Бетчәләр еш чыга торган биткә солы битлеге яхшы. 1 аш кашыгы солы кисәкчәләренә куе ботка хасил булганчы кайнар су өстәргә.
Суынгач, биткә сөртеп, кипкәнче тотарга. Аннан бүлмә температурасындагы су белән юынырга кирәк. Бу битлекне атнага 2-3 тапкыр ясасагыз, битегез чистарыр, вак җыерчыклар тигезләнер.