Авыл тормышы
+14 °С
Облачно
Җәмгыять
28 Августа , 09:33

Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Ел саен җәйнең соңгы көнендә ветеринария табиблары үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Бу терлекләр саулыгын һәм илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү эшен күңел кушуы буенча сайлаган кешеләр көне. Фермадан алып прилавкага кадәр – бөтен этапларда да терлекчелек продукциясе сыйфатын, азык-төлекне саклау һәм эшкәртү кагыйдәләре үтәлүен контрольдә тотып, көндәлек, еш кына җиңел булмаган хезмәтегез белән сез кешеләрне куркыныч йогышлы авырулардан саклыйсыз.
Бүген Стәрлетамак районы ветеринария хезмәте үз эшенә тугрылыклы һөнәрманнарны берләштерә. Аерым рәхмәт сүзләре – хезмәт ветераннарына. Сезнең күпьеллык тәҗрибәгез, һөнәргә тугрылыгыгыз һәм зирәклегегез бүгенге көндә яшь белгечләр өчен ныклы нигез булып тора. Ветеринария хезмәтенең иң яхшы традицияләрен саклап, сез яшьләргә осталык эстафетасын тапшырасыз.
Җаваплы хезмәтегез, һөнәри бурычыгызга тугры калуыгыз һәм районны үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар, казанышлар һәм һөнәри үсеш, сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, тынычлык, иминлек һәм изгелекләр телим! Хезмәтегез һәр көн шатлык китерсен сезгә, йортларыгызда җылылык һәм уңайлылык хакимлек итсен! 

Р. СӘМИГУЛЛИНА,
район хакимияте башлыгы.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас