Бу айда бәйрәмнәр уңаеннан район халкы күбрәк ял итә алачак. Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясына ярашлы, ел саен 8 мартта билгеләнүче Халыкара хатын-кызлар көне рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәм көне дип танылган. Шулай итеп, рәттән өч көн ял итү мөмкинлеге булачак: 7 март шимбәдән 9 март дүшәмбегә кадәр.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2025 ел 15 июльдән 322 санлы карарына ярашлы, 2026 елда 20 март – Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Бәйрәм алдыннан – 19 мартта эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Ял көннәре 20 март җомгадан 22 март якшәмбегә кадәр дәвам итәчәк.
Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 120 статьясына ярашлы, атап үтелгән бәйрәмнәр ел саен бирелә торган түләүле отпуск көннәре исәбенә кертелми. Ягъни бу көннәр тиешле отпуск көннәре санына берничек тә йогынты ясамаячак.
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.