Үткән шимбә, 26 сентябрьдә, Башкортстанда “Яшел Башкортстан” бердәм республика акциясенең көзге этабы үтте. Стәрлетамак районы халкы зур һәм файдалы эшкә дәррәү кушылды. Мариинский авылының “Пригородный” микрорайоны акциянең төп мәйданчыгы булды. Район Советы һәм хакимияте хезмәткәрләре, депутатлар корпусы, җәмәгать оешмалары вәкилләре, яшьләр, студентлар, укучылар һәм волонтерлар бирегә лейкалар һәм көрәкләр тотып килде. Күпләр гаиләләре, балалары белән килгән иде – шимбә өмәсе чын хезмәт һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде.
Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Елена Арямнова һәм Отрадовка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Хәниф Хәликов катнашучыларны җылы сәламләделәр. Алар якташларга актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерде, туган җирне сакларга чакырды һәм безнең көч бердәмлектә булуын ассызыклады.
Бу көнне Самира һәм Илнар Фәйзуллиннарның яшь гаиләсе игътибар үзәгендә булды. 26 сентябрь алар өчен икеләтә үзенчәлекле иде – бу көнне алар никах туйларын билгеләде. Зур һәм тату гаилә елында әлеге вакыйга тирән мәгънә алды. Яңа тормыш башлануы һәм ныклы тамырлар символы буларак, яшь пар үзләренең гаилә агачын утыртты һәм аны исемле тасма белән бизәде.
Чуртан авылы мәктәбе укучылары да экологик акциядә актив катнашты. “Урман эше” юнәлешле профильле сыйныфта (җитәкчесе Х.К.Наумова) укучылар агачларны оста итеп утыртып кына калмады, белемнәре белән дә уртаклашты: алар кызыксынган кешеләргә яшь үсентеләрне ничек тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләде.
“Сәламәтлек аллеясы”на нигез салу бу көнне авылга төп бүләк булды. Биредә, “Пригородный” микрорайонында, илле каен һәм миләш агачы утыртылды. Саф һавада бергәләп нәтиҗәле эшләгәннән соң бөтен катнашучыларны да кайнар төшке аш – тәмле карабодай боткасы һәм хуш исле чәй көтте. Район мәдәният сарае үзешчән сәнгатьтә катнашучылары һәрвакыттагыча бәйрәмчә атмосфера тудырды.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Яшел Башкортстан” экологик акциясе республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән барлыкка килде. Аның төп бурычы – кешеләрне кече ватаннарын тагын да матуррак һәм яшелрәк итү омтылышы белән берләштерү. Акция 2019 елдан башлап үткәрелә, шул вакыт дәвамында Стәрлетамак районында парк һәм скверларда агач-куаклар яңартылды, яңа парк зоналарына нигез салынды. Барлыгы 6000нән артык агач, 7000гә якын үсенте һәм куак утыртылды, ә яңа тематик аллеялар саны 35кә җитте. Агымдагы елда республика акциясенең көзге этабы кысаларында өмәләр һәм яшел үсентеләр утырту планлаштырыла, муниципалитет территориясендә алар 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 400 агач, шулай ук 600гә якын үсенте, куак һәм чәчкәләр утырту күздә тотыла. Утыртылган агачлар үссен, ныгысын, районыбыз халкын һәм кунакларны озак еллар сөендереп торсын!
А. САРЫ.
Р. ЦУКУР фотосы.
Радий ХӘБИРОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:
- “Яшел Башкортстан” акциясенең көзге этабы нәтиҗәсендә безнең шәһәр һәм районнарда 69 яңа тематик аллея барлыкка килде – Күмертауда СВОда катнашучыларга багышланган аллея, Стәрлетамакта Укытучылар аллеясы һәм башкалар... “Яшел Башкортстан” кысаларында торак пунктларда барлыгы 3 мең зур агач һәм 63 меңнән артык куак утыртылды. Анда 45 мең кеше катнашты. Барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт!