Вакыт белән бүленгән һөнәри юллар һәм бер фән – математика. Борис Васильевич Новодран мәктәпкә гомеренең дистәләгән елларын багышлаган, ә Светлана Андреевна Шевчук һөнәри юлын башлый гына әле. Аларның тарихлары төрле, әмма һәрберсендә үз эшенә мәхәббәт бар.
Гомерен балаларны укытуга багышлаган
Борис Васильевич өчен математика гомерлек эшенә әверелгән. Быел аңа 80 яшь тулды. Мәктәптә эшләгән дәвердә ул ничәмә укучыга белем биргән, аларны олы тормышка озаткан, аның күп еллар дәвамында формалаштырган үз укыту системасы да булган.
Ул 1946 елның 10 августында Стәрлетамак районы Полтавка авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1963 елда Золотоношка авылы урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлаган, аннары Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетына укырга кергән. Математика укытучысы белгечлеген сайлаган. Бу фән аңа һәрвакыт җиңел бирелгән, ә аның белән тирәннән кызыксыну һөнәри юлын билгеләгән.
1968 елда университетны тәмамлагач, Борис Васильевич Иглин районында математика укытучысы булып эшли башлаган. Биредә эшләгәндә аңа тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, ә соңрак уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булырга да туры килгән. 1987 елда педагог Рощинскийга күченгән һәм инде җирле мәктәптә математика укытуын дәвам иткән.
Борис Васильевичның үзенең эшләү алымнары булган. Ул дәреслектәге материал белән генә чикләнмәгән, укучыларны процесска җәлеп итәргә омтылган һәм аларга стандарт булмаган биремнәр тәкъдим иткән. Мәсәлән, укучылар мөстәкыйль рәвештә тригонометрик тигезләмәләр уйлап тапкан. Аннары һәр тигезләмәне такта янында чишкән.
Зачет системасы да үзенә күрә бер кызыклы алым булган. Укучыларны төркемнәргә бүлгәннәр, ә югары сыйныф укучылары түбән сыйныф укучыларыннан зачет алган. Укучылар өчен бу бик кызыклы булган.
Борис Васильевич математика авыр бирелгән балаларга аерым игътибар бүлгән. Мондый укучыларга гадирәк биремнәр сайлаган, алар белән дәрестән соң шөгыльләнгән. Нәтиҗә озак көттермәгән – тәрбияләнүчеләре фәнни-гамәли конференцияләрдә призер булган, район конкурсларында һәм олимпиадаларда катнашкан.
Борис Васильевич класс җитәкчесе дә булган – берничә сыйныфны чыгарган. Ул бөтен юлны укучылары белән бергә үтәргә тырышкан. Алар белән бергә походларга йөргән: Җилем елгасына барганнар, мәгарәләрдә һәм тауларда булганнар. Элекке укучылары бу сәфәрләрне әле булса хәтерли.
Борис Васильевич һәрвакытта да актив тормыш рәвеше алып барган: кыш көне салкын су белән коенган, чаңгыда шуган, күп укыган, шахмат уйнау белән мавыккан. Ярышларда район данын яклаган һәм укучыларында да бу уенга кызыксыну уяткан.
- Беркайчан да балаларга тавышын күтәрмәде. Аларга үрнәк булды. Хәтта без, бүгенге көндә мәктәптә эшләүче укытучылар да, аның укыту методикасын үзләштердек. Балалар да, укытучылар да аны хөрмәт итте, - дип сөйли Борис Васильевичның хезмәттәше, математика укытучысы Светлана Мортаза кызы Хисмәтуллина.
2008 елда Борис Васильевич хаклы ялга чыккан. Аның хезмәте СССР министрлыгы, Башкортстан һәм район Мактау грамоталары белән билгеләнгән, ул “БАССР мәгариф отличнигы” исеменә ия.
Борис Васильевичның өч кызы бар. Юлия – Мәскәүдә, медицина вузын тәмамлаган Светлана – Санкт-Петербургта, Ирина Стәрлетамакта яши һәм сәүдә өлкәсендә эшли.
Зур юлның башы
Яшь математика укытучысы Светлана Андреевна Шевчук Олы Куганак авылы мәктәбенә 2025 елда килгән.
Светлана Стәрлетамакта туган, әмма кечкенә чагында аларның гаиләсе Олы Куганакка күченгән. Биредә ул беренче сыйныфка төшкән. Гаиләдә аннан башка тагын өч энесе үскән.
Светлана мәктәптә яхшы укыган, әмма булачак һөнәрен озак сайлаган. Балачакта үзен бизнесвумен, башка өлкәләрдә белгеч итеп тә күз алдына китергән.
Мәктәп еллары вакыйгаларга бай булган. Светлана бокс белән мавыккан һәм ярышларда призлы урыннар яулаган. Пионербол, волейбол һәм футбол уйнаган, шулай ук бию белән шөгыльләнгән.
11 сыйныфны тәмамлагач, ул БашДУның Стәрлетамак филиалына “Педагогик белем (математика һәм физика)” юнәлеше буенча укырга кергән. Студент еллары да актив үткән. Ул “Алло, без талантлар эзлибез”, “Студентлар язы”нда чыгыш ясаган.
Биш ел укыганнан соң Светлана туган авылына кайткан. Ләкин белгечлеге буенча шунда ук эшкә урнашырга базнат итмәгән.
- Барып чыкмас дип курыктым, - ди ул.
Берникадәр вакыт кыз бөтенләй башка өлкәдә читтән торып эшләгән. Аннары педагогикага беренче адымын ясаган – балалар бакчасына урнашкан. Ә 2025 елда мәктәпкә килгән.
- Беренче укытучым – Ирина Александровна Пантюхина, 5-11 нче сыйныфларда класс җитәкчесе – Татьяна Дмитриевна Хлескина иде. Һәм шулай килеп чыкты ки, 2019 елда мәктәпне тәмамлап, хәзер мин алар белән бергә эшлим. Коллективта мине кайчандыр укыткан һәм бүген дә үсеп килүче буынны тәрбияләүне дәвам итүче башка укытучылар да бар. Ярдәмнәре, зирәк киңәшләре һәм тормыш тәҗрибәләре өчен аларга зур рәхмәт, - ди яшь укытучы.
Тәүге елда ул 5-7 сыйныфларда математика укыткан. Мәктәп программасын яңадан искә төшерергә һәм һәр дәрескә җентекләп әзерләнергә туры килгән. Быел 8 нче сыйныф та өстәлгән. Моннан тыш, Светлана 5 нче сыйныфның класс җитәкчесе дә әле.
Светлана укыткан сыйныфларда 18әр укучы. Һәркемнең үз характеры, эш темпы һәм укуга мөнәсәбәте.
- Эшемдә миңа барыннан да бигрәк балалар белән эшләү ошый. Бу бик кызыклы, бит һәркем индивидуаль, һәм һәркемнең күңеленә ачкыч табарга кирәк, - дип билгеләде ул.
Яңа теманы аңлап өлгермәгәннәр белән педагог дәрестән соң калып эшли һәм материалны тагын бер кат аңлата. Чөнки бишенче сыйныфта аңлашылмый калган тема соңыннан предметны өйрәнүне шактый катлауландырырга мөмкин, дип исәпли ул.
Светлана дәресне алдан ук төгәл планлаштырырга тырыша. Аның фикеренчә, һәр укучы үзенең нәрсә белән шөгыльләнергә тиешлеген аңласа, дәрестә эшлекле атмосфера саклау җиңелрәк.
Бишенче сыйныф укучыларына вакланмалар белән эшләү, линейка һәм транспортир ярдәмендә почмаклар сызу ошый. Ә менә пространстволы фикер йөртүне таләп итүче биремнәр кайчак авырлыклар тудыра. Куб һәм параллелепипедларны өйрәнгәндә, күз алдына китерү һәм материалны ныгыту өчен, Светлана дәрескә Рубик кубигын алып килгән. Алтынчы сыйныф укучыларына координаталар яссылыгы кызыклы булган. Алар нокталарны билгеләгән, аларны тоташтырган һәм нинди рәсем килеп чыгачагын кызыксынып күзәткән. Җиденче сыйныфта катлаулы темаларның берсе – сызыкча тигезләмәләр системасы. Аның каравы, дәрәҗәләр үзлеген балалар зур кызыксыну белән өйрәнә.
Өлкәнрәк укучылар белән эшләү җиңелрәк, ди Светлана, алар алда имтиханнар көтүен һәм арытабан белем алу аларның нәтиҗәләренә бәйле булуын аңлый.
Кечкенәләр еш кына: “Безгә математика нигә кирәк?” - дип сорый. Җавапны педагог алар белән бергә көндәлек тормышта эзләргә тырыша. Бишенче сыйныф укучыларына кибеттә сатып алган әйберләрнең бәясен һәм кайтарып бирелгән акчаны санарга тәкъдим итә. Өлкәннәргә, артык түләүнең күләмен аңлар өчен, кредитлар буенча исәп-хисап турында сөйли яки ремонтны күз алдына китерергә: күпме буяу, обой һәм башка материаллар кирәклеген исәпләргә тәкъдим итә.
...Ике педагогның тарихларын дистәләгән еллар аера, ләкин алар арасында күзгә күренми торган бәйләнеш бар. Кайчандыр Борис Васильевич укучыларны математика белән кызыксындыру өчен үз ысулларын эзләгән, ә хәзер инде Светлана бу эштә үз алымнарын куллана.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Р. ЦУКУР фотолары.