Авыл тормышы
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
13 март 2021, 13:00

2020 ЕЛДА БАШКОРТСТАНДА 17,9 МЕҢ УКУЧЫ БДИ ТАПШЫРГАН

Төбәк хөкүмәтендә БР фән һәм мәгариф министры Айбулат Хаҗин быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртипләре турында сөйләде.

Узган 2020 елда Башкортстанда 17,9 мең укучы БДИ тапшырган.

Төбәк хөкүмәтендә БР фән һәм мәгариф министры Айбулат Хаҗин быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртипләре турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтиханнарны вакытыннан алда үткәрү гамәлдән чыгарылган. БДИ 31 майдан 2 июльгә кадәр югары уку йортларына керүчеләр өчен генә үткәрелә.

База дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ үткәрелмәячәк. Югары уку йортларына керергә җыенмаган чыгарылыш сыйныф укучылары, урта гомуми белем турында аттестат алганда, ике фән — математика һәм урыс теле буенча – чыгарылыш имтиханнарын тапшыра.

Моннан тыш, йомгаклау иншасын үткәрү вакыты 2 декабрьдән 15 апрельгә күчерелгән, өстәмә сроклар 2021 елның маена билгеләнгән.

Тагын бер яңалык — 11 сыйныфны тәмамлаучылар информатика буенча БДИны беренче тапкыр компьютерда тапшырачак. Элегрәк бу фән буенча имтихан кәгазь формада тапшырыла иде.
Айбулат Хаҗин билгеләвенчә, пандемия булуга карамастан, 2020 елда БДИ техник өзеклекләрсез үтте. 2019 ел белән чагыштырганда, алты предмет буенча уртача балл югарырак булды. Аннан тыш, сигез предмет буенча уртача балл бөтенрусия күрсәткечләреннән югары булды. Химия, информатика, математиканың профиль юнәлешендә баллар түбәнрәк төште. Имтиханнарда 100 балл җыйган 127 эш теркәлде. Алар күпчелек химия, урыс теле, информатика, ИКТ, физика буенча иде.

Узган 2020 елда Башкортстанда 17,9 мең укучы БДИ тапшырган.

Фото: static.tildacdn.com

Автор : Тухватуллина Алсу
omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: