Авыл тормышы
-5 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль , 11:15

Әтидән үрнәк алып

12 февральдә Рощинский авылы модельле мәдәният сараенда балалар тәрбияләүдә ир-атның роленә багышланган “Әтиләр советы” форматында очрашу узды. Чара әтиләрне, педагогларны, тренерларны һәм ата булу һәм үсеп килүче буынның киләчәге темасына битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерде.

Әтидән үрнәк алып
Әтидән үрнәк алып

12 февральдә Рощинский авылы модельле мәдәният сараенда балалар тәрбияләүдә ир-атның роленә багышланган “Әтиләр советы” форматында очрашу узды. Чара әтиләрне, педагогларны, тренерларны һәм ата булу һәм үсеп килүче буынның киләчәге темасына битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерде.

Көч территориясе

Төп программа башланганчы спорт залында интерактив мәйданчыклар оештырылган иде. Катнашучылар үзләрен армрестлингта сынап карый, гер күтәрүдә көчләрен һәм чыдамлыкларын күрсәтә, шулай ук вакытка автоматны сүтеп-коруда җитезлекләрен тикшерә алды.

Залда дуслык атмосферасы хакимлек итте: әтиләр бер-берсенә ярдәм итте, тәҗрибә уртаклашты. Кайберләре уллары белән килгән иде.

Төп чара җирле балалар коллективларының чыгышлары белән башланды. Сәхнәдән патриотик җырлар яңгырады, балалар маршировкалады һәм строевой әзерлек күрсәтте, биюләр башкарды.

Мөһим сөйләшү

 “Бала тормышында һәм язмышында әти фигурасы” лекциясе очрашуның төп вакыйгасы булды. Аны чакырылган эксперт – психолог, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре буенча белгеч Олеся Сергеевна Цуканова үткәрде.

Үз чыгышында ул мөһим мәсьәләләрне кузгатты: баланың үсешенә һәм аның өлкән тормышына әти кеше ничек йогынты ясый, уллар һәм кызлар белән ничек мөнәсәбәтләр корырга, даими рәвештә эш белән мәшгуль булган һәм вакыт җитмәгән шартларда яхшы әти булу мөмкинме.

Кеше үсешенең мәгънәсе – җитлеккән шәхес булу һәм үз психологик потенциалыңны тормышка ашыру, дип ассызыклады психолог. Ә бу үсешнең нигезе нәкъ менә гаиләдә салына.

Гаилә сценарийларының көче турында

Олеся Сергеевна үз тәҗрибәсеннән мисаллар китерде, алар ата-ана моделенең никадәр тирән йогынты ясавын ачык күрсәтте.

Бер хатын ир-атларның аның кадерен белмәве һәм хөрмәт итмәүләре турында зарланган. Эш барышында аның гаиләсендә әтисенең әнисенә карата агрессия күрсәтүе ачыкланган. Зиһене бу тәҗрибәне “оныткан” булса да, психикасы сценарийны саклаган, соңыннан ул өлкән тормышында кабатланган.

Икенче очрак үзен агрессив тоткан мәктәпкәчә яшьтәге кызга бәйле. Бак дисәң, баланың нинди дә капризлары шунда ук үтәлгән – ата-ана аның истерикасына түзә алмаган. Кыз, дөнья аның теләкләренә буйсынырга тиеш, дигән фикергә килгән. Чикләр булмаган җирдә эмоцияләрне тыярга һәм тынычланырга мөмкин икәнлеген аңлау да юк.

Кыз әтисе һәм ул әтисе

Психолог атаның балалар белән мөнәсәбәтләре үзенчәлекләренә җентекле тукталды.

Әти кеше кызына таяныч, ярдәм һәм яклау хисе табарга ярдәм итә. Нәкъ менә әтисе белән мөнәсәбәтләр аша ул ир-атның нинди булырга тиешлеге турында үзенең беренче һәм бик мөһим күзаллауларын формалаштыра. Кызларга ешрак: “Син минем кызым, һәм бу мәңгегә”, “Синең үз йортың һәм гаиләң булачак, әмма мин һәрвакыт янәшәңдә булырмын”, - дип әйтү мөһим. Мондый сүзләр тотрыклылык һәм эчке хәвефсезлек тойгысы тудыра, бу аның белән озак елларга кала.

Азрак тәнкыйтьләргә, күбрәк комплиментлар әйтергә. Кызга үзенең чибәр, акыллы, талантлы, аның фикере мөһим һәм әһәмиятле булуын ишетергә кирәк. Әти кешенең берсүзсез мәхәббәте аша хатын-кыз дәрәҗәсе, үз-үзенә хөрмәт һәм ышаныч формалаша.

Уллар әти кешедән ир-егет булырга өйрәнә. Нәкъ менә әтиләре ир-атның үз-үзен тотышы, гаиләгә, эшкә, үз-үзенә мөнәсәбәтнең беренче һәм иң мөһим үрнәгенә әверелә. Малай әтисенең ничек карар кабул итүен, авырлыкларны җиңүен, якыннарына һәм тирә-юньдәгеләргә нинди мөнәсәбәттә булуын күзәтә.

Күнекмәләр уртак тәҗрибә: спорт, хезмәт, катлаулы хәлләр турында фикер алышу аша формалаша. Әгәр әти кеше үзен тыныч, тәртипле тотса, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы булса, улы да акрынлап бу тәртип моделен үзләштерәчәк. Ул үз-үзе белән гармониядә үсә, эмоцияләре белән идарә итәргә өйрәнә.

Әтинең абруе куркуга һәм кырыслыкка түгел, ә зирәклеккә, эзлеклелеккә һәм эмоцияләрне контрольдә тота белүгә корыла. Әти кеше тынычлык саклый, кычкырмый гына үз карарларын аңлата ала икән, балаларда хәвефсезлек һәм ышаныч тойгысы формалаша.

Рощинский авылында яшәүче, авыр атлетика буенча тренер Марат Әбҗәлилов үз фикере белән уртаклашты:

- Әти булу һәрвакыт бик җаваплы. Үзеңнән башларга һәм үрнәк күрсәтергә кирәк. Минем ике улым бар, икесе дә спорт белән шөгыльләнә. Дисциплина һәм үзконтроль тәрбияләргә тырышам.

Ничек яхшы әти булырга?

Олеся Цуканова гади, әмма бик мөһим сер ачты – балага көненә нибары 20 минут вакытыңны тулысынча багышлау җитә. “Эш арасында” яисә кулда телефон тотып һәм эш турында уйлап түгел, ә чын-чынлап бергә – монда һәм хәзер.

Күзгә-күз сөйләшү аеруча кыйммәтле. Баланың эшләре, кичерешләре белән ихлас кызыксыну ышаныч формалаштыра һәм эмоциональ бәйләнешне ныгыта.

Даимилек тә зур роль уйный. 20 минут кына булсын, әмма көн саен – бергәләп китап уку, саф һавада йөрү, йоклар алдыннан сөйләшү яки уйнау. Мөнәсәбәтләрнең ныклы нигезе нәкъ менә шундый кечкенә моментлардан төзелә.

Балалар сөйләшүләре өлкәннәргә әһәмиятсез яки беркатлы тоелса да, бала өчен алар бик мөһим. Алар аша ул фикерләрен белдерергә, хис-кичерешләре белән уртаклашырга, үзен һәм әйләнә-тирәдәгеләрне аңларга өйрәнә. Һәм янәшәдә ярдәм итәргә әзер игътибарлы олы кеше булганда, бала үз-үзенә ышанган, тыныч һәм тормышка ачык булып үсә.

Ата-аналар ресурсы турында

Олеся Сергеевна инде биш ел психолог булып эшли. Һөнәр белән кызыксыну кызы тугач барлыкка килгән – балалар психикасын тирәнрәк аңлау теләге уянган.

Бүген аңа ата-аналар ешрак балалар агрессиясе, тотрыксыз эмоциональ халәт, үз-үзеңне түбән бәяләү һәм гаджетларга бәйлелек мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итә. Ата-аналар балаларының кәефе кискен үзгәрүгә, яшьтәшләре белән аралашуда кыенлыклар булуга, үз эченә бикләнүгә бәйле, яки, киресенчә, артык импульсив булганнары өчен борчыла.

Яшүсмерләр үзбилгеләнүгә, үз юлын эзләүгә, һөнәр сайлауга һәм мөнәсәбәтләр коруга бәйле сораулар белән килә. Аларны үзләрен кабул итү, шәхси чикләр, дуслык һәм беренче мәхәббәт мәсьәләләре борчый. Бу яшьтә аларга үзләрен ишетүләре һәм аңлаулары аеруча мөһим.

Теге яки бу сәбәпләр аркасында әти кеше тәрбия бирүдә аз катнашкан малайлы гаиләләр аеруча еш ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ир-ат катнашлыгы җитмәү баланың эмоциональ тотрыклылыгында чагыла.

Очрашу азагында психолог мөһим киңәш бирде:

- Үзегезне саклагыз һәм үз ресурсыгыз турында кайгыртыгыз. Хәтта иң укымышлы әни яки иң җаваплы әти дә, әгәр алар бик нык йончыган икән, тыныч була һәм ярдәм итә алмаячак. Идеаль бала тәрбияләргә омтылмагыз – аның бу дөньяда үзен тотрыклы хис итүе мөһим.

“Әтиләр советы” иң мөһиме – гаилә һәм җаваплылык турында аңлы сөйләшү өчен мәйданчык булды.

Е.ИШМӨХӘММӘТОВА.

А.ВИСИМСКИХ фотосы.

 

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас