Бәрәңге яисә кукуруз крахмалыннан эшләнгән маскалар җыерчыклардан котылырга ярдәм итә.
Бу маскалар ботоксны алыштыра ала. Матурлык өчен ясалган уколлардан аермалы буларак - крахмалның тирегә бернинди дә зыяны юк.
Берничә җиңел генә рецепт :
1 калак крахмалны җылы суда җебетергә, шуңа тугланган бер йомырка агы һәм берничә тамчы лимон согы кушарга.
1 чәй калагы тоз һәм 1 аш калагы крахмалны җылы сөттә ботка хәленә килгәнче сыекларга.Шуңа тагын 1 чәй калагы бал өстәргә. Бу катнашманы скраб урынына кулланырга була.
Бер калак крахмалны шул ук күләмдә кефирда болгатырга, шуңа бер йомырка агы кушарга.
Бу маска җыерчыкларны гына бетереп калмый, ә тагын битнең тонусын да күтәрә .
Берәр калак крахмал һәм изелгән бананга өй каймагы өстәргә.
Маскалар чиста биткә генә эшләнә һәм 30 - 40 минут тотарга киңәш ителә. Мондый маскаларны атнасына 3 - 4 тапкыр эшләргә кирәк.