Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МАТУР БУЛУ СЕРЛӘРЕ
6 февраль 2021, 15:00

КЫШ КӨНЕ БИТ ТИРЕСЕН САКЛАУ ӨЧЕН 9 КИҢӘШ

Кыш көне бит тиресен корылатмау мөһим. Коры тәндә җыерчыклар тизрәк чыга.

Кыш көне бит тиресен корылатмау мөһим. Коры тәндә җыерчыклар тизрәк чыга.
  1. Күп хатын-кыз крем сайлаганда составында Е витамины булуы гына шарт, ди. Ләкин кыш көне крем составында Д витамины булуы да мөһим.
  2. Бит тиресе тиз кызарса, вак кан тамырлары күренә башласа, кремыгыз составында К витамины булырга тиеш.
  3. Әгәр дә бит тирегез артык коры икән тонал кремыгызга да аз гына дымландыручы крем кушыгыз. Бизәнгәч ярты сәгатьтән соң гына урамга чыгарга ярый.
  4. Суыкта коры косметиканы – сыегына алмаштырыгыз. Әйтик, җәен коры теньнәр сөрткән булсагыз, кыш көне аларны сыек теньнәргә алмаштырыгыз.
  5. Күп итеп су эчәргә тырышыгыз. Ул бит тиресен матур һәм сәламәт тотарга ярдәм итә.
  6. Бүлмәгә һаваны дымландыручы җайланма сатып алыгыз. Җылы бирүче торбалар һаваны корылата - бу тән тиресен киптерә. Бу хәлне булдырмас өчен бүлмәне дымландырып торырга кирәк.
  7. Кайнар су белән юынмаска тырышыгыз. Ул тәнне корыта.
  8. Юылган битне сөлге белән сак кына сөртегез. Суны сөртеп алу өчен сак кына сөлге чите белән тидереп алу да җитә.
  9. Лифтинг, минераль, кологенлы маскаларны яз, җәй айларында эшләсәгез хәерлерәк.
  10. Фото: www.pexels.com
    Читайте нас: