Авыл тормышы
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
17 Июля , 07:25

Хокукый яклау: СВО һәм гаилә

Хөрмәтле гәзит укучылар! Гәзитебез битләрендә яңа рубрика ачыла. Яңа проектта профессиональ юрист аңлатмаларын бастырачакбыз, гамәлдә булган суд карарларын җентекле тикшерәчәкбез һәм сезнең сорауларга җавап бирәчәкбез.

Хөрмәтле гәзит укучылар! Гәзитебез битләрендә яңа рубрика ачыла. Бүген, күп кенә якташыбыз хәрби бурычлар үтәгән, ә туганнары аларны өйдә көткән вакытта, юридик ярдәм мәсьәләләре бик мөһимгә әйләнә. Кешеләрнең еш кына бюрократик четереклелекләргә тап булуын, үзләренең хокукларын белмәвен яки тиешле льготаларны һәм түләүләрне дөрес оформить итә алмавын күрәбез. Яңа проектта профессиональ юрист аңлатмаларын бастырачакбыз, гамәлдә булган суд карарларын җентекле тикшерәчәкбез һәм сезнең сорауларга җавап бирәчәкбез. Безнең максат – махсус хәрби операциядә катнашучы бер кеше дә һәм бер гаилә дә яклаусыз калмасын өчен, катлаулы закон телен һәркемгә дә аңлаешлы итү.

Тәрбияләмәгән, әмма түләүләргә дәгъва итә

“Минем улым хәрби хезмәткәр иде. Кызганычка, ул юк инде. Аның күп еллар элек гаиләдән киткән әтисе бар, ул алиментлар түләмәде һәм улын тәрбияләүдә катнашмады. Хәзер шул әти түләүләрнең һәм мирасның бер өлешен алырга тели. Улы өчен чынында чит кеше булган икән, суд мондый атаның дәгъвасын кире кага аламы?”

Юрист Светлана СТРЕЦКУЛ җавап бирә:

- Дәүләттән шактый зур матди ярдәм булу сәбәпле, шул исәптән СВОда катнашучы хәрби хезмәткәр һәлак булганнан соң да, хәрбинең әнисе тормышында көтмәгәндә күп еллар элек аларның барлыгы турында оныткан, баланы берничек тә тәэмин итмәгән һәм аны тәрбияләүдә катнашмаган элекке тормыш иптәше – хәрби хезмәткәрнең әтисе (киресенчә дә булырга мөмкин) пәйда булган очраклар сирәк түгел.

Моңа охшаш дистәләгән эшне хәл иткән РФ Югары судының хокукый позициясе, РФ Югары судының Президиумы тарафыннан 2020 елның 23 декабрендә расланган 4 санлы (2020 ел) Суд практикасы обзорының 6 нчы пунктында белдерелгән: “Һәлак булган хәрби хезмәткәрнең ата-анасында ул һәлак булу сәбәпле бер тапкыр бирелә торган пособие һәм страховка суммасы төрендә социаль ярдәм чараларына хокук барлыгы турында бәхәсне хәл кылганда, мондый затны тәрбияләү, үстерү, матди яктан тәэмин итү буенча аларның гамәлләре һәм фактта булган гаилә мөнәсәбәтләре исәпкә алына. Ата-ана бурычларын үтәүдән качкан хәлдә, мондый ата яки ана һәлак булган хәрби хезмәткәр белән туганлык фактына нигезләнгән социаль ярдәм чараларын алу хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин”.

Шулай итеп, ата-ананың берсе бала тормышында катнашмаган, әмма шул ук вакытта ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән хәлдә, вакыт узгач, махсус хәрби операциядә катнашкан улы һәлак булганнан соң мирас һәм түләүләр алуга хокуклымын дип уйлаган икән, икенче ата-ана дәгъвасы буенча, тигезлек һәм гаделлек принципыннан чыгып, ул суд тәртибендә әлеге хокуктан мәхрүм ителергә мөмкин.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас