Яз үзе белән аерым бер кәеф һәм шатлык алып килә. Җылы көннәр җитү белән табигать уяна башлый. Әйдәгез Константин Касьянов белән бергә аның балачак һәм үсмерлек чорында язның ничек кешеләр күңелен өмет һәм шатлык белән биләп алганын һәм бу вакытта нинди эш-мәшәкатьләр башланганын искә төшерик.
Яз ничек башлана соң? Март башында, көчле бураннардан соң, кара каргалар күренә башлый. Алар килгәнче, анда-монда торып калган миләшне һәм баланны ашарга бакчаларга свиристельләр һәм карабүрекләр килгәләп китә. Урман кунаклары җиләкләрне гадәттә көз ахырында ук бетереп куя, әмма нәрсәдер язга кадәр дә кала иде. Беренче булып песнәк сайрый башлый, язның башлануы нәкъ менә аның сайравы белән ассоциацияләнә. Түбәләрдән боз сөңгеләре салынып тора, өлкәннәр рөхсәт итмәсә дә, алардан авыз итәсе килә.
Урмандагы агачлар да төсләрен ачыграк төскә үзгәртә. Җепшек көннәрдә агач кәүсәләре буйлап уяна башлаган бөҗәкләр йөри башлый. Иртән һава салкынча булса да, кояш кыздырганнан-кыздыра. Шундый рәхәтлек һәм хозурлык!
Бу вакытта гадәттә сыерчык оялары ясый идек, ә каникул вакытында, март азагында сыерчыклар килә. Бу бөтен гаилә өчен зур шатлык булды. Кешеләр кышның чигенүен тоя иде. Язның килүен, күчмә кошлар кайтуын, җылы көннәр башлануын билгеләп, әбиләр камырдан “тургайлар” пешерә иде. Кошлар рәвешендәге кечкенә булкалар Ходайга очып баручы җаннарны гәүдәләндерә, шулай ук уңышны җәлеп итүче йола сые булып тора иде. Өлкәннәр җимерәсез дип тиргәсә дә, без, балалар, салам түбәләргә менә яисә чокыр буена бара идек. Анда “тургайларны” кулга тотып, язны данлап җырлар һәм такмаклар җырлый идек.
Бу вакытта язгы сулар елгага таба агыла. Без кулдан ясалган кечкенә көймәләр белән шунда ашыга идек. Менә кар да акрынлап югала, зәңгәр күктә тургай сайрый. Кыздыра, ләкин фуфайканы салырга иртәрәк әле, җир суык...
Өйдә тәрәзә төпләрендә помидор, борыч рассадасы белән тартмалар тезелеп тора. Хәтеремдә, “Виктор Талалихин”, “Бычье сердце”, “Малиновый”, “Лимонный”, “Апельсиновый”, “Де Барао” дигән сортлар бик популяр иде. Борыч ешрак татлы була иде. Безнең җирлектә бабайлар сары чәчкәле тәмәке дә үстерә иде.
Помидорны күп утырталар, чөнки җәен аннан ясалган салат бик үтемле, кышка да тозлыйлар иде. Шулай ук бакчаларда суган, сарымсак, редис, ачы торма, кыяр, кәбестә күпләп үсә иде. Яшелчәләрне кышка зур мичкәләргә тозлап куялар, бит салкын вакытта барысы да файдалы. Гаиләләр зур иде, кешеләр нәзберек булмады.
Кар эреп югалу белән бакчада батун суган үсеп чыга, кузгалак яшелләнә, укроп баш калкыта башлый, ә тау битендә кыргый сарымсак чыга. Яшел үләннәр щи ашына, пироглар эчлегенә бара иде. Балалар аны болай гына да ашый, ә картлар төз сибеп, икмәк белән.
Ул заман балалары күңелле яшәде. Көне буе урамда, табигатьтә, болыннар һәм урманнар буйлап чаптылар, сулыкларда коендылар. Яр буйларында үги ана яфрагы чәчкә ата, балалар үзләре ясаган кармаклар белән елга ярына бара. Шунысы кызык, балык күп эләгә иде. Хәзер балык тоту өчен нинди генә кирәк-яраклар юк, ә балык эләкми... Заманалар, кешеләр үзгәрә, тормыш үзгәрә...
Колхозда исә чәчү эшләре кайный иде, кечесеннән олысына кадәр – барысы да ярдәмләште. Үз бакчаларында да эшләргә онытмадылар. Агач кәүсәләрен ничек агартканыбызны хәтерлим. Бәрәңге күп утыртыла, ул вакытта бәрәңге күпкә тәмлерәк иде. Мичтә, тере учакта әниләрнең һәм әбиләрнең хәстәрлекле куллары белән барысы да искиткеч тәмле килеп чыга иде. Хәзер барысы да бар, тик тормышның хуш исе юк...
Гади теләкләр белән, йорт хайваннары турында кайгыртучы, “башта мал-туарны ашат, аннан соң үзең табын артына утыр” дигән принцип буенча яшәгән гади эшчәннәр. Шулай булды. Ә өстәл янына утырганда, ризык белән тәүге савыт, беренче телем икмәк, ит кисәге өлкәннәргә бирелде. Ул заманда әти-әниләрне, картларны бик ихтирам иттеләр.
Яз юлын дәвам итте – шомырт ак чәчәккә күмелде, һавада сиреньнең хуш исе таралды. Терлекне яшел үләнгә чыгардылар. Тавыклар сарысы җете сары булган йомырка сала башлый. Яңа савылган сөт көч-куәт өсти иде. Аның исен әле дә хәтерлим, аннан үлән тәме килә иде. Гади, сәламәт ризык – көчле кешеләр.
Чокырларда бака тавышлары ишетелә башлый иде. Картлар моны яхшы билге дип әйтәләр иде. Ә тирә-юньдә күпме кош! Куакларда сандугач сайрый, күктә карлугачлар оча, ә түбәдә – чебенчеләр. Тәүге яңгыр явып үтү белән балалар яланаяк күлләвекләр өстеннән йөгерә, күктә салават күпере калкып чыга. Шуннан инде тәүге гөмбәләр китә. Алар белән кыздырылган бәрәңге, аш бик тәмле килеп чыга.
Яз ахыры – көн җылынганнан-җылына, чәчкәләр урынына җиләкләр пәйда була. Балалар каникулга китә, велосипедларда йөри, әти-әниләренә һәм колхозга ярдәмләшәләр. Ул бик якты, тыныч заман иде, бернинди террорчылар да, ковидлар да юк иде. Барысы да теләгән җирдә йөри, аларга бөтен дөнья ачык, барысының да күңеле саф иде.
Җәй башлангач, табигать нигъмәтләренә – кыр җиләгенә, гөмбәгә, хәтта кыр чәчкәләре бәйләменә сөендек. Гади тормышлы, үз шатлыклары булган, көн саен хезмәт куйган гади кешеләр. Эш җәза дип кабул ителмәде, ә теләп башкарылды, табигый ихтыяҗ булды.
Еракта калган заман турында менә шундый хатирәләр саклана. Хәтер безне калдырмый, һәм вакыты белән анда сакланганнарны өскә чыгара... Һәм аларны кадерләп сакларга кирәк.
К. КАСЬЯНОВ,
тарихчы.
Рязановка авылы.