

Тантаналы чарага Стәрлетамак районы мәгариф өлкәсе вәкилләре җыелды: көн саен балаларга яңа белем үзләштерергә, талантларын ачарга ярдәм итүче һәм олы тормышка аяк басканда үз юлларын сайларга булышучы кешеләр – укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, колледж һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре преподавательләре, тармак ветераннары.
Фойеда бәйрәм кунакларын инструменталь музыка һәм истәлекле бүләкләр – бик матур бутоньеркалар белән каршы алдылар. Фотозона эшләде, анда педагоглар истәлеккә фотога төште, ә кемдер, коллегаларын очратып, рәхәтләнеп аралашты һәм яңалыклары белән бүлеште.
Район хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина җыелганнарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Аның әйтүенчә, район мәктәпләрендә 522 педагог – үз эшенең осталары, олы йөрәкле һәм бай тәҗрибәле кешеләр эшли. Күпләре мәктәпкә гомерләренең дистәләгән елларын багышлаган, берничә буын укучыны тәрбияләгән. Алар янында энергияләре ташып торган, инициативалы, яңага өйрәнергә әзер яшь педагоглар хезмәт куя. Укытучы хезмәтенең нәтиҗәләре күренеп тора: һөнәри конкурсларда җиңүләр, укучыларның олимпиадаларда, иҗади фестивальләрдә һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда ирешкән казанышлары, БДИ буенча югары нәтиҗәләр.
Муниципалитет башлыгы педагог һөнәренең никадәр авыр һәм җаваплы һөнәр булуын үзенең мәктәптә укыту тәҗрибәсеннән белүе турында әйтте. Ул тулысы белән эшкә бирелүне, сабырлык, квалификацияне даими рәвештә күтәреп торуны, балаларны яратуны таләп итә.
- Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Укучыларыгызның яратуы, хөрмәт итүе һәм ата-аналарның аңлавы сезгә иҗади илһам бүләк итсен! Энтузиазмыгыз, һөнәри осталыкның яңа үрләрен яуларга омтылыш сүнмәсен-сүрелмәсен! Бәхет һәм иминлек сезгә һәм якыннарыгызга! – дип мөрәҗәгать итте Рита Мәдәриковна.
Җыелганнарны һөнәри бәйрәмнәре белән район Советы секретаре Люция Шәяхмәтова котлады. Район дан казанган педагоглар династияләре һәм үз эшенең чын осталары белән горурлана, дип билгеләде ул. Башкортстан Республикасының җиденче чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Фәрит Гомәров, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Шамил Тимербулатов педагогларга җылы котлауларын юллады. Коллегалары исеменнән депутатлар педагогларга зирәклекләре һәм сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде, илһам, рәхмәтле укучылар һәм яңадан-яңа профессиональ казанышлар теләде. Котлауларга район мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Алмаз Сәлимҗанов та кушылды. Ул педагоглар хезмәтенең әһәмиятен ассызыклады һәм мәгариф хезмәткәрләренә уңышлар, иминлек һәм яңа казанышлар теләде.
Югары нәтиҗәләргә ирешкән педагогларны хөрмәтләү бәйрәмнең аерым бер өлеше булды. Намуслы хезмәтләре, һөнәрманлыклары һәм Стәрлетамак районы мәгариф системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен аларга Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай, муниципаль район Советы һәм хакимияте, гомумрусия профсоюзының Стәрлетамак районы оешмасы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Һәр бүләк күпьеллык хезмәт, сабырлык һәм эшкә тугрылык өчен рәхмәт билгесе булды.
Шулай ук бу көнне югары дәүләт бүләкләре тапшырылды: Максимовка авылы мәктәбе физик культура укытучысы Валерий Анатольевич Степашин “Русия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” исеменә ия булды; Төрешле авылы мәктәбе директоры Дмитрий Александрович Занин Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының отличие билгесе белән бүләкләнде; күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Наумовка авылы балалар бакчасы өлкән тәрбиясесе Елена Викторовна Галиева һәм Бүреказган авылы мәктәбе биология һәм химия укытучысы Айгөл Илдус кызы Кутушева Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән билгеләнделәр.
Бәйрәм концерты тантаналы чараның бизәге һәм укытучыларга чын бүләк булды. Сәхнәдән җырлар яңгырады, музыкаль номерлар бию композицияләре белән алмашынды, ә артистларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм якты һәм шатлыклы килеп чыкты. Ул педагог – җитәкләп белем дөньясына алып кергән, авыр минутта ярдәм иткән һәм тәрбияләнүчеләренең уңышларына сөенгән кеше хезмәтенең никадәр мөһим булуын тагын бер кат искә төшерде.
Чара дәррәү алкышлар һәм бергәләп истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Елмаюлар, җылы сүзләр һәм ихлас теләкләр гомерен балаларга багышлаган кешеләрнең йөрәкләрен әле бик озак җылытып торачак.
А. САРЫ.
Р. ЦУКУР фотолары.