Төп бурычлар
Пленар утырышта белем бирү сыйфаты, кадрлар белән тәэмин ителү, тәрбия һәм һөнәри юнәлеш бирү эше, матди базаны яңарту һәм заманча белем бирү тәҗрибәләрен кертү турында фикер алыштылар.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә һәм укучыларның олимпиадаларда һәм ярышларда катнашуына, патриотик тәрбия бирүгә һәм тарихи хәтерне саклап калуга аерым игътибар бүлделәр.
Бүген районның белем бирү киңлеге 29 мәктәпне һәм 7 филиалны, 9 балалар бакчасын, 23 мәктәп каршындагы 27 мәктәпкәчә төркемне һәм 3 өстәмә белем бирү учреждениесен берләштерә.
Төп доклад белән район башлыгы Рита Сәмигуллина чыгыш ясады. Ул үткән чордагы эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим итте һәм муниципаль белем бирү системасын үстерү перспективаларын билгеләде.
Ремонт һәм яңа җиһазлар
Яңа уку елына әзерләнү үз эченә уку кабинетларын, коридорларны, спорт залларын, коммуникацияләрне ремонтлауны һәм ян-як территорияне тәртипкә китерүне алган. Бу максатларга якынча 15 миллион сум акча юнәлдерелгән.
Урындагы инициативаларны хуплау программасы кысаларында районда 17 миллион сум гомуми суммага җиде проект гамәлгә ашырылган. “Тә-гаен эшләр” программасы буенча Конс-тантиноградовка авылы мәктәбе коймасы яңартылган һәм Үрге Усылы авылы мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме өчен уен мәйданчыгы җиһазландырылган.
Уку кабинетларын җиһазлау дәвам итә. “Всё лучшее детям” федераль проекты кысаларында 28 мәктәп физика, музыка һәм рәсем сәнгате кабинетлары өчен яңа җиһазлар алган. Аларның гомуми суммасы 7 миллион сум тәшкил иткән.
Һөнәри юнәлеш бирү һәм укучыларның уңышлары
Һөнәри юнәлеш бирү эшнең төп юнәлешләренең берсе булып кала. Аның бердәм моделе 26 мәктәптә гамәлдә һәм 6-11 сыйныфларда укучы 1 837 баланы колачлап ала. Районда 47 профильле сыйныф эшли, шул исәптән полиция, кадетлар, медицина, педагогик, аграр һәм “Юнармия” сыйныфлары.
Аграр белем бирүгә аерым игътибар бүленә. Районда 32 аграр сыйныф эшли, аларның 23е “профильле” статусына ия. 2026 елда Николаевка авылы мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысы Башкорт дәүләт аграр университетка укырга кергән.
“Башак” район лагеренда ел саен аграр смена уза. Республикада һәм РФ территориясендә ул бердәнбер, республика һәм илнең төрле төбәкләреннән 100дән ашу баланы берләштерә.
Чыгарылыш сыйныф укучылары да яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Урта гомуми белем турында аттестатны 87 укучы алган, аларның 22се – медалист. 17 чыгарылыш сыйныф укучысы югары баллы нәтиҗәләр күрсәткән, ә минималь балл җыя алмаган укучылар саны 4 процентка кимегән.
Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында районның сигез вәкиле призёр булган. Балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә югары нәтиҗәләргә ирешә: соңгы елларда алар 10 дөнья чемпионы титулы һәм 25 Русия чемпионы титулы яулаган.
Кадрлар һәм тәрбия бирү эше
Район мәктәпләрендә 522 педагог эшли, әмма 40 укытучыга ихтыяҗ бар. Мәгариф системасында 11 Баш-кортстанның атказанган укытучысы эшли,
39 белгеч “Башкортстан Республикасы мәгариф отличинигы” һәм “Русия Федерациясе мәгариф отличнигы” күкрәккә тага торган билгеләре белән бүләкләнгән.
Авыл территорияләренә яшь белгечләрне җәлеп итүгә игътибар бүленә. 2019 елдан башлап авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга өстәмә ярдәм күрсәтелә. Арытабан бу эшне “Земство укытучысы” федераль программасы тулыландырды. Алты елда анда 675 педагог катнашкан.
Патриотик юнәлеш тәрбия бирү эшендә мөһим өлеш булып кала. Районның сигез мәктәбе Советлар Союзы Геройлары исемнәрен йөртә, белем бирү учреждениеләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә мемориаль тактаташлар урнаштырылган һәм “Герой парталары” ачылган.
Мәктәп укучылары, педагоглар һәм ата-аналар хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүдә катнаша, маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый һәм хуплап хатлар яза.
Тәҗрибә уртаклашу
Русия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, Октябрь авылы балалар бакчасы мөдире Валентина Бабина “Үсеш, уеннар, инициативалар һәм хезмәттәшлек итү киңлеге буларак балалар бакчасы” темасына доклад әзерләгән иде. Валентина Семеновнаның педагогик стажы – 37 ел. Үз чыгышында ул бала мөстәкыйльлек күрсәтә, сәләтләрен ача, яшьтәшләре белән аралаша һәм беренче социаль тәҗрибә туплый ала торган мохит булдыру турында сөйләде.
Туган телләрне һәм милли традицияләрне саклау турында Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, Талач мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Солтанова сөйләде. Быел аның укучылары башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада призерлары булды.
Район ата-аналар советы рәисе Марина Яценко үзенең чыгышын белем бирү учреждениесе белән гаилә арасындагы хезмәттәшлеккә багышлады. “Гаилә һәм мәктәп: бер киләчәкнең ике канаты” докладында ул балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә педагоглар һәм ата-аналар партнерлыгының әһәмиятен ассызыклады.
Мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирү турында Стәрлетамак районы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе, муниципаль район Советы депутаты Фәрит Миһранов сөйләде. Игътибар үзәгендә – үсеп килүче буында ил тарихына хөрмәт тәрбияләү, якташлар турында истәлек саклау һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның шәхси үрнәге.
1 сентябрьдән нәрсә үзгәрәчәк?
2026-2027 уку елында район мәктәпләрендә парта артына 3 939 укучы утырачак. 315 беренче сыйныф укучысы өчен 1 сентябрьдән мәктәп тормышы башланачак.
Кайбер мәктәпләрдә тәртип өчен билге куя башлаячаклар. Уку планына “Русиянең рухи-әхлакый мәдәнияте” дәресе кертеләчәк. Үзгәрешләр җәмгыять белемен укытуга кагылачак: фән 9-11 нче сыйныфларда өйрәнеләчәк. Шулай ук тарихны өйрәнү сәгатьләре артачак.
Профильле сыйныфларны үстерү һәм мәгарифне цифрлаштыру дәвам итәчәк. Уку елы башлану белән Башкортстанда ике меңнән артык мәктәп “Мәскәү электрон мәктәбе” бердәм цифрлы платформасына күчәчәк.
Педагогларга йөкләнешне киметү мөһим бурычларның берсе булып кала. Бу җәһәттән укытучылар, колледж преподавательләре һәм тәрбиячеләр өчен отчет документлары санын киметү каралган.
Конференция йомгаклары буенча педагогларны һәм мәгариф учреждениеләрен югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар белән бүләкләделәр.
Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча Яңа Отрадовка авылы мәктәбе иң яхшы дип танылды һәм күчмә кубок алды. Янгыннан иминлек буенча эшне яхшы оештырган өчен Октябрь авылы мәктәбенә күчмә кубок тапшырылды. Патриотик тәрбия бирү эшен оештыру буенча Төрешле авылы мәктәбе җиңүче булды.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Р. ЦУКУР фотолары.
Радий ХӘБИРОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:
- Башкортстан-да – илдәге иң эре мәгариф системаларының берсе.
Русия Президентына, илнең Мәгариф министрлыгына төбәкнең тармак инициативаларын хуплаганнары өчен рәхмәтлебез.
Республикада талантлар бик күп. Безнең бурыч – аларны ачыклау һәм бергә алга бару. Гомумән алганда, мондый нәтиҗәләр мәга-риф системасын ныгыту буенча эшебезнең чыннан да нәтиҗәле булуын күрсәтә.