Барлык яңалыклар
МИЛЛИ ЙОЛАЛАР
6 март 2020, 14:40

МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕ ЯЗ АЛЫП КИЛӘ

Язның тәүге көнендә, 1 мартта, Садовка авылында районның “Май чабу” бәйрәме узды. Май чабу атнасының соңгы көнендә монда җыр һәм биюләр, тәмле коймаклар һәм пироглар, халык уеннары белән кышны озаттылар һәм язны каршыладылар.

Язның тәүге көнендә, 1 мартта, Садовка авылында районның “Май чабу” бәйрәме узды. Май чабу атнасының соңгы көнендә монда җыр һәм биюләр, тәмле коймаклар һәм пироглар, халык уеннары белән кышны озаттылар һәм язны каршыладылар.

Гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткән бу борынгы халык бәйрәме озын кышның тәмамлануын, җылы язның якынлашуын һәм җир-ананың уянуын гәүдәләндерә. Кышны озатып һәм язгы кояш җылысына шатланып, кешеләр имин һәм якты киләчәккә, яхшы һава торышына һәм мул уңышка өмет баглый.

Язның беренче көне аеруча җылы булды – кояш нурлары астында җир өстендәге ак кар энҗе сыман ялтырый иде. Садовка авылы мәдәният йорты янында иртә таңнан җанлылык хөкем сөрде, монда авыл халкы, кунаклар берсе артыннан берсе килә торды. Шулай итеп, бәйрәм башлануга тамашачылар залы шыгрым тулды. Бит аларны монда Май чабу бәйрәменә багышланган чагу концерт программасы көтә иде.

Район Хакимияте башлыгы исеменнән һәм шәхсән үзеннән Хакимият башлыгы урынбасары Л.С.Шәйхетдинова кунакларны һәм залда утыручыларны сәламләде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы – филология фәннәре докторы, профессор, мәгариф һәм мәдәнияттә менеджмент җәмәгать академиясе действительный әгъзасы, БРның атказанган фән эшлеклесе, фольклорист И.Е.Карпухин барысын да җылы итеп котлады. Иван Егорович бу чараның әһәмиятен ассызыклады һәм халык традицияләрен сакларга өндәде.

Бүреказган авыл биләмәсе Советы башлыгы Ф.Б.Солтанов, БР Мордва милли-мәдәният үзәге рәисе Ю.Н.Герасимова, Республика халык иҗаты үзәге баш белгече, Русия фольклор берләшмәсенең төбәк бүлеге җитәкчесе Н.М.Кондакова, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек итү идарәсе начальнигы урынбасары И.В.Синебухова, “Щёлоковский хутор” (Түбәнге Новгород шәһәре) этнографик музей-заповеднигының фәнни бүлеге мөдире О.Н.Ляпаева котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.

Чара Республика халык иҗаты үзәге һәм Стәрлетамак районы Хакимиятенең мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек итү идарәсе тарафыннан оештырылды.

Шулай ук бәйрәмдә традицион рус мәдәнияте буенча семинарда катнашкан республиканың Стәрлетамак, Чакмагыш, Белорет, Бишбүләк, Әлшәй, Мишкә, Ярмәкәй, Стәрлебаш, Ишембай районнарыннан, Стәрлетамак, Салават шәһәрләреннән фольклор коллективлары җитәкчеләре бар иде.

Бу көнне тамашачыларга “Вастома” мордва-фольклор этнография халык ансамбле һәм Түбән Новгород шәһәреннән чара кунагы – “Свети-Цвет” фольклор-этнография халык ансамбле үзләренең иҗат номерларын бүләк итте. Тамашачылар рәхәтләнеп рус һәм мордва җырларын, моңлы гармун тавышын, дәртле балалайка һәм башка халык музыка уен кораллары тыңлады.

“Вастома” ансамблендә катнашучылар чагу акапель башкаруы белән тамашачыларны чираттагы тапкыр сөендерде, аның озак еллар алыштыргысыз җитәкчесе Артамонов Николай Ефимович. Люляма дип аталган кыңгыраулар тагылган музыка уен коралы астында аларның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.

Ансамбльдә катнашучылар балалар башкаруында дәртле җыр астында барысын да бәйрәм коймагы белән сыйлады.

Тамашачылар бәйрәм кунаклары – “Свети-Цвет” фольклор-этнография халык ансамблендә катнашучыларны дәррәү алкышлар белән каршы алды. Аңа Глинка исемендәге Түбән Новгород дәүләт консерваториясенең музыка теориясе өлкән преподавателе Харлов Андрей Владимирович җитәкчелек итә. Әйткәндәй, коллективның безнең республикага беренче генә килүе түгел. Мәсәлән, көз көне ансамбль “Халык календаре” Төбәкара рус фольклоры фестивалендә “Профессиональ коллектив” номинациясендә катнашып, беренче дәрәҗә лауреат булды. Ансамбль репертуарында – җырлар, музыка уен коралларына көйләр, Түбән Новгород өлкәсе халыкларының календарь һәи гаилә йолалары. Түбән Новгородтан килгән кунаклар үзләренең моңлы җырлары белән тамашачыларга онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Көтүче быргысы астында башкарылган җыр аеруча кызыксыну уятты. Бу үзенә күрә тавыш һәм музыка уен коралы арасында көндәшлек булды.

“Вастома” һәм “Свети-Цвет” иҗат коллективларының югары башкару осталыгы, матур киемнәре, күп тавышка җырлаулары, җырларны үзенчәлекле башкарулары тамашачының күңелен яулады. Артистларның һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Зал аларны кабат-кабат сәхнәгә чакырды. Концерт ахырында ике ансамбль бергәләп халык яраткан җырларны башкарды. Бу көнне ике коллектив та үзләрендәге үзенчәлекләрне исәпкә алып, рус халык бәйрәменең күркәм традицияләрен күрсәтте.

Бәйрәм чарасы халык күңел ачулары белән дәвам итте. Май чабу бәйрәмендә атларда йөрү чараның аерылгысыз өлеше булды, шуңа да атка җигелгән чаналар урамда әзер тора иде. Алар матур итеп бизәлгән, кыңгыраулар тагылган. Авыл урамнарын җилдереп үтеп ел саенгы Май чабу бәйрәмен үткәрә торган урынга барып туктадылар. Урыны шундый матур ки, бер яктан рәхәтләнеп чанадан шуып төшәрлек калкулык булса, икенче якта – су чыганагы, урындагы халык аны Төпсез кое дип йөртә. Әйтүләренчә, биредә су кыш көне дә туңмый икән, ә тирәнлеген беркем дә белми.

Май чабуны бәйрәм итү өчен бирегә олысы да, кечесе дә, күпләр гаиләләре белән килгән. Бар да чын күңелдән күңел ачты, биеде, җырлады, төрле уеннарда катнашты, аркан тартышуда, гер күтәрүдә көч сынашты.

Сый-нигъмәтсез бәйрәм буламы?! Кояшны хәтерләткән алтынсыман түгәрәк коймаклар - бәйрәмнең төп сые, бәйрәмдә алар аеруча тәмле килеп чыга. Бар да рәхәтләнеп сыйланды, хуш исле чәй эчте, җимешле пылау ашады.

Бәйрәмнең кульминациясе – борынгы мордва йоласы - “кояш кабызу”, ул кышны озатуны һәм язны каршылауны гәүдәләндерә. Табигатьнең хәерхаһлылыгына, тизрәк кыштан уянуына өметләнеп, янган учакка саламнан бизәп ясалган тәгәрмәч салдылар. Салам тәгәрмәч чагу янды, димәк, яз җылы, матур булмакчы.

Аннары барысы бергәләп учак тирәли әйлән-бәйлән уйнады, кемдер аның аша сикерде дә хәтта.

Кунакларның бердәм фикере буенча бәйрәм матур килеп чыкты, бар да кызыклы, күңелле булды, һәм, әлбәттә, Садовка авылы халкының кунакчыллыгы сөендерде. Кыскасы, анда катнашучыларда бәйрәм чарасыннан онытылмас тәэссоратлар калды.

Бәйрәмдә Г.ТИМЕРБАЕВА һәм Ю.НЕСТЕРЕНКО булды.

Читайте нас: