

Хөрмәтле Стәрлетамак районы халкы!
Сезне төп һәм мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Башкортстан Республикасы көне белән ихлас котлыйм!
Башкортстан Республикасы Русиянең әйдәүче индустриаль һәм авыл хуҗалыгы субъектларының берсе булып тора. Катлаулы шартларга карамастан, ул илнең иминлеген ныгытуга зур өлеш кертә. Без икътисадта, медицинада, фәндә, мәгарифтә һәм спортта югары нәтиҗәләр күзәтәбез. Республика халыкара хезмәттәшлекне ышанычлы киңәйтә, эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыра.
Барлык шушы еллар дәвамында безнең Стәрлетамак районы да туган республика белән бергә социаль-икътисади реформалар юлыннан бара һәм төбәкне ныгытуга лаеклы өлеш кертә.
Ассызыклап үтәсем килә, безнең барлык эшләребез һәм куйган көчебез төп максатка ирешүгә – уртак Җиңүне якынайтуга юнәтелгән. Стәрлетамаклылар хәрби бурычларны батырларча үти. Яугирләргә ярдәм итү өчен 29 гуманитар конвой составында 120 тоннадан артык азык-төлек, медикаментлар, җиһазлар, төзелеш материаллары, 32 берәмлек техника җыеп озатылды. Районның бер авылы да читтә калмый, волонтерлар эшли. Сугышчыларга актив ярдәм иткән өчен Стәрлетамак районы “Фронтка ярдәм итү өчен” медале, Русия Федерациясе Оборона министрлыгы Мактау грамотасы, командирларның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Яугирләребез көчле һәм ышанычлы тыллары барлыгын белә. Җиңү безнеке булачак!
Күп еллар район авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча абсолют лидер булып тора һәм бу елда да шул позицияне били. Бүгенге көнгә суктырып алган ашлыкның тулай җыемы 240 мең тоннадан артык тәшкил итә, уңдырышлылык – бер гектардан 37 центнер. Һәм бу әле ахыргы нәтиҗә түгел, урак эшләре дәвам итә.
Стәрлетамак районының авыл хуҗалыгы тармагыннан тыш та казанышлары бар. “Ел казанышы” гранты кысаларында сәнәгать үсеше күрсәткечләре буенча район 2025 елда үз төркемендә алты лидер исәбенә керде. Кече эшкуарлык субъектларының төп капиталына инвестицияләр күләме буенча район 2 нче урын били. Башкортстан Республикасында муниципаль инвестиция стандартын гамәлгә ашыру буенча район инде икенче ел рәттән 2 нче урында. 2025 елда “Тотрыклы икътисади үсеш” республика рейтингында район иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Миграция артымы, эшсезлек дәрәҗәсе буенча уңай динамикага ирештек.
Торак төзелеше актив бара. 2025 елда 98 мең кв. метр торак кулланышка кертелде. Куллануга кертелгән торак күләме буенча муниципалитетлар рейтингында район 5 нче урын били.
Район үсә һәм үсешә, төзекләндерү мәсьәләләре бик актуаль. Барлык авыл биләмәләре дә ел саен Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнаша. Быел 56 миллион сум гомуми суммага 19 проект гамәлгә ашырыла, җирле бюджет 28 млн сум тәшкил итте.
“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча районда 170 миллион сумнан ашу гомуми суммага 14 территория төзекләндерелде. Бу елда ике объект – Загородный авылында балалар һәм спорт мәйданчыклары төгәлләнде диярлек, чыгымнар суммасы – 12 миллион сумнан артык.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча 2024-2026 елларда 6 проект гамәлгә ашырылды. Чыгымнарның гомуми суммасы 40 миллион сумга якын. Быел Николаевка авылында сквер төзелде (14 млн сум).
Районда территорияне үстерү буенча башкарылган барлык эшне исәпкә алып, 2025 ел йомгаклары буенча “Ел казанышы” рейтингының “Хәвефсез һәм уңайлы территория” номинациясендә Стәрлетамак районы 1 нче урынга ия булды, төзекләндерелгән территорияләр саны буенча – 1 нче урында.
Социаль өлкә дә игътибар үзәгендә. Соңгы ике елда мәгариф учреждениеләрендә ремонт эшләренә 48 млн сум акча тотылды. Мәдәният йортларын һәм клубларны ремонтлауга һәм җиһазлауга җирле бюджеттан 2025 елда гына 30 млн сумнан артык акча юлладык.
Без спорттагы казанышлар белән горурланабыз. Безнең авыл халкы арасында 14 дөнья чемпионы, 20 Русия чемпионы бар. Һәм бу саннар елдан-ел арта. Башкортстан Республикасы Авыл спорт уеннары нәтиҗәләре буенча район үз категориясендә 3 нче урын алды.
Төп дәүләт бәйрәме алдыннан Стәрлетамак районының барлык кешеләренә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. Омтылышларыбызда бердәмбез һәм туган республикабызны көчле, югары дәрәҗәдә үсешкән төбәк итеп күрәсебез килә. Бергәләп билгеләнгән барлык максатларга да ирешә алырбыз дип ышанам. Бәйрәм белән!
Р. СӘМИГУЛЛИНА,
район хакимияте башлыгы.
Кадерле Стәрлетамак районы халкы!
Сезне Башкортстан Республикасы көне белән ихлас котлыйм! Бу бәйрәм – күпмилләтле Башкортстан халкының бердәмлеге, дус һәм тату яшәве символы.Туган республикабызның үсеше, уңышлары һәм чәчәк атуы нигезе дә шул. Бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп, без масштаблы проектларны тормышка ашырабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез.
Бәйрәм туган ягын ихлас яраткан, аның тарихына сакчыл караган, хәзерге казанышлары белән горурланган һәм көндәлек хезмәте белән туган республиканы үстерүгә, аның чәчәк атуына лаеклы өлеш керткән барлык кешеләрне берләштерә.
Безнең Стәрлетамак районы барлык республика белән бер ритмда яши һәм үсешә. Бүген без милли сыйфатлар, традицион кыйммәтләр, үзенчәлекле мәдәният, халыклар дуслыгы һәм гуманизм кебек төшенчәләрнең кыйммәтен аеруча нык аңлыйбыз. Икътисади санкцияләр, махсус хәрби операция һәркайсыбыздан без яшәгән чынбарлыкны яңадан төшенүне, зур нәтиҗәлелек, патриотлык күрсәтүне таләп итә. Ниятләгәннәрнең барын да эшләү көчебездән килә дип ышанам. Бергәләп, бер гаилә булып, без нинди дә сынауларны җиңеп чыгачакбыз һәм көчлерәк булачакбыз!
И. БИКТИМЕРОВ,
район Советы рәисе.