

Җәй артта калды, ә алда – ачышлар һәм мәктәп вакыйгалары белән тулы айлар, алар турында якты хатирәләр балалар күңелендә озак сакланачак.
1 сентябрьдә районның барлык гомумбелем бирү учреждениеләрендә кыңгырау чыңлады. Кайбер балалар өчен ул озын һәм мавыктыргыч юлның башлануын гәүдәләндерде, икенчеләре өчен – олы тормыш бусагасында соңгы баскычка әверелде.
Бу уку елында парта артына 3939 укучы утырды, шул исәптән 315 беренче сыйныф укучысы. Бәйрәм линейкалары районның барлык мәктәпләрендә дә узды. Традиция буенча тантаналы чаралар Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрүдән башланды.
Наумовка мәктәбендәге бәйрәмгә укучылар, аларның ата-аналары һәм почетлы кунаклар җыелды. Мәктәп укучылары белән шушы мөһим көн шатлыгын уртаклашырга Башкортстан Республикасы VII чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның җәмәгать иминлеге, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләрке буенча комитеты рәисе Фәрит Гомәров, район мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Буяновская һәм авыл биләмәсе башлыгы Денис Чиликин килде.
Кунаклар балаларны, укытучыларны, ата-аналарны һәм педагогик хезмәт ветераннарын яңа уку елы башлану белән котлады, укучыларга кызыклы дәресләр, чагу вакыйгалар һәм яхшы нәтиҗәләр теләде.
Бәйрәмнең кечкенә катнашучыларына бу көнне аерым игътибар юнәлтелде. Матур итеп киенгән кызлар һәм малайлар кулларындагы гөлләмәләрне нык итеп тотарга тырышты һәм өлкәнрәк укучыларны зур кызыксыну белән күзәтте.
Наумовка мәктәбенә быел 32 бала беренче сыйныфка төште. Беренче тапкыр парта артына утыручылар арасында – Александра Чулина. Кыз бу көнне бик көткән.
- Мәктәпкә яхшы кәеф белән килдем, башка балалар белән танышасым килә. Мин велосипедта йөрергә һәм үз кулым белән төрле әйберләр ясарга яратам, киләчктә тәрбияче булырга телим, - дип уртаклашты ул.
9 нчы сыйныф укучысы Альбина Янмурзина өчен бу көн, киресенчә, яхшы таныш. Уку елларында аның дуслары, яраткан фәннәре һәм хатирәләре барлыкка килгән.
- Минем өчен 1 сентябрь – ул сыйныфташларым белән көтеп алган очрашу. Җәйге каникулдан соң аларны күрүемә бик шатмын. Бу чыннан да бәйрәм! Ял иткәннән соң укуга керешү һич тә кыен түгел. Миңа барыннан да ныграк математика һәм химия ошый. Ә тагын мәктәптә төрле кызыклы чаралар үтә, экскурсияләр оештырыла. Мәсәлән, бервакыт без класс белән фермага бардык, анда сыерлар, атлар һәм башка хайваннар бар иде. Мәктәп тәмамлаганнан соң психолог-педагогка укырга керергә ниятлим, - дип сөйләде Альбина.
Балалар да үз котлауларын әзерләгән иде. Беренче сыйныф һәм югары сыйныфлар укучылары кунаклар һәм ата-аналар алдында чыгыш ясады: шигырьләр укыды, җырлар башкарды. Алар җыелганнарга бәйрәмчә кәеф бүләк итте. Аннан соң көтеп алган мизгел җитте – тәүге кыңгырау яңгырады. Сабыйларга ул яңа дөньяга ишек ачты, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәп тормышы белән хушлашырга аз гына вакыт калуын хәтерләтте.
Уку елы һәр укучы, укытучы һәм ата-ана өчен кызыклы һәм уңышлы булсын!
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Р. ЦУКУР һәм Г. КУЗЬМИН фотолары.