

26 май – Русия эшкуарлары көне
Безнең районда хезмәт сөючән һәм эшлекле кешеләр яши, үз бизнесларын булдырып һәм үстереп, алар муниципалитет икътисадын үстерүгә өлеш кертә. Дәүләт алар өчен төрле программалар эшләп чыгарды, субсидияләр, компенсацияләр, льготалар һәм башка төр ярдәм тәкъдим итә. Бу хакта район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары, бизнес-шериф Илгиз АЗНАЕВ белән әңгәмәләштек.
- Илгиз Ишкәлиевич, хәзерге заман чакырулары күзлегеннән бизнес-шериф хезмәте алдында нинди бурычлар тора?
- Төп бурычларның берсе – бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру. Чөнки кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, территориянең икътисади һәм социаль нигезен формалаштырып, муниципалитетка гаять зур файда китерә. Алар җирле халыкның мәшгульлеген тәэмин итә, салымнар исәбенә бюджетны тулыландыра, көндәшлекне һәм инфраструктураны үстерә, мөһим социаль бурычларны хәл итәргә булыша, халыкның тормыш сыйфатын яхшырта. Шуңа күрә без эшкуарларга һәрьяклап ярдәм итәбез – шәхси предприятие һәм юридик затларны теркәүдә, җир участоклары сайлауда һәм ташламалы шартлар белән биналар табуда булышабыз. Моннан тыш, безнең хезмәт белгечләре, кирәкле ресурслар һәм ярдәм алу өчен финанс учреждениеләре һәм власть органнары белән үзара эш итүне дә кертеп, проектларны гамәлгә ашыруның барлык этапларында эшкуарларны озата баруны тәэмин итә.
- Безнең районда ничә эшкуар бар һәм алар үз бизнесларын ниди өлкәләрдә алып бара?
- 2025 ел йомгаклары буенча районда 1 862 эшкуарлык субъекты теркәлгән, бу үткән ел күрсәткеченнән 190га күбрәк. 4 931 үзмәшгуль исәпләнә. Мәшгульлек өлкәсенә килгәндә исә, эшкуарлык субъектларының 38,6 проценты – сәүдә өлкәсендә, 7,7 проценты – авыл хуҗалыгында, 10 проценты – төзелеш, 9,2 проценты – эшкәртү, 9,4 проценты – транспортировкалау һәм саклау тармагында, 24,8 проценты башка тармакларда эшли.
- Безнең район эшкуарлары дәүләттән нинди ярдәмгә исәп тота ала?
- Стәрлетамак районы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, салым льготаларын, ташламалы кредитларны, грантларны һәм СВОда катнашучылар өчен махсус программаларны да кертеп, төрле дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана ала. Мәсәлән, “Башкирская микрокредитная организация РБ” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы елына 4,5 проценттан алып ставка белән 6 айдан алып 3 елга кадәр срокка 100 мең сумнан башлап 5 миллион сумга кадәр ташламалы микрозайм тәкъдим итә. “БР төбәк лизинг компаниясе” акционерлык җәмгыяте 8 программа буенча ташламалы лизинг тәкъдим итә. Лизингның срогы – 7 елга кадәр, финанслау суммасы – 0,5 миллион сумнан алып 50 миллион сумга кадәр. БР Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы тарафыннан туризм өлкәсендә грант ярдәме күрсәтелә. Ул капиталь булмаган модульле урнашу урыннары, ел әйләнәсенә эшләүче йөзү бассейны, пляж комплексы булдыруга, туристик җиһазлар сатып алуга тәкъдим ителә. Ярдәм суммасы, юнәлешенә карап, 10 миллион сумга кадәр.
- Эшкуарлар хакимият ярдәменә дәгъва итә аламы?
- Әйе, район территориясендә “Башкортстан Республикасы Стәрлетамак районы муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү” муниципаль программасы эшли. Әлеге программа кысаларында эш башлаучы эшкуарлар да, гамәлдә булганнары да финанс ярдәм алырга мөмкин.
- Сораулар туганда, эшкуар кайда мөрәҗәгать итә ала?
- Шәхсән бизнес-шерифка (Стәрлетамак шәһәре, Карл Маркс урамы, 118 нче йорт, 23 нче каб., тел.: 8-965-646-45-55) яки аның хезмәте белгечләренә (Стәрлетамак шәһәре, Ходайбирдин урамы, 156 нчы йорт, 2 нче кат, 35 нче каб., тел.: 8 (3473) 25-39-80) мөрәҗәгать итеп, санап үтелгән һәм башка, шул исәптән авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм төзелеш өлкәләрендә, шулай ук “Социаль предприятие” статусы бирелгәндә яки Халык мәшгульлеге үзәге белән социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәткәндә, дәүләт ярдәме чаралары турында җентеклерәк белергә була.
- Эшкуарлар һәм үз эшен башлап җибәрергә планлаштыручылар өчен мәгълүмат киңлеге ничек эшли?
- Әйтеп үткәнчә, без озатып барабыз, консультацияләр бирәбез, кызыксынган затларга проектны гамәлгә ашыруның барлык стадияләрендә дә ярдәм күрсәтәбез. 2025 елда 900дән артык шәхси кабул итү үткәрелде, безнең хезмәткәрләр 100дән ашу инвестиция проектын озатып бара. Нәкъ менә шундый алым бизнес-берләшмә белән нәтиҗәле диалог корырга мөмкинлек бирә.
Билгеләп үтәргә кирәк, MAX һәм Telegram мессенджерларында безнең бизнес-чат эшли, анда 600дән артык кеше катнаша. Биредә дәүләт ярдәме чаралары буенча актуаль мәгълүмат көн саен бастырыла. Моннан тыш, Стәрлетамак районы эшкуарлары берлеге төзелде һәм эшли, авыл биләмәләрендә эшкуарлар белән күчмә очрашулар үткәрелә. Шулай, 2025 елда без районның барлык авыл биләмәләрендә булдык, 150дән артык эшкуарга методик ярдәм күрсәттек.
Әлеге эш нәтиҗәсендә Стәрлетамак районында 2025 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 10,3 процентка артты, бу республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак.
- Билгеле булганча, кече һәм урта бизнес вәкилләре белән эшләүдә “Эшкуарлык сәгате” форматы яхшы нәтиҗә бирә.
- Чыннан да, без һәр проектны “Эшкуарлык сәгате”ндә карыйбыз, анда профильле белгечләр белән берлектә проблемалы моментларны тикшерәбез һәм аларны хәл итү юлларын табабыз. 2025 елда шундый 56 киңәшмә үткәрелде, 20,3 млрд сум гомуми суммага проектлар каралды.
Әлеге схема гади, әмма шактый гына нәтиҗәле эшли: кеше идеясе яки проблемасы белән килә, үз проектын тәкъдим итә һәм киңәшләр ала – документларны кайда оформить итәргә, нинди субсидияләр бар, ничек бина алырга һәм инфраструктураны тоташтырырга, финанслау мәсьәләсе белән кайда мөрәҗәгать итәргә. Шуннан соң җаваплы оешмалар мәсьәлә өстендә эшли башлый.
- Ә кече һәм урта эшкуарлык субъекты грант программасында катнашырга теләсә, нәрсәләр эшләргә тиеш?
- Әгәр бу Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча грант булса, эшкуар эшчәнлеген программа критерийларына туры килүгә тикшерәчәкләр. Кайбер грантлар өчен шәхси эшкуар яки КФХ башлыгы сыйфатында теркәлү; милектә яки арендада җир участогы булу; агросәнәгать комплексында билгеле бер эш стажы яки гамәлдәге агробизнес булу; салымнар һәм җыемнар буенча бурычлар булмау кебек шартлар мәҗбүри. Шулай ук бизнесыгызның кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрына керү-кермәвен тикшерәчәкләр. Киләсе этап бизнес-план әзерләү булачак, анда проектның җентекле тасвирламасы, грантка ихтыяҗ барлыгына дәлилләр, чыгымнар һәм көтелгән нәтиҗәләр исәп-хисабы булырга тиеш. Анда грантның бизнесны үстерергә һәм конкрет күрсәткечләргә ирешергә (мәсәлән, продукция күләмен арттыруга, яңа эш урыннары булдыруга) ничек ярдәм итәчәген күрсәтү мөһим. Аннары документлар җыела һәм электрон бюджет аша заявка бирелә.
- Безнең районда инвестицияләр җәлеп итү динамикасы нинди?
- Стәрлетамак районы инвестицияләр җәлеп итүдә уңай динамика күрсәтә, бу хакта кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һәм үзмәшгульләр саны артуы, шулай ук төп күрсәткечләрнең үсүе һәм эре проектларны гамәлгә ашыру сөйли. Агымдагы ел ахырына кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектлары санын 5 процентка арттыру буенча республикадагы уртача күрсәткечләрне үтәрбез дип көтәбез.
Эре һәм урта оешмалар буенча финанслауның барлык чыганаклары хисабына төп капиталга инвестицияләр күләме 2023-2024 елларда 127 процентка артты һәм 1 млрд 795 млн сумга җитте. 2025 елда ул 2 млрд 6 млн сум тәшкил итте, алдагы елның шул ук чорына карата 107 процентка артты. 2025 елда 1 млрд 460 млн сум гомуми суммага 37 инвестиция проекты гамәлгә ашырылды. Алар арасында – “Үсемлекчелекне һәм терлекчелекне үстерү” (Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте – 754,6 млн сум), юл буе сервисы объектларын төзү (шәхси эшкуар Курагин Д.Ю., шәхси эшкуар Чернов Д.Г. – 201 млн сум), ял базасы (шәхси эшкуар Маслейчук А.В. – 111,2 млн сум), юл буе сервисы объекты (“Стройзаказ” җәмгыяте – 90 млн сум) һәм башкалар. Гомуми суммасы 58 млрд 690 млн сум булган 31 проект хәзерге вакытта гамәлгә ашыру стадиясендә, анда 1500 эш урыны булдыру планлаштырыла.
2025 елда Башкортстан Республикасы Башлыгының “Ел казанышы” гранты рейтингында кече эшкуарлык субъектларының төп капиталга инвестицияләр күләме буенча безнең район икенче урында тора.
- Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Илгиз Ишкәлиевич. Бәйрәм белән, район бизнесын үстерүдә уңышлар юлдаш булсын.
Сорауларны Л. ПЫЛАЕВА бирде.