Авыл тормышы
+16 °С
Облачно
Җәмгыять
1 Июня , 04:00

Үземә эшләргә ярдәм ит

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне җәмгыять яшь буынның иминлеге, сәламәтлеге һәм хокуклары турында сөйли. Тик балаларны яклау ул “теплица шартлары” тудыру һәм тоталь контроль ясау түгел. Ул аның эчке табигатенә сакчыл караудан һәм аның автономиягә хокукын танудан гыйбарәт. Мария Монтессори системасының “Миңа моны үземә эшләргә ярдәм ит” дигән легендар девизы гуманлы тәрбия асылын барыннан да ачыграк чагылдыра.  

Үземә эшләргә ярдәм итҮземә эшләргә ярдәм ит
Үземә эшләргә ярдәм ит

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне җәмгыять яшь буынның иминлеге, сәламәтлеге һәм хокуклары турында сөйли. Тик балаларны яклау ул “теплица шартлары” тудыру һәм тоталь контроль ясау түгел. Ул аның эчке табигатенә сакчыл караудан һәм аның автономиягә хокукын танудан гыйбарәт. Мария Монтессори системасының “Миңа моны үземә эшләргә ярдәм ит” дигән легендар девизы гуманлы тәрбия асылын барыннан да ачыграк чагылдыра.

Ни өчен балаларга мөстәкыйльлек бирү мөһим? Олылар бала өчен барысын да эшләргә омтылганда, алар аңа аю хезмәте күрсәтә. Мөстәкыйльлек – ул үз-үзеңне дөрес бәяләү һәм тәнкыйди фикерләүнең нигезе. Балага ботинкасын шнурларга, кием сайларга яки хатасын төзәтергә мөмкинлек биреп, без аңа “Син булдырасың. Синең кулыңнан килә” дигән фикерне җиткерәбез.

Мөстәкыйльлек түбәндәге сыйфатларны үстерә:

- җаваплылыкны. Бала гамәлләре һәм аларның нәтиҗәсе арасындагы туры бәйләнешне күрә;

- үз-үзенә ышанычны. Һәр уңышлы адым үз көченә ышаныч формалаштыра;

- җайлашучанлык. Авырлыкларны әти-әнисез хәл итә белү реаль тормышка әзерли.

Безнең заманның күренекле педагогы Амонашвили, һәр бала куәтле эчке двигатель белән туа, дип исәпли. Шалва Александрович балаларның үз-үзен тотышын һәм омтылышларын билгеләүче өч төп һәвәслекне атый.

Үсешкә һәвәслек. Бала – ул мәңгелек өйрәнүче. Ул даими рәвештә дөньяны танып белергә, авырлыкларны җиңәргә, яңа күнекмәләрне үзләштерергә һәм үз офыкларын киңәйтергә омтыла. Өлкәннәрнең бурычы – бу омтылышны тыюлар белән сүндермәү, ә ачышлар өчен имин шартлар тудыру.

Олыгаюга һәвәслек. Балалар өлкәннәргә охшарга тели. Алар безнең гадәтләрне, ишарәләрне һәм сүзләрне кабатлый. Көч һәм компетентлылыкка ирешү алар өчен олыгаюны аңлата. Бу омтылышны күрү һәм хуплау, көчләреннән килгән эшне ышанып тапшыру мөһим.

Иреккә һәвәслек. Бу анархиягә чакыру түгел, ә сайлау һәм бәйсезлеккә ихтыяҗ. Бала гиперопекага каршы баш күтәрә, чөнки аның табигате карарлар кабул итү өчен шәхси киңлек таләп итә.

Монтессори мохите, көчле шәхес тәрбияләүгә ачкыч буларак, шушы өч һәвәслек гармонияле үсеш алырлык итеп төзелгән. Биредә барысы да бала шәхесенең мөмкинлекләренә һәм һәрьяклап үсешенә җайлаштырылган. Мондый киңлектә мәҗбүриләүгә урын юк, ләкин аңлы сайлауга урын бар.

Төгәл кагыйдәләр һәм сайлау кысаларында ирек изге күңелле һәм көчле шәхес, шулай ук чын патриот тәрбияләргә ярдәм итә. Патриотизм лозунглардан түгел, ә үзеңә, әйләнә-тирәдәге кешеләргә һәм үз йортыңа хөрмәт хисеннән туа. Хезмәте бәяләнгән бала үзен уратып алган әйберләрне сакларга, мәдәниятен яратырга һәм җәмгыять файдасына иҗат итәргә өйрәнә.

Балаларны яклау көне – балачакны данлау өчен яхшы сәбәп. Балачак шатлык, ышаныч һәм абсолют бәхет белән тулы булырга тиеш.

Д. ТАЙСИНА,

Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы,

“Аманат” хосусый балалар бакчалары челтәре мөдире.

Ю.Нестеренко фотосы/редакция архивыннан.

 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас