Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МИЛЛИ ЙОЛАЛАР
9 февраль 2021, 16:30

ЧУАШ ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ АШЛАРЫ

Күптән түгел безнең редакция Ишпарсово авылының әйдәүче китапханәчесе Елена Михайловна Маркеловада кунакта булды. “Палан” чуаш халык ансамбле җитәкчесе Людмила Николаевна Кудрявцева белән бергәләп алар безгә чуаш кухнясының традицион ашамлыклары, аларны әзерләү серләре турында бәян итте һәм үз халкының мәдәнияте турында сөйләде.

Күптән түгел безнең редакция Ишпарсово авылының әйдәүче китапханәчесе Елена Михайловна Маркеловада кунакта булды. “Палан” чуаш халык ансамбле җитәкчесе Людмила Николаевна Кудрявцева белән бергәләп алар безгә чуаш кухнясының традицион ашамлыклары, аларны әзерләү серләре турында бәян итте һәм үз халкының мәдәнияте турында сөйләде.

Чуаш милли кухнясы үз эченә күп кенә ашамлыкларны кертә. Менә аларның кайберәүләре:

Хуплу (русчага тәрҗемә иткәндә – “курник”) – бәрәңге һәм тавык яки дуңгыз ите белән бәлеш. Камыр сөт һәм оннан әзерләнә.

Кукыль – чуаш кухнясының иң гадәти булмаган бәлеше. Ул традицион бәлештән бик нык аерыла: биек, озынча һәм бизәкле. Аның эчлеге шулай ук бәрәңге белән иттән тора, тик итне ит тарткыч аша үткәрәләр, ә бәрәңгене турыйлар. Ул бик туклыклы килеп чыга, шуңа һәркемнең күңеленә хуш киләчәк.

Улма пюремече – алтынсыман төстәге бәрәңгеле пәрәмәчләр. Камыр сөткә басыла, чүпрә һәм тәменчә тоз өстәлә. Аннары камырдан зур булмаган җәймәләр җәелә һәм табада кыздырыла. Алар өстенә пешкән бәрәңгедән эчлек салына, аннары өсләренә чи йомырка сылаганнан соң барысы да духовкада пешерелә.

Йывва – камырдан шарчыклар. Аларны әзерләү өчен кирәк: сөт, йомырка, он, кабарту өчен сода. Камырдан шарчыклар эшләнә һәм духовкада майда кыздырыла. Гадәттә бу ашамлык Пасхага пешерелә: шарчыклар никадәр күбрәк була, хуҗалыкта шулкадәр күбрәк сарык булачак.

Өйләрдә суыткычлар һәм тиз бозыла торган продуктларны сакларга урын булмаган вакытта кешеләр җәйгелеккә итне тозлаганнар һәм каклаганнар. Шул вакытта барлыкка килгән дә инде “шурпе” дип аталган чуаш милли ашы (каклаган сарык итеннән аш).

- Элек язын ит каклау өчен эленгән була иде инде. Ашыйсың килсә, бәләкәй генә кисәген кисеп аласың. Чәй белән шундый тәмле була иде! – дип искә ала Маркелова.

- Безнең балачакта көнбагыш маен кулланмыйлар иде диярлек. Барысын да ешрак туң майда пешерә иделәр. Шулай бер вакыт безнең өйдә өч литрлы банка белән көнбагыш мае тора, һәм аңа беркем дә кагылмый иде. Ул вакытта безнең авылдан кызлар “хворост” (чәй янына ашамлык) пешерә башлады. Мин шул банка белән майны алдым да бер табак “хворост” пешереп куйдым. “Май кайда?” – дип сорый соңыннан әнием. Ә мин, әни тиргәмәсен дип, табакны алдым да тышка чыгарып куйдым. Ә инде ул аны шулай да күргәч: “Иртәгә үк ашап бетерегез!” – дип әйтте. Әнием кушканны тыңлап һәм берьюлы иптәшләрем белән бүлешер өчен, икенче көнне мин “хворост” тулы табакны урамга алып чыктым. Шәп вакыт иде! – дип сөйли Кудрявцева.

- Ә безнең гаиләдә алты кеше иде. Гадәттә әни мичтә томалап пешерелгән ит белән борчак ашы әзерли иде. Ул җайлап пешкән арада без шунда утырып (бигрәк тә кышкы вакытта) тәмле борчак ашының әзер булганын көтә идек, – дип искә ала Маркелова.

Эчемлекләрдән чуаш халкы сырага өстенлек бирә. Аны әзерләү өчен колмак һәм квас (шыттырылган, пешекләнгән, киптерелгән, тарттырылган арыштан) кирәк. Колмак суда пешерелә, кайнап чыккач арыш квасы кушыла, 5 минуттан соң плитәдән алына. Колмакны сөзеп алалар, шикәр һәм бераз чүпрә кушалар. Сыра ике көн чамасы утырырга тиеш. Тулаем алганда сыра бер атна чамасы әзерләнә. Бу эчемлекне чуашлар җәйге чорда гына түгел, ел дәвамында кулланалар.

- Безнең халык бик кунакчыл. Без гаилә белән табын корып утырырга яратабыз. Пәрәмәчсез бер бәйрәм табыны да узмый. Аны без һәрвакыт диярлек әзерлибез. Ә кунаклар ерактан кайткан булса, алар безнең пәрәмәчтән мотлак авыз итәргә тиеш, – дип уртаклашты безнең белән Маркелова.

Пюремече бәлешен чуашлар гадәттә Пасхага, Троицага һәм, ешрак, искә алу мәҗлесенә пешерә. Аны печән чорында да әзерлиләр: түгәрәк формасы һәм сары төстәге эчлеге кешеләргә нәтиҗәле эшләү өчен көч бирүче кояшны гәүдәләндерә. Шуңа күрә чуаш гаиләсендә һәр иртәнге аш вакытында чәй янына пәрәмәч була.

- Без “Палан” ансамбле белән төрле бөтенрусия конкурсларына барганда юлга пәрәмәч пешереп алабыз. Бер баруыбыз да ансыз үтми – бу безнең мәдәният, безнең гореф-гадәтләр һәм без аларны хөрмәт итәбез. Шуңа күрә бу бәлеш күп еллар үткәч тә безнең халыкның бәйрәм табынын бизәсен иде дип телибез. Гәзит укучылар безнең пәрәчмәчтән авыз итсен иде. Һәм чуаш кухнясы ашамлыклары рецептлары белән бүлешүне тагын да сорарлар дип ышанам, – ди Л.Н.Кудрявцева.

“Пюремече”

Камыр өчен: 1 стакан сөт, иләнгән он, тәменчә тоз.

Эчлек өчен: пешекләнгән тары, сөт белән тугланган 5 йомырка, тоз.

Әзерләү: камырны җәергә һәм туң май белән майланган табага салырга. Камыр өстенә пешекләнгән тарыдан эчлек салырга. Өстенә сөт белән тугланган йомыркаларны салырга. Бәлешне духовкада 180 градуста 45 минут чамасы.

Пәрәмәч бик тәмле һәм туклыклы килеп чыга. Ашыгыз тәмле булсын!

Д.ДМИТРИЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: