Авыл тормышы
+14 °С
Облачно
Җәмгыять
31 Июля , 06:45

Гаилә – төп байлык

Гәзит редакциясендә тантаналы шартларда “Минем яраткан гаиләм” республика конкурсының район этабында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы узды.

ХәбибуллиннарХәбибуллиннар
Хәбибуллиннар
ГригорьевларГригорьевлар
Григорьевлар

 Әлеге конкурс Башкортстанда игълан ителгән Зур һәм тату гаилә елына багышланды һәм чын мәгънәсендә гаилә кыйммәтләре, җылылык һәм үзара аңлашу бәйрәменә әйләнде.

Хәтерегезгә төшерәбез, бәйге 18 июньдә башланды һәм 15 июльгә кадәр дәвам итте. Ул “Сельские нивы” гәзитенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә үтте. Катнашучылар үзләренең гаилә тарихлары, фотосурәтләре белән уртаклашты, дулкынландыргыч мизгелләр турында сөйләде. Финалга чыгучылар “Макс” мессенджерындагы каналыбызда язылучыларның тавыш бирү йомгаклары буенча билгеләнде. Конкурс зур кызыксыну уятты, һәр гаилә тамашачыларның мәхәббәтен һәм ярдәмен тойды.

“Минем яраткан гаиләм” республика конкурсының район этабында беренче урын лаеклы рәвештә Саратовка авылыннан Хәлиловлар гаиләсенә бирелде. Җылылык һәм бердәмлек белән тулы тарихлары бер тавыш бирүчене дә битараф калдырмады. Икенче урында – Бүреказган авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе. Аларның татулыгы, бер-берсенә ярдәмләшеп торуы һәм туган якны яратулары күпләр өчен үрнәк булды. Өченче урынга Ишпарсово авылыннан Григорьевлар гаиләсе лаек булды. Алар бәхетнең гади һәм ихлас гаилә традицияләреннән гыйбарәт  булуын исбатлады.

Басманың баш мөхәррире Альбина Коваленко җиңүчеләрне котлады, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды һәм һәр катнашучы гаилә – җиңүче булуын билгеләде.

- Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елында шундый җылы, матур конкурс үткәрүебез куанычлы. Районыбызда нинди күркәм, ныклы һәм тату гаиләләр яшәвен күрдек. Актив тормыш позициягез һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә иминлек, гаилә учагы җылысы, игътибар һәм, әлбәттә инде, мәхәббәт телибез, - дип мөрәҗәгать итте финалга чыгучыларга Альбина Альбертовна.

Гәзит редакциясе җиңүчеләрне ихлас котлый! Сезнең үрнәк башка гаиләләрне дә игелекле эшләргә илһамландырсын, йортларыгызда һәрвакыт тынычлык, иминлек һәм татулык хакимлек итсен. Чөнки гаилә – ул һәркайсыбызның да төп байлыгы.

А. ДӘҮЛӘТОВА.

И. ГОЛУБЕВА фотосы.

     

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас