Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
29 Май 2020, 16:35

ЮБИЛЕЕҢ БЕЛӘН, ОКТЯБРЬ МӘКТӘБЕ!

2020 ел – Октябрь авылы мәктәбе өчен истәлекле. Мәктәп үзенең 50 еллыгын бәйрәм итә. Төгәл ярты гасыр элек ике катлы бина төзелгән иде,биредә бүген дә балаларның шатлыклы тавышлары тынмый, мәктәп кыңгыраулары чыңлый. Барысы да шуннан башланган иде...

2020 ел – Октябрь авылы мәктәбе өчен истәлекле. Мәктәп үзенең 50 еллыгын бәйрәм итә. Төгәл ярты гасыр элек ике катлы бина төзелгән иде,

биредә бүген дә балаларның шатлыклы тавышлары тынмый, мәктәп кыңгыраулары чыңлый. Барысы да шуннан башланган иде...

ТАРИХИ БЕЛЕШМӘ

Октябрь авылы мәктәбенә 1932 елда нигез салына. 1958 елга кадәр ул җидеелык була, халык мәгарифе үзгәртелгәннән соң мәктәп Ашлык совхозының Сигезь- еллык мәктәбе дип үзгәртелә. Анда Үзәк усадьба, Северный, Южный, Терлекчелек фермасы бүлекчәләреннән, Комсомольский, Веселый, Ранний Рассвет авылларыннан балалар белем ала.

1965 елда мәктәп Октябрь урта мәктәбе итеп үзгәртелә. Укучылар саны 500дән ашу тәшкил итә. Бу еллар эчендә мәктәп мең ярымнан ашу баланы олы тормыш юлына озаткан.

1970 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелә.

МӘКТӘП АЧЫЛУ БАШЫНДА ТОРГАННАР ТУРЫНДА

Лукина Валентина Ивановна – математика укытучысы, хәзер лаеклы ялда, Октябрь авылы мәктәбендәге беренче эш көннәрен менә ничек искә ала:

-1970 елның 15 августында яңа гына педагогия институтын тәмамлаган сигез яшь белгеч дәртләнеп яңа мәктәпне занятиеләр башлануга әзерли башладык. Җыештырдык, ремонт эшләрен төгәлләдек һәм хәтта мәктәптән интернатка кадәр бетон сукмак салдык. Яраткан эшебезне башларга түземсезләнеп беренче кыңгырауны көттек.

С.П.Бледных җитәкчелегендә мәктәптә яшь белгечләр: гаилә парлары В.М. һәм В.А.Купцовлар, Г.Х. һәм Ф.М. Искәндәровлар, Е.И. һәм Л.В. Карпенколар, М.Е. һәм В.Н. Булатниковлар, Н.Ф. һәм В.Н. Прасловлар эшли. Мәктәп педагогик кадрлар әзерләү урынына әверелә. Коллектив яшь укытучылар белән тулылана, алар арасында Н.С. һәм А.Ф. Бабиннар, С.М. Моисеева, З.В.Бугрова, Н.И.Крылова, Т.В.Анисимова, Р.Р.Зәбирова, М.Г.Биктәшева, Н.А. Скачкова, Г.А. Калашникова, А.П.Япрынцева, С.К.Нургалиев.

-Эшкә бәйрәмгә йөргән кебек бара идек. Караңгыга кадәр мәктәп тәрәзәләрендә ут була торган иде. Без һәрдаим иҗади эзләнүләр өстендә булдык, бер-беребездән өйрәнергә, педагогик осталыкка ирешергә тырыштык, - дип сөйли Валентина Ивановна.

Мәктәптә ныклы методик база һәм тату коллектив формалаша. Педагоглар кызыксынып хезмәттәшләренең ачык дәресләрен карый, һөнәри осталыкларын даими камилләштерә. Тәҗрибәле укытучылар: С.Н.һәм А.М.Бледных, В.А. Бочарова, А.Л.Голова, Л.М. һәм М.Н.Куцановлардан педагогик күнекмәләр алалар.

Октябрь авылы мәктәбе Максимовка, Преображеновка, Николаевка, Золотоношка, Төрешле укытучылары өчен мәктәпара методик берләшмәнең үзәге булып тора. Даими киңәшмәләр, ачык дәресләр үткәрелә. Укытучылар тәҗрибәләре белән теләп уртаклаша һәм бар нәрсәгә иҗади карый.

Эшне бишъеллык планнардан чыгып төзиләр. Кабинетта укыту системасына күчүдән башлыйлар эшне. Классларның техник

җиһазландырылуына зур игътибар бирелә. 70 нче елларда электрофикацияләнгән таблицалар, экзаменаторлар, махсус такталар була.

Укытучылар дифференцацияле, проблемалы укыту агымында эшли, укыту һәм тәрбия процессын оптимальләштерү һәи интенсификацияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Хезмәттәшлек педагогикасына мөһим урын бирелә. Бу тәҗрибә бүген дә көнүзәк.

Мәктәп тормышы бай һәм кызыклы. Һәр уку көне музыка астында зарядка ясаудан һәм политинформациядән башлана. Җомга көннәрендә мавыгулар буенча клублар оештырыла, анда укытучылар кирәкле белем белән уртаклаша.

Мәктәптә белемне бәяләүдә зачет системасы кулланыла. Һәр класска ике елга түбән класс беркетелә. 7 нче сыйныф укучылары 5 нче сыйныф укучыларыннан зачет ала, шулай итеп үткән материалны кабатлый.

Укучылар укытучылар белән бергә традиция буенча СССР буйлап экскурсияләргә йөри. Моның өчен ел дәвамында укучылар һәм укытучылар ярминкәләр үткәрә, көз көне 200әр гектарда бәрәңге җыя, рассада үстерә.

Талантлы педагоглар кул астында укучылар конкурслар һәм олимпиадаларда актив катнаша. Мәктәп теоретик кына түгел, ә ныклы практик белем дә бирә. Калашникова Галина Александровна – биология укытучысы, төрле кимәлдә укучыларны олимпиадаларга әзерли, анда алар призлы урыннар яулый. Күп кенә мәктәпне тәмамлаучылар медицина институтларына укырга керә һәм талантлы табиблар булып китә.

Октябрь авылы мәктәбе төрле тармакларда булачак лаеклы белгечләр әзерли. Укытучылар бүгенге көндә авыл хуҗалыгында, медицинада, производствода эшләгән укучыларын горурлык белән искә ала.

Бүгенге көндә Октябрь авылы мәктәбендә аны тәмамлаган укытучылар педагогик традицияләрне дәвам итә. Олы буын укытучылары үзләренә лаеклы алмаш әзерләгән.

МӘКТӘП БЕЗНЕҢ КӨННӘРДӘ

Скачков Сергей Николаевич, мәктәпне тәмамлаучы, 2001 елдан Октябрь авылы мәктәбе директоры булып эшли.

-5 нче сыйныфта укыганда “Кем булырга телисең?” дигән темага инша яздык. Мин археолог булырга хыяллана, тарих белән кызыксына идем. 10 нчы сыйныфта укыганда инде педагогия институтының тарих факультетына укырга керергә карар иттем. Һөнәр сайлауда әниемнең шәхси үрнәге мөһим роль уйнады. Ул – рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин балачак хыялым – архитекторны тормышка ашырдым. Студент буларак миңа археологик казыну эшләрендә катнашырга туры килде.

С.Н.Скачков педагогик практикасын туган мәктәбендә үтә. Шунда ул һөнәрне дөрес сайлавын аңлый. Остазлары – Н.С.Бабина һәм В.И.Лукина булачак педагогка ярдәм күрсәтә. Институтны тәмамлагач Сергей Николаевич тарих укытучысы булып Октябрь авылы мәктәбенә кайта. Ике елдан С.Н.Скачков туган мәктәбенең директоры итеп тәгаенләнә.

-Беренче көннән үк элекке җитәкчеләрнең традицияләрен саклап калырга тырышам. Җиңел булмады. Тәҗрибәле укытучылар коллективы миңа зур ярдәм күрсәтте. Безнең мәктәптә укытучылар җаваплы, бердәм һәм нәтиҗәгә эшлиләр. Шунлыктан аерым уңышларга ирешәбез, - ди С.Н.Скачков.

Стәрлетамак районы мәгариф учреждениеләре рейтингында Октябрь авылы мәктәбе алдынгы позицияләрне били. Тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә укучылар төрле иҗади конкурсларда, олимпиадаларда, ярышларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша.

-Мәктәпне тәмамлаучылар турында яхшы сүз ишетүе күңелле. Безнең укучылар арытабан укуда һәм хезмәттә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтә. Димәк, безнең тырышлык бушка китми, - ди горурлык белән Сергей Николаевич.

Һөнәр сайлауда мәктәпнең роле чиксез зур. Октябрь авылы мәктәбендә профориентация эше киң җәелдерелгән. Һөнәрнең абруйлы булуына гына түгел, ә аның заманча дөньяда практик кулланышын да исәпкә алырга кирәк.

Әлеге вакытта сыйфатлы белем бирү процессын гамәлгә ашыру өчен техник ресурслар кирәк. Октябрь авылы мәктәбендә компьютер класслары, укытучылар өчен ноутбуклар, өч интерактив такта һәм проекторлар бар, югары тизлектәге Интернетка тоташтыру бара.

2015 елда Октябрь авылы мәктәбендә “Кулай мохит” проекты тормышка ашырылды, аның кысаларында кергән урында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен пандус, беренче катта начар күрүчеләр өчен тоткычлар куелды. Аерым кабинет махсус җиһазландырылган, ул “Кулай мохит” дип атала.

Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү программасы кысаларында 2016 елда Стәрлетамак районы Хакимияте, Октябрь авыл Советы биләмәсе хакимияте, Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте ярәмендә хоккей тартмачыгы, мини-футбол кыры, йөгерү өчен юллар булдырылды. Укучылар спорт белән үзаллы да, физкультура укытучысы һәм тренер П.А.Иванов белән дә теләп шөгыльләнә, мәктәптә төрле секцияләр эшли, хоккей командасы бар. Төрле күләмдәге ярышларда укучылар лаеклы нәтиҗәләргә ирешә.

-Иртәгәсе көн мәктәбен нинди итеп күрәсегез килә?

-Мәктәптә югары квалификацияле укытучылар күбрәк булсын иде, укучылар артсын, техник җиһазлар камилләшсен. Мәктәп социаль ихтыяҗны канәгатьләндерергә, мәдәният, авыл хуҗалыгы, производство белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. Нәкъ шундый мәктәпнең киләчәге бар.

-Чыгарылыш укучылары һәм булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә нинди теләкләрегез бар?

-Булачак укучыларның әти-әниләренең барлык кичерешләрен аңлыйм. Бездә яхшы белем алу өчен барлык шартлар да бар. Башлангыч сыйныфларда талантлы укытучылар арытабан белем алу өчен яхшы белем нигезен бирә. Барысына да: ата-аналарга, укытучыларга, балаларга түземлек телим. Чыгарылыш укучыларының әти-әниләренә балалары тормышта уңышлы булсын дип телим. Бу безнең барыбызга да бәйле.

Октябрь авылы мәктәбен юбилее белән котлыйбыз! Аның озак еллар эшләвен, иминлек, уңышлар телибез! Яхшы традицияләр артсын һәм яңа казанышларга нигез булып торсын!

P.S. Мин дә кайчандыр әлеге мәктәпне тәмамладым. Мәктәбебез белән чиксез горурланам. Рәхмәт сезгә, кадерле укытучыларым!

Н.СТУКАЛОВА.

Попова Елена Ивановна – югары категорияле укытучы.

-Укучы статусыннан укытучы статусына күчү җиңел булмады. Мәктәпне тәмамлаганнан соң өч елдан мин озайтылган төркемгә тәрбияче булып эшкә урнаштым. Кайда да яшь белгечкә үзен күрсәтергә тырышырга кирәк. Балаларны кызыксындыру өчен мин алар белән йомшак уенчыклар тегәргә өйрәндем. Кызык иде, балаларга, аеруча кызларга бу бик ошады. Малайлар да тырыша иде. Күргәзмәләр оештырабыз, уйныйбыз. 10 елдан соң гына мин рус теле һәм әдәбиятыннан укыта башладым.

Йосыпова Валентина Михайловна – Стәрлетамак районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 34 санлы Октябрь авылы модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе, Октябрь авылы мәктәбен 1990 елда тәмамлаган.

-1980 елда беренче сыйныфка укырга бардым, октябрят та, пионер да, комсомол да булдым. Бу кызыклы чор иде. Без укыдык, тату булдык, рәхәтләнеп ял иттек. Октябрят чакта өйгә кайтып барган хәтердә. Көн салкын булуга карамастан, курткаларыбызны ычкыдырып күкрәктәге билгене күрсәтергә тырышып барабыз. Укуда, тәртиптә ярыша, мәктәпнең җәмәгать тормышында теләп катнаша идек. Мәктәп укытып кына калмый, тәрбия дә бирә иде. Без өлкәннәрне хөрмәт итәргә, аларга урын бирергә, яхшы гамәлләр эшләргә кирәклеген белә идек. Боларга безне мәктәп өйрәтте.

Читайте нас: