Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МИЛЛИ ЙОЛАЛАР
11 февраль 2020, 12:40

ЗАЛИВНОЙДА КЫШКЫ ФЕСТИВАЛЬ

Үткән шимбәдә районда яңа бәйрәм - Кышкы спорт фестивале барлыкка килде. Ул Заливной авылында үтте. Аны кышкы салкын көнне бирегә ял итәргә, ярышларда катнашырга, каргизгечләрдә һәм җигелгән ат чаналарында йөрергә, дуслары, танышлары белән аралашырга килгәннәр булдырды.

Үткән шимбәдә районда яңа бәйрәм - Кышкы спорт фестивале барлыкка килде. Ул Заливной авылында үтте. Аны кышкы салкын көнне бирегә ял итәргә, ярышларда катнашырга, каргизгечләрдә һәм җигелгән ат чаналарында йөрергә, дуслары, танышлары белән аралашырга килгәннәр булдырды.

Программада гаилә спорт ярышлары, халык уеннары булды. Безнең район бәйрәме Мәскәүдән Камчаткага кадәр 38 нче тапкыр үткән “Русия чаңгы юлы-2020” көне белән туры килде. Безнең Кышкы спорт фестивалендә дә бу ярышлар моңа кадәр килгән традиция буенча халык иң күп катнашканы булды.

Тәм-томсыз, кайнар чәйсез бәйрәм буламы?! Бу турыда да хәстәрлек күргәннәр. Бәйрәм кунакларын сыйлау өчен пылау һәм хуш исле чәй әзерләгәннәр.

Учак төтене, матур плакатлар, спорт флаглары, төрле аттракционнар Сабантуй акланын хәтерләтте, бары тик яшел үлән урынында ак кар ята. Тирә-якта үзенең көмешсу матур киемнәрен киеп әкияти урман хозурлана.

Бәйрәмгә килгән барысының да кәефе күтәренке иде. Күпләр гаиләләре белән килгән. Хәтта яшь балалар белән килгән гаиләләрне дә очратырга була иде. Мәсәлән, Аючы авыл биләмәсе башлыгы И.Ф.Сарбулатов һәм аның хатыны алты айлык улларын бәйрәмгә алып килгән.

Кышкы фестивальнең зур карлы мәйданының иң башында Заливной авылында А.И.Горячев оештырган кылыч белән чабу буенча секция егетләре - казак тренер Андрей Иванович тәрбияләнүчеләре урнашкан. Балалар борынгы рус коралы белән ничек оста эш итүләрен күрсәтеп таң калдырачакларын әйтте. Бераз алгарак китеп шуны әйтәсе килә, сүзләрендә тордылар. Бәйрәмне йомгаклап, алар кылыч белән ничек оста эш итүләрен күрсәтте һәм халыкны таң калдырды. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, фестивальнең барлык мәйданнарында да без үз эшенә тугры һәм гашыйк кешеләрне очраттык.

Басуның иң түрендә “Перекат” балык кармаклау вәкилләре (җитәкчеләре Терехов Пётр Николаевич) балык кармаклау кирәк-яракларын җәеп салган. Алар яшь балык кармаклаучыларга сабыр гына бу шөгыльнең нечкәлекләрен өйрәтә. Моның өчен үзләре белән бидрәгә салып вак балыклар да алып килгән. Оста балыкчыларның балалар белән инструктаж үткәрүен каравы шундый дулкынландыргыч иде. Әйткәндәй, алар арасында олылар да, хәтта хатын-кызлар да бар иде. Заливной авылыннан Шәүрә Җиһанур кызы Заһидуллина һәм Зәлия Кадыйр кызы Лотфуллина балык кармаклауда уңышлары белән мактанырга да өлгерде.

Ветераннар фестиваль турында тәэссоратлары белән бүлеште. “Безнең авыл территориясендә мондый зур бәйрәм тәүге тапкыр үткәрелә. Без рәхәтләнеп ял итәбез. Шулкадәр матур һәм яхшы итеп оештырганнар. Гаиләбез белән килгәнебезгә шатланып туя алмыйбыз”, - ди алар.

Ату тирында катнашырга теләүчеләр дә күп булды. Халык уеннары мәйданчыгы да шау-гөр килеп торды. Гомумән, бар җирдә дә яхшы кәеф, шат елмаюлар хакимлек итте.

Фестивальнең үзәк мәйданында бәйрәм ачылганчы ук район мәдәният сарае хезмәткәрләре авылның үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә халыкның күңелен күтәрде. Концертны Миләүшә Шәрипова алып барды. Исегезгә төшереп үтәбез, ул Республика яшьләр хөкүмәте мәдәният министры. Миләүшә һәм Владимир Денисов үз эшен бик оста башкарды. Алар шат елмаюлары һәм оптимизмы белән халыкка яхшы кәеф бүләк итте.

Фестиваль зарядка белән башланды. Район Хакимиятенең төрле бүлекчәләре хезмәткәрләре белән район башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков бирегә килүчеләргә үрнәк күрсәтте. Ә анннан соң Әнвәр Равил улы сәламләү сүзләре белән бәйрәмне ачып җибәрде. Микрофон тотып җырларга чыгучылар арасында район һәм авыл биләмәләре хакимиятләре вәкилләре дә бар иде. Берничә сәгать дәвамында импровизацияләнгән сәхнәдә җыр, шигырь, уен-көлке тынмады.

Фестивальнең спорт мәйданчыкларында да кеше күп иде. Монда төрле уеннар үтте. Сабантуйдагы кебек, аркан тартышу, капчык бәрешү кебек ярышлар белән беррәттән, спортның кышкы төрләре дә бар иде, әлбәттә. Балалар да, зурлар да рәхәтләнеп чанада, чаңгыда һәм атта йөрделәр.

Ә спорт программасының кульминацион ноктасы булып кышкы гаилә стартлары һәм традицион “Русия чаңгы юлы-2020” ярышы булды.

Ярышларның беренче төрендә 20дән ашу гаилә катнашты. Золотоношка авылыннан Мөхәмәдьяновлар җиңүче булды. Икенче – Түбәнге Усылыдан Сабитовлар, өченче урында – Рощинскийдан Кинҗәбулатовлар гаиләсе. Аларга “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе һәм Стәрлетамак районының мәдәният, спорт һәм яшьләр бүлеге идарәсенең кубок һәм медальләре тапшырылды.

Чаңгы узышында 8-77 яшьлек 300дән ашу чаңгычы катнашты. Авылдашлары белән беррәттән авыл биләмәләре җитәкчеләре дә чаңгыга басты. Шунысы куанычлы, призёрлар арасында безнең хезмәттәшебез – “Авыл тормышы” гәзите хезмәткәре Гүзәлия Әхмәтова да бар.

Бүләкләр үзләренең хуҗаларын көтә. Зур өстәлдәге күз явын алып торган кубоклар җиңүчеләргә һәм призерларга тапшырылды. Оештыручылар катнашучыларга дистанцияне йөгергәндәге номерларны үзләренә истәлеккә бүләк итте. Җиңүчеләргә “Чаңгы юлы-2020” логотибы белән башлыклар тапшырылды.

Беренче Кышкы фестиваль тәмам. Ул яхшы кәеф һәм уңай тәэссоратлар бүләк итте. Шундый матур бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт!

Р.ИЛЬКИНА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: