“Ток-шоу” форматындагы 2нче этап 9-11нче сыйныфлар өчен - 23 гыйнварда, 5-8нче сыйныфлар өчен - 30 гыйнварда узды. Анда дистанцион этапны узган балалар катнашты. Бу этапта катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, Башкортстан мәдәнияте һәм истәлекле урыннары турында төрле телләрдә проектлар әзерләде. Катнашучыларга ярдәмгә ноутбуклар, Интернет челтәренә керү мөмкинлеге, волонтерлар, тел йөртүчеләр бирелде. Аннары командалар төрле телләрдә кечкенә генә проектларын яклады һәм жюри әгъзалары, проектның башка катнашучылары белән әңгәмәдә актив катнашты. Жюри әгъзалары составында — гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы, югары мәктәп укытучысы, тел белүче бар иде. Олимпиаданың икенче этабында 5-11нче сыйныфларда укучы 100 бала катнашты.
Олимпиадада җиңүче дүрт укучы тел лагерена бару, 9 призерга Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының “Чит телләрне өйрәнү үзәге”ндә инглиз теле курсларын бушлай узу, 12 призерга инглиз теле буенча халыкара имтиханда бушлай катнашу бәхете тиде, 7 призер Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучыларыннан дәреслек белән бүләкләнде.
Уку елы дәвамында җиңүчеләр һәм призерлар белән даими очрашулар планлаштырыла. Алар “Осталык дәресе” форматында инглиз теле курсларында, тел лагерьларында, “TOEFL” тел буенча имтихан тапшырганда алган тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Әлеге чара төрле мәктәпләрдәге укучыларга берләшергә һәм тел белеме өлкәсендә сәләтле балалар өчен полиглотлар киңлеген булдырырга, чит илләрдәге тел лагерьларында, инглиз теле курсларында, инглиз теле буенча халыкара имтиханда, тел йөртүчеләрнең укыту семинарларында үз сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә.