Бүген – Соңгы кыңгырау бәйрәме. Әмма ул быел дистанцион форматта үтә. Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин чыгарылыш укучыларын уку елы тәмамлану белән котлады.
Бу уку елы вакыйгаларга бай булды, шул ук вакытта җиңел үтмәде дип билгеләде министр. “Без бердәм булып, заман каршылыгын җиңеп чыктык. Сез уку елын дистанцион форматта тәмамлыйсыз. Сынаулар шуны күрсәтте: сез яңа белемнәр алдыгыз”, – дип мөрәҗәгать итте Айбулат Хаҗин укучыларга. Ул әлеге тәҗрибәне киләчәктә дә файдалы куллануларын теләде.
“Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезгә белем алуны дәвам итәргә, сайлаган һөнәрегезне үзләштерергә һәм карьера төзергә туры киләчәк. Мәктәптә алган белемнәрегез максатларга ирешүдә ярдәм булсын. Кыю алга баруыгызны, ниятләрегезне тормышка ашыруыгызны телим. Уку елы тәмамлану белән котлыйм! Имтиханнарны яхшы тапшырырга язсын, яхшы кәеф, уңышлар!” – диде министр.
Айбулат Хаҗин коллегаларына да аерым мөрәҗәгать итте. Авыр, җаваплы эшне сабырлык һәм мәрхәмәтлек белән алып барганыгыз өчен рәхмәт, диде ул. Шулай ук ата-аналарга да дистанцион уку вакытында, аңлап, ярдәм кулы сузулары өчен рәхмәтен җиткерде.
“Безнең балалар сынатмаслар!” – диде мәгариф Айбулат Вәкил улы.
Фото: news.myseldon.com