Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
22 гыйнвар 2021, 14:00

НИЧӘ ГРАДУС САЛКЫНДА УКЫРГА БАРМАСКА?

БРның Мәгариф һәм фән министрлыгында үзәк өзгеч салкыннарда укучыларга мәктәпкә бармаска мөмкин, дигәннәр.

БРның Мәгариф һәм фән министрлыгында үзәк өзгеч салкыннарда укучыларга мәктәпкә бармаска мөмкин, дигәннәр.

Шулай да, һава температурасының нинди булуына карамастан, мәктәпләр эшләргә һәм ничә бала килүенә карамастан дәресләр үткәреләчәк. Димәк, ике яки өч кенә укучы булса да, уку процессы дәвам итеп, яңа темалар үзләштерелергә тиеш.

Каты суыкларда балаларын мәктәпкә җибәрү-җибәрмәүне һәр ата-ана үзләре хәл итәчәк һәм җибәрмәскә булса, сыйныф җитәкчесенә хәбәр бирү мотлак. Озайлы салкыннарда уку режимы турында һәр мәктәп үзе карар кабул итә.

Шул ук вакытта мәктәп укучылары өчен һава шартларына бәйле федераль нормативлар да бар. Авыл мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары дәресләргә — 23 градус, шәһәр мәктәпләренең - 25, авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныф укучылары — 25, шәһәр мәктәпләренең - 27, авыл мәктәпләренең зур сыйныф укучылары — 30 градуста, шәһәр мәктәпләренең 32 градуста килмәскә хокуклы.

Моннан тыш, министрлыкта, бина эчендә температура 18 градустан түбән булган очракта мәктәпкә йөреп укуны туктатырга мөмкин булуы турында әйттеләр.

Һава шартлары мәктәпкә йөреп укырлык булмаган вакытларда, укучыларының техник шартларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, дәресләр дистанцион форматта оештырылырга тиеш.

Автор : Каспранова Ләйсән
omet-rb.rbsmi.ru
Фото: vmnews.ru
Читайте нас: