Авыл тормышы
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
24 март 2021, 09:30

РЕСПУБЛИКАНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә быел 14 укытучы катнашты.

Республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы исеменә Динара Харисова лаек булды.

Кичә башкалада педагогларның һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Элегрәк хәбәр итүебезчә, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә быел 14 укытучы катнашты. Конкурсантлар ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, осталык дәресләре бирде. Елдагыча, финалга биш укытучы чыкты. “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеменә А.М. Алымов исемендәге Михайловка урта мәктәбеннән Динара Харисова лаек булды.

— Бәйгедә катнашып, укытучы һөнәрен дөрес сайлаганыма тагын бер кат инандым. Әнием 40 ел дәвамында укытучы булып эшләде. Мин аның эшен дәвам итүем, республиканың иң көчле укытучылары арасында булуым, уңышларга ирешүем белән бәхетлемен. Бу җиңүне аның якты истәлегенә багышлыйм. Әлбәттә, үзем эшләгән мәктәп коллективына рәхмәтем зур. Мине җиңүгә якынайтуда аларның өлеше бик зур, — ди Динара Радик кызы.

Быел “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе финалчылары арасында — Бакалы 1нче мәктәбеннән Раллия Шәрипова, Октябрьский шәһәренең 12нче мәктәбеннән Ләйсән Имаметдинова, Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясеннән Айгизә Габдрахманова, Салават районының Татар Малаязы мәктәбеннән Мәрвия Михайлова. Алар төрле номинацияләрдә билгеләнде.

Укытучыларны зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы телибез!

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина

kiziltan.ru

Читайте нас: