Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
4 июнь 2020, 12:20

Бердәм үрнәктәге мәктәп формалары кайсы районнарда кертелә?

Башкортстанның мәгариф министрлыгы төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның кушуы буенча бердәм үрнәктәге мәктәп формалары кертергә тәкъдим итте.

Башкортстанның мәгариф министрлыгы төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның кушуы буенча бердәм үрнәктәге мәктәп формалары кертергә тәкъдим итте.

Быел бу яңалык сынау режимында республиканың дүрт районында кертеләчәк. Әбҗәлил, Благовар, Федоровка һәм Яңавыл районнарының 1-5 сыйныф укучылары яңа мәктәп формасында укуга барачак.

Яңа мәктәп формалары коллекциясен Башкортстанның җиңел сәнәгать ассоциациясе һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты әзерләгән. Киемнәр кызлар һәм малайлар өчен яшь һәм һава шартлары үзенчәлекләрен исәпкә алып тегелгән. Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, формаларның сыйфаты яхшы һәм сатып алучыларның кесәсенә артык сукмый. Формаларның бер үзенчәлеге бар – аларга республика символлары белән шеврон тегеләчәк.

Укучыларның ата-аналары Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында мәктәп формасы модельләре белән таныша ала.

Читайте нас: