Авыл тормышы
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
10 гыйнвар 2021, 15:00

КАЙБЕР АТА-АНАЛАР КАНИКУЛЛАРНЫ ОЗАЙТУНЫ СОРЫЙ

Радий Хәбировка ата-аналар мөрәҗәгать иткән.

Радий Хәбировка ата-аналар мөрәҗәгать иткән.

Уфада яшәүче Диана М. төбәк Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгатендә коронавирус инфекциясенә бәйле мәктәп каникулларын 17 гыйнварга кадәр озайтуны сораган.

"Мәктәп каникулларын 17 гыйнварга кадәр озайту мәсьәләсен карауны сорыйм, ә соңрак дистанцион укытуны да хәл итәргә кирәк булыр, минемчә. Авыручылар арта, кешеләр үлә, ә сез балаларны мәктәпкә җибәрәсез", - дип язган ул һәм каникулларны 18 гыйнварга кадәр озайткан Карелия Башлыгы Артур Парфенчиковны мисалга китергән.

Төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Элина Якупова хатынга аның соравына җавап әзерләнәчәген вәгъдә иткән, ләкин югарыда телгә алынган фикер белән килешкән комментаторларның берсе билгеләп үткәнчә, әгәр дә хакимият республикада каникулларны озайтырга планлаштырган булса, шушы көннәрдә "һичшиксез, бу хакта игълан итәрләр иде".

Автор: Гөлия Мөгаллимова

kiziltan.ru

Читайте нас: