Авыл тормышы
+1 °С
Снег
Җәмгыять
2 Октября , 05:12

Табигать һәм сәнгать

24 сентябрьдә Октябрь авылы янында Стәрлетамак метеориты төшкән урында “Космик күл” пленэр-фестивале үтте

title

Иҗади очрашуда Стәрлетамак, Ишембай, Салават шәһәрләреннән, Мәләвез, Иглин һәм Стәрлетамак районнарыннан килгән рәссамнар катнашты.

Осталар көн дәвамында күл буенда эшләде. Һәркайсы үзенә ошаган урынны сайлады. Берәүләр өчен пленэр – гадәти иҗади тәҗрибәнең дәвамы, икенчеләр өчен тәүге тапкыр саф һавада рәсем ясау булды.

Олы Куганак авылыннан Яна Дмитриевна Литвинова дебютантларның берсе иде. Ул балачактан ук рәсем ясый. Кыз Стәрлетамак колледжында бизәүче-рәссам белгечлеген алган. Әлеге вакытта Яна кайчандыр үзе рәсем ясарга өйрәнергә йөргән “Салават күпере” балалар иҗаты йортында педагог булып эшли. Аның педагогик тәҗрибәсе дүрт ел тәшкил итә.

Яна иң беренче картинасында чалмабашлар сурәтләнгән. Бу рәсемне ул колледжда укыган чакта майлы буяулар белән ясаган. Бүген аңа пейзажлар һәм натюрмортлар бик якын. “Космик күл”дә катнашу аның өчен яңа тәҗрибә булган, ул беренче тапкыр пленэр форматында эшләгән. Киләчәктә рәссам тагын бер жанр – портретны үзләштерергә тели.

Салават шәһәре Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Ринат кызы Ситдыйкова өчен бу көн күптәнге хыялын чынга ашыру булган. Көндәлек эшендә ул күп вакытын документлар белән эшләүгә һәм административ бурычларга багышлый, шуңа күрә иҗатка чума алу мөмкинлеге аңа аеруча кадерле.

Гүзәл биш яшеннән рәсем ясый. Якыннары аңа кәгазь белән каләм биргән, шулай тәүге рәсемнәре барлыкка килгән. Шул вакытта ук Гүзәл уенчыкларын рәсем ясарга “өйрәткән”. Бервакыт абзыйсы аңа кәгазь белән зур папка бүләк иткән. Танышлары, нигә шундый җитди кыяфәт белән йөрисең, дип сорагач, кыз, мин сәнгать мәктәбе директоры, дип җавап биргән.

Ахырда балачак хыялы чынга ашкан. Гүзәл сәнгать мәктәбен, аннары педагогик колледжда сәнгать-графика факультетын һәм Уфада педагогия институтын тәмамлаган.

Пленэр өчен ул акварельне сайлаган. Эш урыны бик уңайлы булмаган: әйләнә-тирәдә түмгәкләр булган. Ләкин нәкъ менә шушы урыннан рәссам, үзе әйткәнчә, “күлнең йөрәген” күргән.

- Үзеңә дә даими рәвештә эшләргә, камилләшергә кирәк, чөнки үстереп тормасаң, нинди дә сәләт юкка чыгарга мөмкин. Балаларга сөйләү – бер эш, ә күрсәтә алу – бөтенләй икенче, - дип билгеләде Гүзәл.

Лилия Мөхәммәт кызы Юдина фестивальгә Җиргәннән килгән. Ул “станокта рәсем ясау” юнәлеше буенча сәнгать училищесында белем алган, педагогия институтында “ДПИ һәм дизайн” белгечлеге буенча укыган. Бүген ул Җиргән сәнгать мәктәбендә укыта.

Пейзажлар һәм гыйбадәтханәләр аның иҗатында аерым урын алып тора. Рәссам Салават, Ишембай, Стәрлетамак һәм Воскресенскта күргәзмәләрен оештырган, анда Башкортстан гыйбадәханәләре сурәтләнгән картиналарын тәкъдим иткән.

Лилия барыннан да бигрәк майлы буяулар белән эшләргә ярата. Үзе әйтүенчә, кирәк чакта бу техника теләгәнчә килеп чыкмаганны төзәтергә мөмкинлек бирә.

Аның яраткан рәссамнары арасында – Исаак Левитан. Киләчәктә Лилия Абхазия, Кижи, Карелиягә багышланган картиналар ясарга тели.

Ишембайдан Ирина Окружнова фестиваль темасына бөтенләй башкача якын килгән. Аның эшендә табигать һәм фәлсәфи мәгънә кушылган. Майлы буяулар белән рәссам әгъзалар регенерациясенә сәләтле булуы белән билгеле тереклек иясе – аксолотольне сурәтләгән. Ирина өчен бу образ яңадан туу идеясе белән бәйләнгән. Җан иясенә таба метеорит оча, ул да бер үк вакытта җимерелүне һәм яңа тормыш башлануын гәүдәләндерергә мөмкин. Шулай итеп, рәссам әйләнә-тирә пейзажны сурәтләп кенә калмаган, ә фестивальнең идеясен һәм аның атамасын да чагылдырырга булган.

Җәй дәвамында Ирина күп кенә пленэрда катнашырга өлгергән. Ул Көньяк рәссамнары ассоциясе әгъзасы булып тора, ә аның “Урал-батыр” күргәзмәсе якынча ел ярым вакыт Башкортстан буенча сәяхәт итә.

Ханым сәнгать мәктәбен тәмамлаган. Белгечлеге буенча ул рәсем сәнгате, технология, эшкуарлык һәм информатика укытучысы, ә икенче югары белемен “физик культура” юнәлеше буенча алган.

Чарада башка мәйданчыклар да әзерләнгән иде, музыка яңгырап торды, ә һөнәрчеләр күргәзмәсендә осталар төрле техникада эшләнгән әйберләр тәкъдим итте. Килүчеләр плюштан уенчыклар, бизәнү әйберләре, сумкалар һәм кулдан эшләнгән башка изделиеләрне күрә алды. Шулай ук теләгәннәргә күлдә көймәдә йөзү оештырылган иде.

Фестиваль ахырында район хакимяте башлыгы катнашлыгында бүләкләү тантанасы узды. Катнашучыларның иң яхшы эшләре лаеклы танылу алды һәм бүләкләр белән билгеләнде.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.

Р. ЦУКУР фотосы.

 

 

 

Читайте нас