Авыл тормышы
+24 °С
Облачно
МӘГАРИФ
7 Августа , 06:13

Балаларның иминлеге барыннан да өстен

Районда мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә

Мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзерләнә

Тиздән җәй үз урынын көзгә бирәчәк, ә балалар бакчалары һәм мәктәпләр яңадан шат тавышлар белән тулачак. Әмма башта, һәр мәгариф учреждениесе кабул итү уза. Махсус комиссия яңа уку елы башлануга әзерлекне, тәрбияләнүчеләр һәм укучылар өчен хәвефсез һәм уңайлы шартлар тудырылуны бәяли.

5 августта хәбәрчеләребез комиссия әгъзалары белән бергә Стәрлетамак районының берничә мәгариф учреждениесендә булды. Эшче төркем составына Росгвардия, Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы буенча бүлеге, мәгариф бүлеге вәкилләре, шулай ук туклануны оештыру өчен җаваплы белгечләр керде.

Экспертлар мәгариф учреждениеләрендә террорчылыкка каршы сакланганлык таләпләренең үтәлүен, сак һәм видеокүзәтү системаларының торышын, сигнализациянең төзеклеген, сак постлары, учреждениеләр җитәкчелеге һәм хокук саклау органнары арасында телефон бәйләнешенең тотрыклылыгын бәяләде. Моннан тыш, санитария таләпләренең, медицина нормаларының үтәлеше, туклануны оештыру, уку кабинетлары һәм спорт залларының әзерлеге, агымдагы һәм капиталь ремонт нәтиҗәләре, территорияләрне төзекләндерү, шулай ук янгыннан иминлек, хезмәтне саклау мәсьәләләре, мәгълүмат стендлары һәм белешмәлекләр булу-булмавы тикшерелде.

Тәрбиячеләр – иҗади кешеләр

Комиссия юлында беренче Загородный авылы балалар бакчасы булды. Учреждение белән танышу территорияне әйләнеп чыгудан башланды. Биредә балаларга кызыклы киңлек булдырылган. Ишегалды чәчкәләргә күмелгән, һәр зона күңел җылысы салып бизәлгән. Бакча – коллективның горурлыгы булып тора. Түтәлләрдә кәбестә, помидор, кыяр һәм кишер үсә. Зур лейкалар янында кечкенәләре тора, алары, үсемлекләрне яратып тәрбияләүче һәм бакчачылык нигезләре белән танышучы яшь ярдәмчеләр өчен тәгаенләнгән.

Участокта тематик мәйданчыклар җиһазландырылган. Биредә балаларга милли гореф-гадәтләр һәм көнкүреш белән танышырга мөмкинлек бирүче этнография почмагы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгы һәм шулай ук импровизацияләнгән автозаправка станциясе бар, анда сабыйлар бик теләп уйныйлар. Учреждение хезмәткәрләре ясаган зур булмаган декоратив фонтан аеруча игътибарны җәлеп итә. Коллективның планнарында – балаларда Ватанга мәхәббәт һәм үз иле тарихына хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итүче патриотик почмак булдыру.

Балалар бакчасы эчендә тәртип, чисталык һәм уңайлылык хакимлек итә. Һәр төркемдә уйнау өчен урын, йокы, чишенү бүлмәләре һәм иҗат өчен почмаклар бар. Стеналарда танып белү стендлары, карталар, төсле плакатлар урнаштырылган.

Кечкенә генә китапханә дә бар, анда тәрбияләнүчеләр китапларны кызыксынып карый, әкиятләр белән таныша һәм әдәбият дөньясына беренче адымнарын ясый. Курчак театры эшли, аның ярдәмендә тәрбиячеләр гади занятиене чын спектакльгә әйләндерә. Иҗади сәләтләрне үстерү өчен музыка классы, сәламәтлекне ныгыту өчен спорт залы һәм медицина кабинеты җиһазландырылган.

“Туган төягем” музее учреждениенең казанышы булды. Экспозиция авыл, мәктәп һәм балалар бакчасының тарихы турында сөйли. Биредә төрле елларның архив фотосурәтләре, хезмәт ветераннары, беренче педагоглар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары турында материаллар тупланган. Күп кенә балалар үзләренең әби-бабаларының фотоларын күреп гаҗәпләнә, димәк тарих аларга да кагыла.

- Тәрбиячеләребез бик иҗади кешеләр. Һәр төркем үзенчә оформить ителгән. Әти-әниләр ярдәм итә – бергәләп буядык, территорияне төзекләндердек. Бу безнең уртак эшебез, - дип сөйли уку бүлеге мөдире урынбасары Илүсә Нәзиф кызы Ваһапова.

Проект нигезендә балалар бакчасының сыйдырышлылыгы 172 бала тәшкил итә. Бүген учреждениегә 240 бала кабул ителгән, сигез төркем эшли. Җәйге чорда йөрүчеләр саны кими, шуңа күрә дүрт төркем эшли.

Игътибар фокусында

Икенче тукталыш А.В.Трошин исемендәге Яңа Отрадовка мәктәбе булды. Яңа уку елына әзерлекне биредә алдан ук башлаганнар – төп ремонт эшләре Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырганчы ук тәмамланган.

Җәй көне бинаның эчке бүлмәләрен яңартканнар, буяганнар, шулай ук ишекләрне өлешчә алыштырганнар. Террорчылыктан саклануны көчәйтү чаралары кысаларында тугыз яңа ишек конструкциясе урнаштырылган.

Комиссия уку кабинетларын, спорт залын, коридорларны һәм башка инфраструктура объектларын карады.

Быел музыка һәм сынлы сәнгать кабинеты заманча җиһазлар белән тулыланган: акустик колонка, микрофон, мольбертлар, шулай ук танылган мәдәният эшлеклеләренең зур портретлары.

Физика кабинеты да яңартылган. “Яшьләр һәм балалар” федераль проекты ярдәмендә мәктәп лаборатор тикшеренүләр үткәрү өчен җиһазлар алган. Хәзер укучылар практик эшләрне заманча приборлар ярдәмендә башкара алачак, бу исә предметны тирәнрәк өйрәнергә һәм белемнәрне практикада кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Чыгарылыш укучыларының физика буенча югары нәтиҗәләре биредә табигый фәннәр белән кызыксынуның очраклы булмавын, ә яңа җиһазлар киләчәк уңышларга өстәмә этәргеч булачагын раслый.

Хәвефсезлек мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Территориядә һәм бина эчендә 57 видеокүзәтү камерасы эшли, бу хәлне тәүлек әйләнәсенә контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Бүген мәктәптә 69 хезмәткәр эшли. Белем бирү учреждениесе 392 урынга исәпләнгән, әмма асылда биредә 1120 бала белем ала. Йөкләнеш зур булуга карамастан, коллектив укучыларга белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлы шартлар тудыруны дәвам итә.

Кабул итү йомгаклары буенча комиссия билгеләвенчә, мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзерлек эшләренә җитди караган. Яңартылган кабинетлар, төзекләндерелгән территорияләр, заманча җиһазлар һәм хәвефсезлек системасы тиздән балаларны лаеклы шартларда каршы алырга мөмкинлек бирәчәк.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.

Г. БИКМӘТОВ фотолары.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас