Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
2 февраль 2021, 13:00

УКЫТУЧЫЛАРНЫҢ ХЕЗМӘТ ХАКЫ КҮПМЕ?

Мәскәү укытучылары узган елда аена уртача 118 мең хезмәт хакы алып эшләгән. Бу хакта башкала мәгариф һәм фән департаменты матбугат хезмәтенә сылтама белән РИАМО хәбәр итә.

Агымдагы елның 1 мартына кадәр укытучыларга хезмәт хакын түләү системасын камилләштерү чараларын тәкъдим итү бурычы куелды.
Мәскәү укытучылары узган елда аена уртача 118 мең хезмәт хакы алып эшләгән. Бу хакта башкала мәгариф һәм фән департаменты матбугат хезмәтенә сылтама белән РИАМО хәбәр итә.
“2020 елда укытучыларның уртача хезмәт хакы 117,9 мең сум тәшкил иткән. Педагогларның хезмәт хакына оклад, узган уку елында эш нәтиҗәлелеге өчен даими стимуллаштыручы түләүләр, агымдагы уку елында эш нәтиҗәләре буенча бер тапкыр бирелә торган премияләр, сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр керә”, — диелә хәбәрдә.

Департаментта белдерүләренчә, башкаладагы 39 меңнән артык укытучы ай саен сыйныф җитәкчелеге өчен шәһәр түләүләре һәм 5 мең сум күләмендә федераль түләүләр ала. Моннан тыш, Мәскәүнең 56 меңнән артык педагогы “Мәскәү электрон мәктәбе” проекты кысаларында актив эш алып барган өчен ай саен шәһәр бюджетыннан 10 мең сум күләмендә өстәмә акча ала.
“Росстат” мәгълүматларына караганда, илдә укытучының уртача хезмәт хакы 40,1 мең сум тәшкил итә.

Узган елның декабрендә Русия Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елның 1 мартына кадәр укытучыларга хезмәт хакын түләү системасын камилләштерү чараларын тәкъдим итәргә кушты.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

/kiziltan.ru

Читайте нас: