Авыл тормышы
+21 °С
Облачно
МӘГАРИФ
24 Июля , 05:02

“Башак”та уеннар гына түгел

“Башак” балалар савыктыру лагеренда “Агросмена”ның һәр яңа көне вакыйгаларга бай булды. Биредә мастер-класслар – экскурсияләр, интеллектуаль уеннар – экспертлар белән очрашулар, ә танып белү дәресләре иҗади конкурслар һәм спорт ярышлары белән алышынды.

“Башак” балалар савыктыру лагеренда “Агросмена”ның һәр яңа көне вакыйгаларга бай булды. Биредә мастер-класслар – экскурсияләр, интеллектуаль уеннар – экспертлар белән очрашулар, ә танып белү дәресләре иҗади конкурслар һәм спорт ярышлары белән алышынды.

Һөнәрләр белән танышу

Мәсәлән, Терлекчелек көне истә кала торган вакыйгаларның берсе булды. Иртә Башкорт дәүләт аграр университетының физиология, биохимия һәм терлекләрне ашату кафедрасы мөдире Айрат Хәбиров үткәргән интеллектуаль ярыштан башланды. Күнегелгән лекция урынына балалар терлекләрне дөрес тукландыру, фермаларда кулланылучы заманча техника, кош-корт һәм мөгезле эре терлекне асрау үзенчәлекләре турында сорауларга җаваплар эзләде. Һәркемнең дә беренче булып җавап табу теләге көчле иде, шуңа да дискуссия кызу барды.

Кинолог Никита Каретко һәм аның дүрт аяклы дусты – “Ена” кушаматлы немец овчаркасы белән танышу балалар өчен кызыклы булды. Эт командаларны төгәл үтәвен күрсәтте, ә кинолог һәр күнекмә артында күпме хезмәт һәм сабырлык торуы турында сөйләде. Балалар кинолог эшенең өйрәтү генә түгел, ә хайваннарның холкын, аларның характерын һәм табигый инстинктларын тирәнтен аңлау да булуын белде.

Умарта кортлары дөрес бал бирсен өчен

Умартачылык көне бал кортлары дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Лагерьга БашДАУ белгечләре: умартачылык кафедрасы доценты Дмитрий Шелехов һәм ассистент Камил Өметбаев килде. Алар бал кортлары гаиләсенең тормышы ничек корылуы, умартада һәрберсенең роле һәм ни өчен башкорт балы республикадан читтә дә билгеле булуы турында сөйләде. Преподавательләр күрсәтү өчен махсус алып килгән бал кортлары белән танышу бик кызыклы булды.

Университет мәйданчыклары

Башкорт дәүләт аграр университетына экскурсиядән башланган Аквакөн дә тәэссоратларга бай булды. Кунакларны югары уку йорты преподавательләре белән бергә агросыйныфлар һәм һөнәри юнәлеш бирү эше буенча сектор мөдире Алия Әлиф кызы Атаҗанова каршы алды. Балалар уку корпуслары, заманча лабораторияләр һәм фәнни мәйданчыклар белән танышты, анда булачак белгечләр тикшеренүләр үткәрә һәм яңа технологияләр өстендә эшли.

Университет мәйданчыгында асралучы хайваннар зур кызыксыну уятты. Куяннар, кәҗәләр һәм сарыклар камерага төшерелде, ә аларны якыннан күрү балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

Университетта булганнан соң сменада катнашучыларны аквапаркка бару көтә иде. Күңелле вакыйгаларга һәм тәэссоратларга бай көн таучыклардан шуу, бассейнда су коену һәм уеннар белән тәмамланды.

Агрокомплекс – гамәлдә

Агросәнәгать комплексы көне авыл хуҗалыгын гамәлдә күрергә мөмкинлек бирде. Экскурсия Калинин исемендәге агропредприятие сөт производствосына барудан башланды. Балалар сөт кабул итүдән алып йогуртлар һәм башка продукция эшләп чыгаруга кадәр бөтен процессны күзәтте. Тәмле туңдырма яшь кунакларны аеруча сөендерде.

Аннары Октябрь авылына юл тоттылар. Монда укучылар трактор паркында, ашлык саклагычта һәм терлекчелек фермасында булды. Алар заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән танышты, уңыш ничек саклануы һәм белгечләрнең эш көне ничек оештырылуы турында белде.

Бурыч, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт турында

Районның башка торак пунктларына экскурсия шулай ук фәһемле булды. Балалар башкорт халкының легендар герое Каһым түрәгә, борынгы башкорт ыруы тарихы белән бәйле Юрматы җиренә куелган һәйкәлләрне, шулай ук рухи традицияләр һәм матур архитектура символына әверелгән “Суфия” мәчетен күрде.

Балаларга патриотик тәрбия бирү сменаның мөһим өлешенә әйләнде. Лагерьга “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Фәрит Миһранов һәм Данил Майданик килде. Кунаклар балалар белән бурыч, җаваплылык, бер-береңә ярдәм итү һәм үз карашларыңа тугрылык турында әңгәмә корды. Рәсми чыгышлар урынына ачыктан-ачык сөйләшү узды, анда ветераннар хезмәтләре, иптәшләренең ярдәме һәм чын батырлыкның бәясе турында шәхси тарихлары белән уртаклашты.

Фәрит Миһранов музееннан экспонатлар күргәзмәсе һәм Русия Геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган күргәзмә бик нык тәэсирләндерде.

Карьера һәм бизнес

Балаларда эшкуарлык күнекмәләрен үстерүгә дә игътибар бүленде. Бер көнгә лагерь белем бирү мәйданчыгына әверелде. БашДАУ финанс, анализ һәм учетка алу технологияләре кафедрасы мөдире Гөлнара Нигъмәтуллина һәм өлкән укытучы, икътисад фәннәре кандидаты Нурия Вәлишина “Мавыктыргыч икътисад” бизнес-квестын үткәрде. Катнашучылар гаилә бюджетының ничек формалашуын тикшерде, финанс грамоталылык нигезләре белән танышты, эшкуарлар ролендә карарлар кабул итеп карады һәм авыл хуҗалыгы икътисады сорауларына җаваплар эзләде.

Программа ахырында һөнәр сайлау, карьера баскычыннан күтәрелү һәм тормышта үз юлыңны табу мөмкинлекләре турында дискуссия узды.

Уку гына түгел, ял да

Лагерь тормышы дәресләр һәм экскурсияләр белән генә чикләнмәде. Биредә көн саен спорт эстафеталары, иҗади конкурслар, дискотека, уеннар һәм концертлар узды. Цирк көне иң чагу вакыйгаларның берсе булды. Балалар үзләрен клоун, акробат, жонглер һәм дрессировщик ролендә сынап карады. Чагу костюмнар, артистлык, юмор һәм оригиналь номерлар гадәти концертны чын цирк тамашасына әйләндерде.

“Башак” лагерендагы агросмена ял һәм яңа белем алуның ничек үрелеп баруына үрнәк булды. Гадәти дәресләр урынына – һөнәрманнар белән җанлы аралашу, дәреслекләр урынына – производстволар, фәнни лабораторияләр һәм үз эшенә мөкиббән киткән кешеләр белән очрашулар. Мондый тәҗрибәне билгеләр белән бәяләү авыр, ләкин нәкъ менә ул еш кына киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнергә теләгәнне аңларга ярдәм итә.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.

“Башак” балалар савыктыру лагере фотолары.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас