Авыл тормышы
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
12 март 2021, 10:00

“КИЛӘЧӘК УКЫТУЧЫСЫ. СТУДЕНТЛАР” КОНКУРСЫНА НӘТИҖӘ ЯСАЛДЫ

Финалчылар Бөтенрусия балалар үзәкләрендә мәгариф стажировкасы үтү мөмкнлеге алачак.

“Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасына керүче “Киләчәк укытучысы. Студентлар” конкурсына нәтиҗә ясалды.

БДПУ һәм БДУ студентлары Алиса Вәлинурова һәм Лидия Могильникова бу һөнәри конкурс ярымфиналының җиңүчеләре булды.
Бәйге Түбән Новгород шәһәрендә 9-11 мартта үтте.

Финалга чыккан кызлар билгеләвенчә, бәйге аларга күп тәэссоратлар бүләк иткән, алар мондый чараларның мөһимлеген билгели.
Ярымфиналда катнашучыларны Түбән Новгород өлкәсенең мәгариф министры Ольга Петрова да тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде.

Ярымфинал ярышлары өч блоктан торды. Беренче көнне конкусантлар ачык мәгариф лекциясендә катнашты, икенче көнне кызыклы экскурсиядә булды, соңгы көнне биремнәр үтәп, көч сынаштылар.

Финалчылар Бөтенрусия балалар үзәкләрендә мәгариф стажировкасы үтү мөмкнлеге алачак.

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы безнең студентларны җиңүләре белән тәбрик итә. Без дә кушылабыз!

Фото: Башкортстнның Мәгариф министрлыгы

Автор: Ләйсән Якупова

kiziltan.ru

Читайте нас: