Авыл тормышы
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
15 Октября , 11:13

“Комфорт һәм хәвефсезлек бездән тора”

18 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Добавить в предпочтительные источники Google
Хөрмәтле район юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм!

Юл төзүчеләрнең авыр хезмәте һәрвакыт мактаулы булды һәм җәмгыять тарафыннан югары бәяләнде. Автомобиль юллары  авылларны һәм шәһәрләрне, төбәкләрне һәм илләрне тоташтыра. Яхшы юллар – дәүләт иминлеге күрсәткечләренең берсе, алар вакытында һәм торак пунктлар арасын кыскарта. Сезнең хезмәтегезне, һич арттырусыз, күзгә күренерлек кенә түгел, ә сизелерлек тә дип әйтергә мөмкин. Уңайлы хәрәкәт итү өчен юл түшәмәсенең сыйфатлылыгы никадәр мөһим булуын автомобиль йөртүчеләр яхшы белә. Кышын һәм җәен, нинди дә һава шартларында сез юлларны тәртиптә тотасыз, бит меңләгән водительләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең гомере һәм иминлеге шуңа бәйле.

Барлык юл хуҗалыгы эшчәннәренә яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм, чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим! Тормыш юлыгыз тигез һәм бәхетле булсын!

Киләчәктә дә алдыгызда торган бурычларны уңышлы хәл итәрсез, районыбызның транспорт инфраструктурасын үстерүгә лаеклы өлеш кертерсез дип ышанам.

Р. СӘМИГУЛЛИНА, район хакимияте башлыгы.

2000 елдан башлап, ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә Русиядә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләнә. Кемнәр алар, юл төзүчеләр? Бу – водительләр, эшчеләр һәм механизаторлар – эсседә һәм салкында, яңгыр яки кар яуганда юлларны, бордюрларны ремонтлау, чистарту, трассаларда юл билгеләрен урнаштыру белән шөгыльләнүче, ягъни юлларны карап тотучы, ремонтлаучы һәм төзүче барлык кешеләр. Аларның берсе – якташыбыз Алик Әлимбаев.

Ул Григорьевкада авыл эшчәннәренең зур тату гаиләсендә туган һәм үскән. Юлга һәм техникага мәхәббәте балачактан килә.

- Әтием күп еллар “Ашкадар” колхозында терлекчелектә һәм үсемлекчелектә эшләде – гомере буе тракторда. Аңа карап, бу һөнәр турында кечкенә чагымнан мин дә хыялландым, - дип сөйли Алик Кашаф улы. – Бала чагымда әтием яки абзыем белән кабинада утырып йөри идем. Аннан соң мәктәптә трактор белән идарә итәргә өйрәндем. Соңрак, 18 яшем тулгач, тракторчы-машинист таныклыгы алдым.

11 сыйныф тәмамлагач, Әлимбаев авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән, анда автомеханик белгечлеге алган. Хезмәт эшчәнлеген әтисе эшләгән хуҗалыкта башлаган. Ә ун ел элек Стәрлетамакка күченгән һәм РСУ ДОРга эшкә урнашкан.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсларында катнашкан, хәтта төбәк этабында призер булган. Югары һөнәри осталыгы һәм автомобиль юлларын карап тотуга һәм ремонтлауга саллы өлеш керткән өчен тармак бүләкләре белән билгеләнгән.

2025 елдан башлап Алик Әлимбаев Стәрлетамак юл төзү-ремонтлау идарәсендә (ДРСУ) хезмәт куя.

- Тәүге көннән үк яхшы кабул иттеләр. Коллектив бик тату, бер команда булып эшлибез. Җитәкчелек һәрьяклап ярдәм итә, - дип уртаклашты ул.

Әлимбаевка “МТЗ-82” тракторы беркетелгән. Җәен аңа фреза тагып, юллардагы чокырларны ремонтлауда катнаша, кышын – юлларны чистарта. Моннан тыш, ремонт эшләре барган чорда юл катогына күчеп утыра.

Идарә коллективында Әлимбаев турында хөрмәт белән, җылы итеп сөйлиләр. Мәсәлән, юл мастеры Урал Күсәпкулов Алик турында җаваплы, үз эшен яхшы белгән, һөнәрен яраткан кеше буларак сөйли. Ә Стәрлетамак ДРСУ начальнигы урынбасары Владимир Беляков, Әлимбаевка иң катлаулы бурычларны йөкләтергә була, ди.

- Эшем ошый, аның бернинди авырлыгы да юк. Әйе, кыш көне кар күпләп яуганда иртәнге 5тән үк руль артына утырырга туры килә. Минем өчен бу һич кыен түгел, без бит юл төзүчеләр, юллардагы комфорт һәм хәвефсезлек бездән тора, - дип билгели Әлимбаев.

Гаилә башлыгының мондый эшенә тормыш иптәше һәм сигез яшьлек кызы күптән инде күнеккән. Юл хезмәтчәннәренең эше җаваплы һәм шактый гына катлаулы булуын алар белә, шуңа күрә һәрьяклап ярдәм итәләр.

Алик Кашаф улы буш вакытын гаиләсе белән үткәрә. Ял көннәрендә әти-әнисе янына авылга кайта, аларга хуҗалык эшләрендә ярдәмләшә. Аның яраткан шөгыле дә бар – балык кармаклау. Нәкъ елга ярында, саф һавада һәм тынлыкта ул чын-чынлап ял итә.

Үзенең һөнәри бәйрәмен Алик Әлимбаев гадәттәгечә эштә – коллегалары арасында билгеләячәк. Ул көнне үзенең иптәшләренә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе тели.

- Һөнәребез яхшы, - ди юл хезмәтчәне. – Яшьләргә аңа игътибар итәргә киңәш итәр идем. Кызыклы һәм кирәкле эш, ялкауланмый эшләсәң, хезмәт хакы да яхшы.

А. САРЫ.

Р. ЦУКУР фотосы.   

Читайте нас