Авыл тормышы
-10 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
МИЛЛИ ЙОЛАЛАР
26 декабрь , 15:00

Хәтер маяклары бервакытта да сүнмәсен

Рязановка авылыннан тарихчы Константин Касьяновның кышның төп бәйрәменә бәйле балачак хатирәләре Гәзит укучыларыбызга кышлар тылсымлы булган һәм чын могҗиза көткән ваемсыз балачакка беразга гына әйләнеп кайтырга тәкъдим итәбез.

Хәтер маяклары бервакытта да сүнмәсен
Хәтер маяклары бервакытта да сүнмәсен

Ул чакта кышлар гадәттә бик салкын һәм кар күп була иде. Хәтерлим, бер елны гына кар 1 гыйнвар төненә каршы күпләп яуды. Кайсы ел булганы хәзер истә юк инде һәм бу мөһим дә түгел.

Элек мәктәптә “чыршы” куела, гәдәттә бу якындагы урманнан нарат була иде. Ләкин без, балалар өчен бу чын яңа ел могҗизасы булды. Каникул якынлаша, димәк, мәктәпкә барасы, дәрес хәзерлисе юк. Алда – чаңгы, тимераяклар, кар крепостьлары, эт белән куян һәм төлке эзләреннән йөрү.

Утренникта безгә кыйммәтле булмаган бүләкләр өләшәләр иде. Анда бер уч гади генә карамель (“Фруктово-ягодный букет”, “Яблоко”, “Апельсиновая”), яхшырак кәнфитләр (“Школьные”, “Буревестник”), берничә печенье, кайчак кечкенә бер кап вафли була иде. Ә ул бүләккә ничек шатлана идек!

Урман сылуы тирәли әйлән-бәйлән уйный идек. Кызлар кар бөртекләре булып киенә, малайлар кәгазьдән эшләнгән мәче, янут, төлке һәм башка урман җәнлекләре битлекләрендә була иде. Ул чакта Кыш бабай белән Кар кызы безгә чын булып тоелды. Без шатлана-шатлана шигырьләр сөйли, җырлар җырлый идек, моның өчен безгә зур кызыл капчыктан кәнфит бирәләр иде.

Өйдә дә чыршы яки чыршы ботаклары куела иде. Алдан ук үз кулларыбыз белән уенчыклар әзерли идек: катыркадан ясалган һәм төсле каләмнәр белән буялган әтәч, салфеткалардан эшләнгән кар бөртекләре, кәнфит кәгазьләреннән – мишура, мамыктан – кар. Туганнар шәһәрдән 2-3 бенгал уты алып кайтса – зур шатлык иде! Һәм менә инде сумала исе аңкып торган бизәлгән агачка исе китеп мәче карап тора. Ә ботакларга эленгән шоколад кәнфитләр сәгать 12не суккач кисеп алыначак һәм татлы Яңа елны каршы алачакбыз.

Хәтеремдә, берчак туган апам Уфадан өч литрлы банкада берничә пыяла уенчык алып кайтты. Мин аларга бик нык шатландым! Шулай ук пластмассадан эшләнгән кечкенә чыршылар искә төшә, аларны өстәлгә куялар иде. Ә тагын бервакыт авыл магазинына хлопушкалар кайтардылар: гадиләрен дә, зур кәнфит рәвешендәгеләрен дә. Без бик шат идек, бит моңа кадәр андыйны телевизордан гына күргәнебез бар иде.

Яңа ел – ул “Голубой огонек” тапшыруы, “С легким паром”, “Служебный роман” кебек яраткан фильмнар. 60 нчы елларда аларны карарга телевизоры булган кешеләргә бара торган идек. Күршеләр һәм туганнар сырмаларын җәеп идәндә урнаша иде. Ә 70 нче еллар ахырында тәүге төсле телевизорлар килеп чыкты...

Табынга нәрсә куялар иде соң? Күп итеп итле пилмән ясыйлар иде. Әлбәттә, койка. Сельдь балыгы сатып алалар һәм аны боҗралап туралган суган, үсемлек мае, шикәр комы һәм аш серкәсе белән әзерлиләр иде. Шәһәрдән туганнар колбаса һәм консервланган яшел борчак алып кайталар иде. Колбаса, йомырка, борчак, пешкән бәрәңгедән яңа ел салаты ясарга була иде. Бу салат өчен яшел суганны махсус стаканнарда яки тартмаларда үстерделәр.

Кадерле кунакларны тагын нәрсә белән сыйлыйлар иде соң? Ул чорда итле эчлекле коймак модага керде. Элеккечә булса, коймакларны тәлинкәгә өеп эретелгән май белән куялар иде. Кош ите белән (каз, үрдәк, тавык) өй токмачы була иде. Токмачлы шулпаның тәмен онытырлык түгел. Крендель, кабартма, пәрәмәч, пироглар да пешерәләр иде. Бераз шикәр сибелгән суганлы пироглар тәмле иде. Ауга йөрүчеләрдә куян бәлешеннән авыз итәргә була иде.

Борынгыча яшәгән кешеләр кунакларга эченә ит, бәрәңге, суган, дәфнә яфрагы салып, зур бәлеш әзерли иде. Аның камыры эчлегеннән дә тәмлерәк була иде. Яшьрәкләр кунакларны кош теле, голубцы, тутырылган борыч белән гаҗәпләндерә иде.

Яңа елны каршылау күңелле үтә иде, ләкин исереп йөрүчеләрне хәтерләмим... Әллә халык ныграк булганга, әллә ял көннәре азрак булганга. Яңа ел белән бәйле тагын нәрсәләр хәтеремдә калган? Дугалары тасмалар белән бизәлгән атлы чаналарда йөрү. Ул чорда осталар артлы чаналар ясый башлады, утыртып йөртсәләр, бала-чага бик нык сөенә иде. Андый чаналарны абыем да ясый иде. Балалар таудан чанада шуарга йөрде, кар бураннары туздырып елгага таба төшеп китәләр. Айлы төндә кайда да барырга мөмкин, якты, бар нәрсә күренеп тора иде.

Ул чорда кыш көне балык кармаклаучылар күренә башлады. Алар сырган чалбарларда бозланган Куганакта бәкеләр янында утыра иде. Кызгылт-сары канатлы алабугаларны боз өстенә ыргыталар. Уңган хуҗабикәләр аннан балык консервалары ясый, уха пешерә иде.

Эш бәйрәмнәрдә дә туктамады. Колхоз тракторлары печән һәм салам эскертләрен фермага сөйрәтә, ә бала-чага аңа эләгергә һәм утырып йөрергә тырыша иде. Юлда коелып калган печәнне кешеләр куана-куана сыерларына һәм сарыкларына кертеп сала иде.

Ул заманда бик күңелле, гади һәм кызыклы яшәделәр. Азга да сөенә белделәр, мәсәлән, авыл кибетенә китерелгән салакага һәм прәннеккә, ә каты яшел алмалар кайтарсалар, бөтенләй бәйрәм була иде. Әби пешергән кабартма яки икмәкнең тәмен беркайчан да онытып булмый! Чокырда каткан боз – тагын бәйрәм, малайлар һәм кызлар, алар артыннан этләр чаба. Караңгы төшкәнче уйнаулар, чалбарлар юешләнеп, битләр кызарып кайтып керүләр һәм татлы йокыга талулар. Ә бит салкын да тими иде! Ул чор тормышы шундый – гади, әмма зирәк, кешелекле, игелекле иде…

К.КАСЬЯНОВ,

тарихчы.

Рязановка авылы.

 

 

 

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас