24 мартта 1 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең актлар залында хәзерге заманның иң актуаль проблемаларының берсе булган шикәр диабетына багышланган лекция үтте. Чара шәһәрдән һәм районнан йөздән артык кеше җыйды. Алар белгечләрне тыңларга һәм сәламәтлек турында практик белем тупларга килде.
Аудитория алдында әйдәүче экспертлар – медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Ирек Бакиев, “СОГАЗ-Мед” страховкалау компаниясенең Уфа филиалы директоры Диана Фәрахова, медицина фәннәре докторы Ләйлә Фәрхетдинова, химия фәннәре кандидаты Владимир Гәрәев һәм Төбәк эндокринология үзәге мөдире Ләйсән Шәрипова чыгыш ясады.
Спикерлар төп мәсьәләләрне җентекле тикшерде: диабет нәрсәсе белән куркыныч, аны ничек контрольдә тотарга һәм нинди туклану принциплары сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.
Ләйлә Фәрхетдинова билгеләвенчә, еш кына диабет сизелмичә үсешә: глюкозаның артуы бик озак ачык симптомнарсыз барырга мөмкин, ләкин шул ук вакытта ул инде кан тамырларына зыян сала. Нәкъ менә кан тамырларының зарарлануы авыр өзлегүләр – инфаркт, инсульт, күрү сәләтенең начараюы һәм бөер авырулары сәбәпчесенә әйләнә.
Катнашучыларга диабетны контрольдә тотуның өч төп кагыйдәсен хәтергә төшерделәр. Беренчедән, кандагы шикәр күләмен даими күзәтеп торырга кирәк. Кеше шикәр күләме артуын “тоя” дигән киң таралган фикер миф булып чыкты: симптомнар күрсәткечләр бик югары булганда гына күренә. Шул ук вакытта глюкоза күләменең артуы гына түгел, кинәт төшүе дә куркыныч. Бу – организм өчен стресс, ул адреналин бүленеп чыгу һәм йөрәккә йөкләнеш арту белән үтә.
Икенчедән, кан басымын контрольдә тоту мөһим. Һәм, ниһаять, өченчедән – тормыш рәвеше.
Туклануга аерым игътибар бүлделәр. Белгечләр Урта диңгез диетасы принципларына һәм “тәлинкә кагыйдәсе”нә ориентлашырга киңәш иттеләр: рационның яртысын – яшелчәләр, дүрттән бер өлешен – катлаулы углеводлар, тагын дүрттән бер өлешен аксымнар тәшкил итәргә тиеш. Шуның белән бергә алкогольның файдасы турында популяр миф юкка чыгарылды: заманча тикшеренүләр хәвефсез доза булмавын раслый.
Нәрсә ашарга һәм эчәргә ярый:
- яшелчәләр: кәбестә (бөтен төрләре дә), кыяр, баклажан, редис, кишер, диңгез кәбестәсе;
- икмәк: арыш икмәге, хлебцы;
- бөтен ярмалардан боткалар;
- җиләк-җимеш: алма, груша, цитруслылар, чия, слива, җир җиләге;
- кузаклылар;
- майлы булмаган балык: минтай, хек, тәрәч, судак, путассу;
- йомырка: пешереп яки яшелчәле тәбә;
- сөт ризыклары: майлы булмаган әчетеләгән сөт продуктлары, эремчек, сыр;
- майлар: зәйтүн, көнҗет, эрбет, сырганак майлары;
- эчемлекләр: су, яшел чәй, үлән чәйләре, шикәрсез сөтле кофе.
Нәрсәне чикләргә яки бөтенләй кулланмаска:
- кайнатмалар, джем, баллы соклар, йогуртлар, десертлар, туңдырма;
- манный ярмасы, чистартылган оннан макарон;
- шикәр күп булган җимешләр: банан, виноград, киви, ананас, кавын, карбыз;
- кыздырылган яки пешкән бәрәңге, чөгендер, кишер, кукуруз;
- майлы ит, колбаса, ысланган, кыздырылган ризык, соуслар, консервлар, ачы тәмләткечләр;
- тоз;
- алкоголь.
Физик активлык – диабетны контрольдә тотуның тагын бер мөһим элементы. Көненә нибары 30 минут яки атнага 150 минут хәрәкәт сизелерлек нәтиҗә бирә. Хәтта гади йөрү дә кандагы шикәр күләмен төшерергә ярдәм итә.
Эмоцияләр роле турында искә төшерү күпләр өчен көтелмәгән булды: стресс һәм көчле кичерешләр дә глюкоза күләмен арттырырга сәләтле, шуңа күрә психологик халәтне күзәтеп торырга кирәк.
Чараның практик өлеше аерым кызыксыну уятты. Кунаклар табиб-эндокринологтан консультация ала, призлар уйнатуда катнаша һәм файдалы ризыклар – яшелчә салаты һәм тунец белән авокадодан бутербродлар әзерләү буенча мастер-класста катнаша алды.
Моннан тыш, һәр катнашучыга диабеты булган кешеләр өчен махсус браслет бирелде. Андагы QR-код ярдәмендә кешенең хәле һәм беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре турында тиз арада мәгълүмат алырга була.
Белгечләр мәгълүматы буенча, бүген Русиядә диабет чирле 6 миллионга якын кеше исәпләнә, ә Башкортстан республикасында – 150 мең чамасы. Шуның белән бергә авыру “яшәрә”, бу аны профилактикалауны аеруча актуаль итә.
Билгеләп үтәбез, 2025 елда Стәрлетамакта Төбәк эндокринология үзәге эшли башлады. Аның бурычы – эндокрин авырулары булган пациентларга медицина ярдәме сыйфатын яхшырту.
Биредә инде профильле кабинетлар, шул исәптән офтальмология кабинеты, "диабетик табан" кабинеты һәм “диабет мәктәбе” эшли. Анда пациентларны диагноз белән хәвефсез яшәргә өйрәтәләр.
Аена бер тапкыр үзәк “ачык ишекләр көне” үткәрә. Бу вакытта теләгән һәркем алдан язылусыз белгечләрдән консультация алырга мөмкин.
Шикәр диабеты – ул җитди авыру, әмма җаваплы караганда, кешегә тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкинлек биреп, аны контрольдә тотып була.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.