Балалар бакчасындагы көн
Сишәмбе. Иртәнге 7. Загородный авылы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләргә ишекләрен ача. Кемдер группага йөгереп керә һәм киемен алмаштырырга ашыга, икенчеләре әле уянып бетмәгән һәм, җылы мендәр турында уйланып, чак-чак атлый. Өченчеләре бусагадан ук соңгы яңалыклары – өйдә нәрсә булуы, нинди уенчык бүләк итүләре яки бүген нәрсә эшләп өлгерергә кирәклеге турында сөйләргә тотына.
Өлкән мәктәпкәчә төркемдә 5-6 яшьлек 28 бала шөгыльләнә. Аларны яшь тәрбияче Евгения Александровна Хөснетдинова каршы ала.
Төркем җыелып беткәч, зарядка ясыйлар. Музыкага берничә күнегү, бераз активлык, һәм йокымсырау юкка чыга.
Физик күнегүләрдән соң сабыйлар иртәнге ашны ашарга юллана. Бүген өстәлләрдә манный боткасы, май белән икмәк һәм чәй.
Аннан соң иҗат вакыты җитә. Өстәлләрдә пумалалар, буяулар һәм кәгазь пәйда була. Дәреснең темасы – “Азык-төлек”. Бүген балаларга икмәк һәм камыр ашлары төшерергә кирәк. Нәрсәне сурәтләргә, нинди төсләр сайларга – балалар үзләре хәл итә. Рәсемнәр әзер булгач, сабыйлар аларны бер-бер артлы тәрбиячегә күрсәтә. Евгения Александровна һәркемгә җылы сүз, мактау яки кечкенә киңәш таба.
Арытабан – физкультура. Актив хәрәкәтләнүдән соң балаларны кыска ял – мультфильм яки фәһемле видеоролик көтә.
Балаларга мисаллар чишү, санау да ошый. Ул гына да түгел, яңа мәсьәләләр уйлап табарга сорыйлар.
- Миңа балалар бакчасында уйнау ошый, рәсем ясарга яратам. Яраткан уенчыгым – Басик кушаматлы мәче. Ә тагын биредә бәрәңге измәсе ашарга яратам. Мәктәпкә барасым килми, чөнки анда өйгә эш бирәләр, - ди алты яшьлек Рания.
Ә тагын балалар конструктор җыя, сөйләмнәрен үстерә, укый-язарга өйрәнә. Мәкальләр һәм әйтемнәр ятларга, җырлар җырларга, бигрәк тә утренникларга әзерләнергә ярата.
Бу көнне төркемдә кечкенә, әмма мөһим вакыйга булды. Тәрбияләнүчеләрнең берсе – Камилнең туган көне. Балалар аның тирәли басып җыр җырлады. Камилгә китап һәм фонарик бүләк иттеләр. Ул да дуслары өчен сюрприз әзерләгән – “Чудеса света” энциклопедиясен һәм “Тайный я” өстәл уенын алып килгән.
Группада дәррәү: “Рәхмәт!” – сүзе яңгырый.
Бәйрәмнән соң – төшке аш. Бүген менюда токмачлы аш, котлет белән карабодай боткасы. Аннары балалар йокларга ята. Торгач, кичке аш ашыйлар.
Һава торышы әйбәт булса, балалар тышка чыга. Анда һәркем күңеленә ошаган шөгыль таба: кемдер уйный, ә кемдер лабиринт буйлап йөгерә, башка берәүләр комлыкта урнаша. Ә яңгыр яуса, балалар инде группада шөгыльләнә.
Аннан соң әти-әниләр килә башлый. Коридорда атлаган тавышлар ишетелә, ишек ачылып китә һәм вакыт-вакыт балаларның шатлыклы тавышы ишетелә: “Әнием килде!”
Группа акрынлап бушый. Көн ничек башланган, шулай ук тәмамлана: сөйләшүләр, елмаюлар һәм кочаклашулар белән.
Без күрә алганча, бер көндә монда күп нәрсә була: зарядка, иртәнге аш, дәресләр, уеннар, төшке аш, йокы вакыты, саф һавада йөрү. Ләкин нәкъ менә шундый гади генә вакыйгалардан балачак барлыкка килә дә инде.
Киң күңелле коллектив
Евгения Александровна өчен балалар белән эшләү биографиясендә яңа сәхифә булган. Бер ел элек ул шушы балалар бакчасына улын алып килгән. Мөдир Лилия Юнир кызы Тукаева яшь әнигә игътибар иткән, аның балаларны яратуын, иҗади карашын күргән һәм үзен һөнәрдә сынап карарга тәкъдим иткән.
Тәүге белеме буенча Евгения – икътисадчы. Ләкин бала чагыннан ук сабыйлар белән эшләргә теләгән. Һөнәрен алмаштырырга мөмкинлек барлыкка килгәч, ул тәрбияче квалификациясе алган һәм өлкән группага эшләргә килгән.
Остазлары Светлана Владимировна Теплова һәм өлкән тәрбияче Илүсә Нәзиф кызы Ваһапова яшь белгечкә киңәшләр биргән, ярдәм иткән. Бер елдан соң Евгения Александровна беренче квалификация категориясе алган.
- Остаз булу авыр түгел, чөнки балалар бакчасына килүчеләр эшләргә әзер, өйрәнергә, камилләшергә тели. Алар иҗади, чагу, талантлы шәхесләр. Алар белән эшләү җиңел, - ди өлкән тәрбияче Илүсә Нәзиф кызы.
Тәрбияче үз эшендә барыннан да бигрәк иҗади дәресләрне ярата. Ләкин аның өчен иң кыйммәтлесе – балаларның беркатлылыгы. Иртән балалар аның каршына йөгереп килә һәм кочаклап ала, үз эшләре турында сөйли башлый. Балалар төрле конкурсларда актив катнаша, призлы урыннар яулый, фәнни-гамәли конференцияләрдә үз көчләрен сыный. 2026 елда әлеге төркемдә тәрбияләнүчеләр өч призлы урын алган.
Буш вакытын Евгения улы белән уздырырга ярата. Аның ире инде дүрт ел СВО зонасында хәрби бурычлар үти.
Балалар бакчасында сабыйлар аеруча түземсезлек белән көтеп алган тагын бер тавыш бар – ул музыка җитәкчесе Рузанна Артуровна Насретдинова тавышы. Ул биредә ике ел эшли. Салават музыка училищесын тәмамлагач, музыкага һәм балаларга мәхәббәте аны монда алып килгән. Иҗади атмосфера аңа балачактан якын. Гаиләсендә картәнисе, әнисе һәм апасы җырлый. Әнисе балалар бакчасында эшләгән, Рузанна аның янына еш кына килеп йөргән.
Музыка дәресләрендә балалар вокал һәм бию белән шөгыльләнә. Әлеге вакытта көз турында җыр өйрәнәләр. Башта балалар җырлап карый, аннары төрле композицияләрне тыңлый һәм ошаганын сайлый. Шуннан соң җырны өйрәнә башлыйлар. Җырлар арасында музыкаль мини-уеннар уза.
Музыка залы да иҗатка чакырып тора сыман. Биредә барабаннар, маракаслар, балалайка, кашыклар, бубеннар һәм кечкенә скрипкалар күрергә була. Балалар аларда уйнап карый һәм төрле музыка кораллары тавышлары белән таныша.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Р. ЦУКУР фотолары.
Лилия ТУКАЕВА, балалар бакчасы мөдире:
- Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 8 төркем эшли. Безгә тәрбияләнүчеләрнең физик һәм психологик иминлеген тәэмин итү, аларның гармонияле үсеше һәм бәхетле балачагы өчен шартлар тудыру мөһим. Бердәм, тату коллективыбызда 33 хезмәткәр эшли. Яшь белгечләр тиз җайлаша һәм педагогик эшчәнлеккә кушыла. Балалар бакчасында биш ел дәвамында түләүле белем бирү хезмәтләре алып барыла, бу уку елында 12 түгәрәк эшләячәк. Иң мөһиме – балалар һәм ата-аналар канәгать.
Рузанна НӘСРЕТДИНОВА, музыка җитәкчесе:
- Балаларның шат йөзләрен, күзләренең балкып торуын күрү куанычлы. Дәрес тәмамлангач: “Ә иртәгә вокал буламы?” – дип сорыйлар алар һәрвакыт.