Кыска яңалыклар
Быел республикада, федераль трассаларны исәпкә алмаганда, 570 км юл, шулай ук 23 күпер ремонтланачак.
- Быел республикада, федераль трассаларны исәпкә алмаганда, 570 км юл, шулай ук 23 күпер ремонтланачак. Юл челтәрен төзүгә, ремонтлауга һәм карап тотуга 44,7 млрд сум акча бүленәчәк, шул исәптән 7,2 млрд сум – федераль бюджеттан.
-
- Башкортстанның пассажирлар ташучы иң эре компаниясе – “Башавтотранс” автобус паркын яңартачак. Уфа һәм Нефтекамадагы филиаллар 73 яңа автобус алачак. Аларны иң тыгыз маршрутлар буенча җибәрәчәкләр.
-
- Халыкара гимнастика федерациясе башкарма комитеты Русия спортчыларыннан чикләүләрне алды һәм аларны флаг һәм гимн белән турнирларга кертте.