Авыл тормышы
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
23 март 2021, 09:30

COVID-19 БЕЛӘН 200ГӘ ЯКЫН УКУЧЫ АВЫРЫЙ

Башкортстанда хәзерге вакытта 200гә якын укучы һәм 138 укытучы COVID-19 белән авырый.

COVID-19 балаларны да читләтеп үтми шул.

Башкортстанда хәзерге вакытта 200гә якын укучы һәм 138 укытучы COVID-19 белән авырый. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

22 мартка булган мәгълүматларга караганда, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә бүгенге көндә балалар арасында 5 һәм хезмәткәрләр арасында 18 авыру теркәлгән.

Гомумән алганда, гомуми белем бирү оешмаларында инфекцияләнүчеләр санының кискен кимүе теркәлә.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, эпидемиологик хәл яхшыруга карамастан, игътибарны йомшартырга ярамый, дип билгеләп үтте. "Хәзер авыруның янә кабынып китүенә юл куймаска кирәк", - диде ул.

Фото:www.pexels.com

Автор: Юлия Төхбәтуллина

kiziltan.ru

Читайте нас: