

29 майда Рощинский авылы модельле мәдәният сараенда Стәрлетамак районының иң талантлы, максатка омтылучан һәм инициативалы укучыларын берләштергән “Танылу” фестивале узды. Тантаналы чара казанышлар, илһам һәм җиңүләр бәйрәменә әверелде.
Бу көнне сәхнәгә үзләрен – фәннән һәм иҗаттан алып спортка һәм җәмәгать эшчәнлегенә кадәр – төрле юнәлешләрдә күрсәтә алган кызлар һәм егетләр күтәрелде. Әлеге кичә аларга хезмәтләре, тырышлыклары һәм яңа үрләргә ирешергә омтылулары өчен лаеклы бүләк булды.
Чара программасына берничә номинация керде.
“Ел прогрессы” номинациясендә хезмәт сөючәнлекләре, җаваплылыклары һәм белемгә омтылулары аркасында нәтиҗәләрен сизелерлек яхшырта алган балаларны хөрмәтләделәр. Алар үз өстеңдә көн саен эшләү һичшиксез үз җимешләрен китерүен раслады. Укучылар белән бергә Рәхмәт хатлары аларга ярдәмләшеп торган, сәләтләрен ачарга булышкан остазларына да тапшырылды.
“Мин – тикшеренүче” номинациясе ачышлар һәм экспериментлар яратучыларны берләштерде. Кызыксынучан акылга ия, күзәтергә яраткан һәм катлаулы сорауларга үзаллы җаваплар табарга омтылган укучылар аның лауреатлары булды. Алар тикшеренүләр үткәрә, алынган мәгълүматны анализлый һәм нәтиҗәләр чыгара, шул рәвешле белем даирәләрен киңәйтә.
“Иҗат йолдызы” – музыкантларга, рәссамнарга, биючеләргә һәм артистларга багышланган номинация. “Салават күпере” балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләрга лаеклы бүләкләр тапшырылды. Аларның казанышлары – осталыкларын даими рәвештә шомарту, сәнгатькә тугрылык һәм зур тырышлык нәтиҗәсе.
Спорт белән дус булганнарга багышланган номинациядә районны төрле дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы тәкъдим иткән егетләр һәм кызлар билгеләнде. Рух көче, дисциплина, ныклык һәм авырлыкларны җиңеп чыга белү аларга югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм иткән. Спорт бу балаларны максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәткән.
“Беренчеләр активисты” номинациясе җәмәгать тормшында иң актив катнашучыларны берләштерде. Бу мөһим вакыйгалардан читтә калмаган, лидер сыйфатларын күрсәткән, чаралар оештырган, әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм иткән һәм үз үрнәкләре белән яшьтәшләрен илһамландырган мәктәп укучылары.
Техник эшләнмәләр, инженер проектлары һәм кабатланмас конструкторлык карарлары авторлары “Киләчәк новаторлары” номинациясе лауреатлары булды. Бу балалар идеяләрне чынга ашыра белә, экспериментлар куя, стандартлы булмаган карашлар эзли һәм бүгеннән үк һөнәри уңышларга тәүге адымнарын ясый.
“Ел ачышы” номинациясендә кыска вакытта төрле эшчәнлек юнәлешләрендә үзен күрсәтергә өлгергән, үсешкә омтылган балаларны хөрмәтләделәр.
Тантаналы чара барышында бүләкләр аерым укучыларга гына түгел, ә иҗат коллективларына да тапшырылды.
Ю.А.Гагарин исемендәге кубокка олимпиаданың “Ватан улларын тәрбиялибез” төбәк этабы призерларын бүләкләү программада аерым урын алып торды. Интеллектуаль бәйгеләрдә катнашучылар югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен, ныкышмалылыкларын һәм белемгә омтылуларын күрсәтте һәм районның мәгариф учреждениеләрен лаеклы тәкъдим итте.
Талач авылы мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Ирина Полушинаның сүзләре ихлас яңгырады:
- Мәктәп еллары чагу вакыйгаларга һәм хатирәләргә бай гаҗәеп чор булып истә кала. Яраткан фәнем һәрвакыт әдәбият булды, чөнки ул яңа дөньялар ачарга мөмкинлек бирә. Мин синтезаторда уйныйм, киләчәктә гитарада уйнарга өйрәнергә телим. Тагын бер зур хыялым – үз атым. Мин атта йөрергә яратам һәм шушы хайваннар янында үземне чын-чынлап бәхетле һәм ирекле тоям.
Мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Буяновская, мәгариф бүлегенең баш белгече Анна Потапова, “Салават күпере” балалар иҗаты йорты директоры Роза Сәгыйтова, Балалар спорт мәктәбе директоры Редик Морзабаев, “Беренчеләр хәрәкәте” җирле бүлекчәсе эшен оештыру буенча баш белгеч Дарья Якобсон, Яшь техниклар станциясе директоры Фәнил Исмәгыйлев һәм мәгариф бүлегенең баш инспекторы Гөлназ Нәфыйкова фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Алар балаларны ирешкән уңышлары белән котлады, үсеп килүче буынга ярдәм иткәннәре өчен педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерде һәм укучыларга яңа үрләргә омтылуларын теләде.
Бәйрәм концерт белән тәмамланды. Тамашачылар район мәгариф учреждениеләре укучылары әзерләгән иҗади номерларны җылы каршы алды.
Стәрлетамак районы сәләтле, инициативалы һәм битараф булмаган балаларга бай. Алар бүген үк үзләрен төрле өлкәләрдә ышанычлы таныта. Без аларга яңадан-яңа җиңүләр һәм ачышлар телибез.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Г. БИКМӘТОВ фотолары.