тормышы
+7 °С
Облачно
МӘГАРИФ
28 Мая 2020, 12:45

29 май көнне мәктәпләрдә уку елы тәмамлана

"Кисәтеп куям: әгәр дә мин кайсыдыр сыйныфның 29 майда җыелуын белеп калсам, директор эштән азат ителәчәк", диде Радий Хәбиров.

Добавить в предпочтительные источники Google

Төбәк Мәгариф министрлыгы бу көнне уздыру буенча барлык муниципалитетларга да киңәшләр бирде, хәлне контрольдә тота, дип хәбәр итте Хөкүмәт вице-премьеры Фәнүр Ягъфәров бүгенге оператив киңәшмәдә.

— Без соңгы уку көне уңаеннан бернинди күңел ачулар, чаралар, рестораннар булмаячак, дип килештек, — дип белдерде бу җәһәттән Радий Хәбиров. — Муниципалитет башлыкларының моңа аеруча игътибар итүләре сорала. Балалар арасында чир тарала күрмәсен. Бу — директорларның шәхси җаваплылыгы! Кисәтеп куям: әгәр дә мин кайсыдыр сыйныфның 29 майда җыелуын белеп калсам, директор эштән азат ителәчәк.

Республика җитәкчесе ассызыклаганча, эпидемиягә каршы чараларга җитдилек һәм җаваплылык белән карарга кирәк.

Фото: tz-spb-video.ru

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас