Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МАТУР БУЛУ СЕРЛӘРЕ
23 гыйнвар 2020, 19:15

МАТУР БУЛЫЙМ ДИСӘҢ...

Хөрмәдән бананнан бит тиресе өчен файдалы маска ясап карагыз.

Хөрмә бит тиресен яшәртә
Хөрмәдән бит тиресе өчен файдалы маска ясап карагыз. 1 чәй кашыгы хөрмә согына 1 әр аш кашыгы бал, үсемлек мае кушарга. Куерту өчен аз гына крахмал өстәргә ярый. Биткә сөртеп, 15-20 минут тотарга һәм җылымса су белән юынырга. Хөрмә маскасы җыерчыкларны тигезли, тирене яшәртә.

Банан битлеге
Бит тиресе коры булса, купшакланса, 1 банан кабыгын вак итеп турап, 1:3 исәбеннән кайнар суга салырга һәм 2 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзәргә һәм һәр иртән биткә сөртергә.
Майлы тирегә башкача битлек ясарга була. 1 өлгергән бананны изәргә. Шуңа 2 аш кашыгы җылы сөт, 1 аш кашыгы лимон согы кушарга. Биткә сөртеп, 20 минут тотарга һәм җылы су белән юынырга. Бу битлекне көнаралаш бер ай дәвамында ясарга ярый.
Читайте нас: