Авыл тормышы
+9 °С
Ясно
Җәмгыять
28 Августа , 09:56

Социаль челтәрләрне авыл тормышына алыштырдылар

20 августта район мәдәният сараенда “Блогерлар авылда” дип аталган реалити-шоу тәкъдим ителде

Фойеда тәүге минутлардан ук зур вакыйга буласы тоемлана иде. Кунаклар һәм катнашучылар кызыл келәмнән узды, фотога төште, аралашты. Мәдәният сарае эчендә урын алган декоратив паннолар, себерке, сандык, борынгы көнкүреш әйберләре һәм башка атрибутлар авыл колоритын тудыра иде.

Кичәнең төп геройлары – шоуда катнашучыларга сәхнәгә чыгып, тамашачыларны үз тарихлары белән таныштырырга кирәк иде. Блогерлар үзләре турында сөйләде, тәэссоратлары белән уртаклашты, ә кайберләре җырлар башкарды һәм шигырьләр укыды. 
Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Проектта катнашучылар – актив тормыш позицияле, яңаны сынап карарга һәм кызыклы инициативаларны үстерергә әзер кешеләр, дип ассызыклады ул. 

- Әлеге вакыйганың Стәрлетамак районында узуы сөендерә. Районыбызның креатив индустрияләрне үстерүдә лидерларның берсе булып торуына без бик шат, - диде Рита Сәмигуллина һәм проектка уңышлар теләде. 
Шулай ук район башлыгы Стәрлетамак районы турында видеороликлар төшергән блогерларга бүләкләр тапшырды. “Иң яхшы ролик” номинациясендә Евгений Ефимов җиңүче булды. Олег Максимов патриотик видеоролик өчен аерым билгеләнде. 

Тантанадан соң тамашачылар реалити-шоуның беренче сериясен карады. Гадәти булмаган шартларда калган ун блогерның тарихы нәкъ менә шуннан башлана. Авылга килеп җитү белән, аларга беренче кыенлыклар белән очрашырга туры килә: итек эзләргә, усадьбага барып җитәргә, ризык һәм су табарга. 
“Преображение” продюсерлык үзәге тамашачыларга сәхнә артын һәм төшерүнең ничек барганын күрергә мөмкинлек биргән махсус видеоматериал да әзерләгән иде. 
- Төп эшем партнерлар эзләүдән гыйбарәт булуга карамастан, төшерү мәйданчыгында да булыштым, төшердем, хронометражны контрольдә тоттым. Проектка безнең бөтен команда җәлеп ителде, - дип сөйләде реклама һәм PR коммерция бүлеге җитәкчесе Эльвира Азылгәрәева. 
“Блогерлар авылда” – ул катнашучылар өч көнгә гадәти яшәү рәвешләрен тулысынча алыштырган проект. Шәһәр мохите урынына – авыл көнкүреше, гадәти уңайлылык урынына – сынаулар һәм барыннан да элек үз көчеңә исәп тоту зарурлыгы. 
Блогерларга тамакларын туйдыру турында кайгыртырга, ашарга әзерләргә, сыер саварга, көянтәләп су ташырга, хуҗалыкта эшләргә һәм биремнәр үтәргә туры килде. Җиңүчегә төп приз “Рассвет-Парк”та шәхси участок булды. 
Проект идеясен Оксана Бабикова тәкъдим иткән. Бертуганы Марина Майская белән алар реалити-шоуны алып барды. 
Социаль челтәрләрдә Оксана авыл тематикасын уйламаган җирдән яктырта башлаган. Ул үзен төрле юнәлешләрдә сынап караган: эксперт блогы турында уйланган, матурлык, гаилә һәм көндәлек тормыш турында язган. Ләкин бервакыт авыл турында сөйли башлаган, һәм нәкъ менә шушы контент игътибар җәлеп иткән. Аудитория басмаларга активрак җавап бирә башлаган, яңа язылучылар барлыкка килгән. 
- Кешеләргә авыл тормышы чыннан да кызыклы булуын аңладым. Без гадәти язмаларда туктап калмаска, ә тулы бер реалити-шоу төшерергә карар иттек, - дип сөйли Оксана Бабикова. 
Аның һәм Марина Майская өчен бу шәхси тема да әле. Балачакта алар авылда яшәгән һәм сыер савуның, бакчада эшләүнең һәм авыр физик эшнең нәрсә икәнлеген яхшы беләләр. 
- Кешеләр мегаполистан авылга күченүгә багышланган блоглар төзи. Тынчу офислардан табигатькә чыгасы, иҗат белән шөгыльләнәсе, экологик яктан чис-та азык-төлек ашыйсы килә. Без матур рәсем генә түгел, ә чын авыл тормышын күрсәтергә теләдек, - ди Оксана. 
Реалити-шоу кызларның әти-әнисе яшәгән Олы Аксаково авылында төшерелде. Катнашучылар өчен гадәти булмаган локация әзерләгәннәр: элекке кибет чын авыл өенә әйләнде. Интерьерны борынгы әйберләр – киле, бишек, чуен чүлмәкләр, көянтә, арба тәгәрмәче һәм башкалар белән тулыландырганнар. 
Ел ярым чамасы элек барлыкка килгән идеяне тормышка ашырырга “Преображение” продюсерлык үзәге ярдәм иткән: команда локацияләрне оформить итү, төшерү процессын оештыру һәм проектны алга этәрү белән шөгыльләнгән. 
Кастинг өчен Марина Майская җавап биргән. Ул блогерларга йөздән артык тәкъдим җибәргән: башта Стәрлетамакта, аннары Уфа һәм Казан шәһәрләрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать иткән. Катнашучының шәхесе, аудиториянең активлыгы, кадрда үзен тота белүе һәм, әлбәттә, гадәти образдан чыгу теләге мөһим критерийлар булып торган. 
- Миңа күзәтергә чыннан да кызык-
лы булган кешеләрне табу мөһим иде. Язылучылар саны гына түгел, ә кешенең үз блогында никадәр актив булуы да әһәмияткә ия, - дип сөйли Марина Майская. 
Катнашучылар өч көн дәвамында даими рәвештә диярлек камера объективлары астында булган. Бәхәсләр, аңлашылмаучанлыклар, күз яшьләре һәм, әлбәттә, ихлас ярдәм итү мизгелләре булган. 
Кайбер блогерлар өчен авыл тормышы көтелмәгән хәл булмаган. Надежда Тарасова проектта катнашыргамы-юкмы озак икеләнеп торган. Ул өч бала әнисе, кечесенә нибары ике яшь. Моннан тыш, Надеж-
да туйларны алып баручы булып эшли, ә җәй көне аның графигы аеруча тыгыз. Ләкин кабат чакырганнан соң ул ризалашкан. Ире аны хуплаган, сәфәрне зур булмаган ял буларак кабул итәргә тәкъдим иткән, ә әти-әнисе балаларны карашырга ризалашкан. 
“Авыл тормышына чуму миңа кыен булмады. Балачакта мин күп вакытымны авылда әбиемдә үткәрдем, өстәвенә авыл егетенә кияүгә чыктым, без еш кына каенанам янына кайтып торабыз, – дип сөйли Надежда. – Бу көннәр вакыйгаларга бай булды. Без чыннан да шул тормыш белән яшәдек, һәм мин бик канәгать калдым”. 
Эльмира Мөхәммәтҗанова өчен проект үткәнгә әйләнеп кайту булган, бит аның балачагы Борай районының Шабай авылында узган. 
- Кайбер сынауларда миңа рух көче һәм ныкышмалылыгым бик нык ярдәм итте. Проект аркасында мин үземне тагын да тирәнрәк белүгә ирештем. Үзеңнең нинди икәнеңне күрү өчен, кайчак гадәти тормыш рәвешен үзгәртергә кирәк, - дип уртаклашты Эльмира. 
“Блогерлар авылда” проекты авылны җанлы, чын, үз ритмы, традицияләре һәм үзенчәлекле атмосферасы булган урын итеп күрсәтте. Ул заманча социаль челтәрләрне һәм традицион авыл тормышын, халык алдында булуны һәм үзең булып калу зарурлыгын, күнегелгән комфортны һәм физик хезмәтне берләштерә. 

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Р. ЦУКУР фотолары.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас