

Михаил Семенович Почанин Золотоношка авылы мәктәбендә эшли. 44 елда мәктәп танымаслык булып үзгәргән: башка дәреслекләр, яңа технологияләр барлыкка килгән, берничә буын укучы алмашынган. Берәүләр өчен ул – катлаулы теманы аңларга ярдәм итүче укытучы, икенчеләр өчен – киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган кеше.
Михаил Семенович 1961 елда Садовка авылында туган. Ул дәвам иткән педагоглар династиясе 1929 елдан башланган. Картәтисе Садовкада укытучы булып эшләгән. Ул сугышка киткән һәм аннан инде әйләнеп кайтмаган – хәбәрсез югалган. Әнисе Талалаевка авылыннан булган, география укыткан, ә аннан соң тел белгече булган. Әтисе дә башта тел белгече булып эшләгән, соңрак хезмәт дәресен алып барган, аннан соң башлангыч хәрби әзерлек буенча укыткан.
Гаиләдә алар биш бала булган, Михаил Семенович – иң кечесе. Мәктәп тормышларының бер өлеше булган, шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган да. Апасы да мәгариф өлкәсендә эшләгән, аннан соң хаклы ялга чыкканчы балалар бакчасы мөдире булган. Аның кызлары гаилә традициясен дәвам иттергән һәм тормышларын шулай ук педагогика белән бәйләгән.
Мәктәп тәмамлаганнан соң, Михаил Семенович Стәрлетамак педагогия институтының әдәбият факультетына
укырга кергән. Керү имтиханын әле булса хәтерли. Биремнәрнең берсендә “Горе от ума” әсәреннән өзек – Чацкий монологы булган.
Педагогик практиканы шәһәрнең 4 нче мәктәбендә үткән. Шулай килеп чыккан ки, Михаил Семеновичка дәресләрдә булырга гына түгел, ә укытучыны алмаштырырга туры килгән, шуңа да студент чагында ук ул класс белән эшләү тәҗрибәсе алган. Дүртенче курста да өч ай укыткан.
Институт тәмамлаганнан соң, яшь белгеч Золотоношка авылы мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып килгән. Укучылар күп булмаган, Михаил Семенович алар белән бик тиз уртак тел тапкан. Өстәвенә аңа шунда ук югары сыйныфларны биргәннәр.
Эшләү дәверендә күп нәрсә үзгәргән. Бүген педагоглар карамагында заманча технологияләр, яңа укыту материаллары, башка мөмкинлекләр бар. Ә Михаил Семенович мәктәптә сәяси мәгълүмат һәм һәр дүшәмбе класс сәгате үткәрелгән заманны да хәтерли. Укучылар төрле темалар буенча чыгыш ясарга әзерләнгән: кемдер – спорт өчен, икенчеләр терлекчелек өчен җавап биргән, ә кемдер башка вакыйгаларны күзәтеп барган.
Җәмгыятькә файдалы хезмәт тә булган. Укытучы укучылар белән бергә дуңгызчылык фермасына, мастерскойга, сөтчелек фермасына йөргән. Мәктәп тормышы дәресләр белән генә чикләнмәгән. Михаил Семенович балаларны конкурсларга, ярышларга һәм конференцияләргә йөрткән, аларга үзләрен мәктәптән читтә дә күрсәтергә мөмкинлек биргән.
Бүген Михаил Семенович элеккечә Золотоношка авылы мәктәбендә укыта. Аңа барыннан да ныграк рус телен укыту ошый. Анда кагыйдәләр даими рәвештә кабатлауны таләп итә. Алар
таблицалар белән эшли, зур дәфтәр алып бара, анда материалны язалар. Кайчак мондый дәфтәрләр абый-апаларыннан киләсе буын укучыларга күчә.
Әдәбиятка Михаил Семенович башкачарак якын килә. Югары сыйныфларда ул дәреслек материалы белән генә чикләнми. Укучылар биремнәрне үти, хәбәрләр әзерли, укытучы лекцияләрен тыңлый, әсәрләр турында фикер алыша.
Бөтен балаларга да бертөрле якын килеп булмый, дигән карашта ул. Кемдер укыганны җиңел генә сөйләп бирә, әмма фикер йөртергә теләми. Икенчесенә, киресенчә, текстны сөйләве авыр, аның каравы ул әсәр турында озак уйланырга, ә аннан соң үз фикерен белдерергә мөмкин.
Әлбәттә, идеаль дәресләр булмый. Балалар шаярган, сөйләшкән, игътибарларын читкә юнәлткән чаклар да булгалый. Ләкин Михаил Семенович тавыш күтәрү яклы түгел. Мондый очракларда ул тынып калырга яки акрынрак сөйли башларга мөмкин. Балалар үзгәрешне тиз сизеп ала һәм акрынлап тынычланалар.
Укытучының үз кагыйдәсе бар: “Тынлык телисең икән – акрынрак сөйлә”. Дистәләгән еллар эшләү дәверендә ул тынычлыкның еш кына кисәтүдән яхшырак тәэсир итүенә инанган.
Педагогика Михаил Семеновичның гаилә тормышында да мөһим урын били. Аның хатыны Нина Владимировна гомере буе математика укытучысы булып эшләгән. Алар мәктәптә, Нина Владимировна практика үтәргә килгәч, танышкан.
Быел гаилә пары 40 ел бергә гомер итүләрен билгеләгән. Кызлары Иринаны һәм уллары Дмитрийны тәрбияләп үстергәннәр. Ирина хезмәт укытучысы белгечлеге алган. Дмитрий авиация уку йортын тәмамлаган.
Ә хәзер гаиләдә яңа буын үсә – Михаил Семенович белән Нина Владимировнаның өч оныгы бар. Картәти кеше буш вакытын алар белән үткәрергә тырыша.
Сорау – җавап
- Эшегездә барыннан да бигрәк нәрсә ошый?
- Балалар белән аралашу. Класста өч кеше генә утырса да, алар белән барыбер кызык. Һәркемнең үз характеры.
- Бүгенге мәктәп укучыларында нинди проблемалар ешрак сизелә?
- Балалар аз укый башлады. Шуның аркасында аларга үз фикерләрен җиткерү авыр. Еш кына җавап “әйе” яки “юк” белән чикләнә. Ә ни өчен шулай уйлауларын аңлатуны сорасаң, кыенлыклар туа.
- Хәзер күпләр аудиокитапларны өстен күрә. Сез моңа ничек карыйсыз?
- Аудиокитап файдалы булырга мөмкин, ләкин ул гадәти укуны тулысынча алыштыра алмый. Менә, мәсәлән, дәрестә без “Дубровский”ны өйрәнәбез, һәм аның портретын, тышкы кыяфәтен тасвирлауны табарга кирәк. Әсәрне тыңлаган бала моны ничек эшли ала? Үзең укысаң, кирәкле урынга кайтырга, тасвирламаны табарга, аны яңадан укырга мөмкин.
- Балаларга нинди темалар авыррак бирелә?
- Аларга рәвешне сыйфаттан аеру кыен. Күпләр теркәгечләрне һәм теркәгеч сүзләрне бутый. Алтынчы сыйныфта фразеологизмны бер сүз белән алыштырырга кирәк булган биремнәр бар. Монда материалны белү генә түгел, гыйбарәнең мәгънәсен дә аңларга кирәк.
- Ә кайсы темалар ошый?
- Бишенче сыйныф укучыларына лексика ошый. Күп мәгънәле һәм бер мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне теләп өйрәнәләр. Үз мисалларыңны китерергә, бер сүзнең төрле мәгънәләрен эзләргә мөмкин. Балаларга мондый эш кызыклы.
- Балалар өчен нәрсә катлаулырак – орфографияме, пунктуацияме?
- Орфография. Рус телендә орфограммалар күп, якынча 70 төп орфограмма бар. Һәркайсының үз номеры бар, һәм мин һәрвакыт балалардан аларны яттан белүләрен сорый идем. Алдыңда нинди орфограмма икәнен белсәң, кагыйдәне искә төшерү җиңелрәк.
- Сезнеңчә, мәктәп программасында балаларга өйрәнергә иртәрәк булган әсәрләр бармы?
- “Дубровский”ны алтынчы сыйныфта өйрәнергә иртәрәк дип исәплим. Дубровский ни сәбәпле юлбасар булып киткән, кем ул Дефорж, ни өчен геройлар нәкъ шулай эшли, ә башкача түгел – балаларга әлегә боларны аңлавы авыр. “Метель” әсәрен дә, минемчә, алтынчы сыйныфта өйрәнергә иртәрәк.
- Укучыларга китап укырга кирәклеген ничек аңлатасыз?
- Беренчедән, уку дөньяга карашны формалаштыра. Икенчедән, сөйләмне үстерә, белем дәрәҗәсен киңәйтә. Бишенче сыйныфта минутына 170 сүз укыган укучым бар иде. Кайчак мин аны башка балалар янына дәрескә алып килә идем.
- Һәр укучыга нинди китап укырга киңәш итәр идегез?
- Николай Островскийның “Как закалялась сталь” китабын. Ул тәрбияли, һәм балаларга кешеләрнең элек ничек яшәгәнен белү файдалы. Яхшы хәтерлим: безнең дә бригадалар бар иде, авыл буйлап йөри, коймалар буйый, төрле эшләрдә булыша идек. Бишенче сыйныфтан басуда булдык. Хәзер барысы да башкача, шуңа күрә балаларга әти-әниләре, әби-бабайларының ничек яшәгәнен белү кызык.
- Сез нинди әсәрләрне аеруча яратасыз?
- “Молодая гвардия”, “Война и мир” китапларын берничә тапкыр укыдым. Борис Пастернакның “Доктор Живаго” әсәре дә ошый.
- Хәзер мәктәп укучылары еш куллана торган сленгка һәм алынма сүзләргә ничек карыйсыз?
- Тискәре, бигрәк тә алар нормаль рус сүзләрен алыштырганда. Хәзер балалар “ок”, “спс” “прив” диләр, дәфтәрләрдә “упр” дип язалар. Мин шунда ук моңа игътибар итәм һәм моның белән көрәшергә тырышам.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.