Авыл тормышы
-6 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март , 10:02

Этләр мәсьәләсе хакында

Хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы закон кысаларында чараларны гамәлгә ашыру – ул безнең уртак бурычыбыз һәм аны бергәләп хәл итәргә кирәк. Үткән елда бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре һәм 2026 елга планнар турында районның баш зоотехнигы Р.Х.ГАБДУЛЛИН белән әңгәмәләштек. - Рәфыйк Хәмзәевич, бүгенге көндә котыру чире аеруча кызу тема булып тора. Әлеге куркыныч авыру чыганаклары төлкеләр, бүреләр, аюлар булуы мәгълүм.

Этләр мәсьәләсе хакында
Этләр мәсьәләсе хакында

Хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы закон кысаларында чараларны гамәлгә ашыру – ул безнең уртак бурычыбыз һәм аны бергәләп хәл итәргә кирәк. Үткән елда бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре һәм 2026 елга планнар турында районның баш зоотехнигы Р.Х.ГАБДУЛЛИН белән әңгәмәләштек.

- Рәфыйк Хәмзәевич, бүгенге көндә котыру чире аеруча кызу тема булып тора. Әлеге куркыныч авыру чыганаклары төлкеләр, бүреләр, аюлар булуы мәгълүм.

- Чыннан да, соңгы вакытта Башкортстан территориясендә кыргый ерткыч хайваннар саны артуы күзәтелә. Аларның йорт хайваннары белән бәйләнешкә керүенә һәм авыруның таралуына юл куймау максатларында безнең район хакимияте тарафыннан “Кыргый төлкеләрне аткан өчен аучыларны акчалата бүләкләү турында” карар кабул ителде. Документ кысаларында ау сезонында (2025 елның 15 сентябреннән 2026 елның 28 февраленә кадәр) 400 төлке атылган. Бу моңарчы булмаган күрсәткеч, ул авыл биләмәләре территорияләрендә әлеге төр кыргый хайваннарның саны чынлап югары дәрәҗәдә булуын исбатлый.

- Авыру кыргый хайван йорт хайваннарын йогышландырырга мөмкин, алары исә – хуҗаларын.

- Әйе, бигрәк тә хуҗасыз этләр һәм мәчеләр куркыныч. Әгәр авыру хайван кешене тешләсә яки аның селәгәе яралы тирегә эләксә, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Котыруны вакытында дәваламау йөз процент үлемгә китерә. Үткән елда этләр ташлану сәбәпле районның 109 кешесе медикларга мөрәҗәгать иткән. Бәлки, мондый очраклар күбрәк тә булгандыр, тик, кызганычка каршы, һәркем дә инструкция таләпләрен төгәл үтәми, ә бит моның өчен үз гомерләре белән түләргә мөмкиннәр.

- Хуҗасыз хайваннар санын көйләү – нәрсә ул һәм нинди эш алып барыла?

- Этләр санын көйләү – ул гражданнар иминлеген тәэмин итү һәм авыруларның таралуын кисәтү өчен, хуҗасыз хайваннар популяциясен контрольләүгә юнәлтелгән хокукый, социаль һәм ветеринария чаралары комплексы. Иң киң таралган стратегия – ОСВВ (тоту-стерильләштерү-вакциналау-кайтару), ул хайваннарның үрчүен кисәтә. Көйләүнең төп аспектлары: тотып приютларга урнаштыру һәм арытабан яңа хуҗалар эзләү; муенчаклы баусыз, борынчыксыз иркендә йөртүне тыю; ташланган хайваннар өчен штрафлар һәм мәҗбүри теркәү. Әлеге чараларның максаты – хайваннарның кешеләргә ташлану куркынычын һәм хәтәр авырулар (шул исәптән котыру чире) дәрәҗәсен киметү.

2026 елга хакимият тарафыннан “Мягкие лапки” хуҗасыз хайваннарга ярдәм үзәге” автономияле коммерциясез оешмасы (Уфа шәһәре) белән хайваннарны тотуга контракт төзелгән, план – 176 баш, финанслау якынча 730 мең сум тәшкил итә. Үткән елда бу максатларга бүленүче акча 30 процентка киметелгән иде (510 230 сум), 123 эт тотылды. 3 мартта БР Ветеринария буенча дәүләт комитетында муниципалитетлар башлыклары урынбасарлары һәм белгечләр катнашлыгында үткән видеоселектор киңәшмәдә әйтелгәнчә, киләсе елга финанслауны ике тапкырга арттыру планлаштырыла. Шуның белән бергә төп басымны акчага түгел, ә барлык ветеринария-профилактика чараларын исәпкә алып, хайваннарны асрауда тәртип урнаштыруга ясарга кирәклеге ассызыкланды. Хуҗалыгында булган һәр хайванны теркәү һәм аның караусыз йөрүенә юл куймауның мөһимлеген һәр хуҗага җиткерергә кирәк. Эт яхшы токымлы түгел икән, арытабан контрольсез үрчемәсен өчен, ул стерильләштерелгән булырга тиеш. Әйткәндәй, бу турыда вак йорт хайваннарын (этләрне, мәчеләрне) мәҗбүри идентификацияләү турында төбәк законы чыкты. Аңа ярашлы, хуҗа кеше хайванны дәүләт ветеринария хезмәтендә исәпкә куярга һәм йогышлы авыруларга каршы кирәкле прививкалар ясатырга тиеш.

- Сез хуҗа кеше йорт хайваннары өчен җаваплы дисез. Күтәрелгән тема концепциясендә бу нәрсәне аңлата?

- Борын заманнан хайваннар кеше янында яшәгән. Ешрак бу этләр һәм мәчеләр булган. Замана үзгәрде, әмма хайваннар элеккечә кешенең иң яхшы дуслары булып кала. Тик, кызганычка, өйдәге эткә һәм мәчегә шулай ук игътибар таләп ителүен күпләр оныта. Аларны ашатырга, дәваларга кирәк – хайваннарны тәрбияләү шактый күп вакыт ала.  Кайбер гамьсез хуҗалар дүрт аяклы дустын урамга чыгарып ташлый, бәхетсез җан иясен ачлыкка, салкынга һәм авыруларга дучар итә. Болай эшләргә ярамый, чөнки бу закон таләпләрен генә түгел, әхлакый принципларны да боза. Йорт хайваннарының гамәлләре өчен аларның хуҗаларына гражданлык, административ һәм җинаять җаваплылыгы йөкләнә. Алар хайваннарны тиешенчә тәрбияләргә, әйләнә-тирәдәгеләргә зыян салмасыннар өчен аларны контрольдә тотарга тиеш.

Л.ПЫЛАЕВА әңгәмәләште.

 

Торак пунктта төлке белән очрашканда нишләргә?

Тынычлык һәм дистанция саклагыз: төлкегә якын килмәгез, аны фотога төшерергә яки сыйпарга тырышмагыз.

Төлкене ашатмагыз: югыйсә алар кешегә ияләшә һәм ауга йөрүдән туктый.

Хәвефсез чигенү: хайванга артыгыз белән борылмыйча, җай гына хәвефсез арага китегез.

Провокацияләмәгез: ерткычның күзенә туры карамагыз һәм елмаймагыз (моны төлке агрессия буларак кабул итәргә мөмкин).

Дүрт аяклы дусларыгызны саклагыз: этләрне һәм мәчеләрне өйгә кертегез, чөнки төлке аларга ташланырга һәм авыру йоктырырга мөмкин.

Белгечләргә хәбәр итегез: төлке ихатага килеп кергән һәм үзен чамадан артык кыю тота яисә, киресенчә, хәлсез күренә яки яраланган икән, 112 бердәм номеры буенча яки ветеринария/табигатьтән файдалану хезмәтенә шалтыратыгыз. Башкортстанның Дәүләт ветеринария хезмәтенең бушлай “кайнар линия” телефоны: 8-800-77-55-828.

Ерткычларда котыру билгеләре:

Кешедән курыкмый.

Селәгәе ага, паралич, көзән җыеру күзәтелә.

Үзен агрессив тота яки бик нык ябык күренә.

Төлке тешләгән икән:

Кичекмәстән яраны антисептик (сабынлы су) белән юыгыз, котырудан вакцина ясату өчен травмпунктка мөрәҗәгать итегез.      

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас