Авыл тормышы
+15 °С
Дождь

Хәрәкәт – ул минем тормышым

Һәрчак хәрәкәттә булган кешеләр бар. Алар үзләренең энергиясен башкалар белән уртаклаша һәм актив тормыш рәвеше кешене үзгәртә алуын шәхси үрнәкләрендә исбатлый.

Һәрчак хәрәкәттә булган кешеләр бар. Алар үзләренең энергиясен башкалар белән уртаклаша һәм актив тормыш рәвеше кешене үзгәртә алуын шәхси үрнәкләрендә исбатлый. Талач авылы мәктәбе физик культура укытучысы Минзифа Зиннәт кызы Мөхәммәтшинаны нәкъ шундый кеше буларак беләләр. Менә инде 48 ел ул мәктәп укучыларына көчлерәк булырга, үзләренә ышанырга ярдәм итә һәм сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтә.

Күп балалы гаиләдәге балачак

Минзифа Зиннәт кызы 1957 елда Талач авылында туган. Тугыз бала – дүрт малай һәм биш кыз үскән гаиләдә ул алтынчы бала булган. Әтиләре баш бухгалтер булып эшләгән, әниләре колхозда хезмәт куйган.

Балалар кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскән. Йорттагы эш-мәшәкатьләр тигез бүленгән – һәркайсы үз өлеше өчен җаваплы булган. Минзифага мәктәптән соң коедан чиләкләп су ташып куярга кирәк булган.

- Әти-әнием таләпчән иде, нәкъ менә алар безне тормышта кирәк булган бар нәрсәгә өйрәтте, - дип искә ала Минзифа Зиннәт кызы.

Кыз 2 нче сыйныфта укыганда ук йон эрли, бәйли һәм күп кенә өй эшләрен башкара белгән. Мәктәптә математика фәнен бик яраткан. Киләчәктә кызы икътисадчы булыр, дип ниятләгән әтисе, һәм еш кына аңа җаваплы эшне ышанып тапшырган.

- Мин әтигә отчетлар төзергә ярдәм итә идем. Декабрь аенда ул өйгә еллык документлар белән папкалар алып кайта иде, ә мин счетта барысын да исәпли, йомгак ясый идем. Кайчак аның белән бергә төнге икегә кадәр утыра идек, - дип сөйли ул.

Пима ботинкадан шәбрәк

Спортны ул балачактан ук үз иткән. Минзифа аеруча чаңгыда йөрергә яраткан, гел генә ярышларда катнашкан һәм бүләкләр алып кайткан. Ә бер хәл хәтерендә уелып калган.

- Ярышта барысы да чаңгы ботинкаларында иде, ә мин стартка киез итектә чыктым. Һәм барыбер беренче килдем, - дип елмаеп искә ала физкультура укытучысы.

8 нче сыйныфтан соң кыз Салават педагогия училищесына укырга кергән, ләкин тиздән кире өенә кайтырга һәм 10 нчы сыйныфны туган мәктәбендә тәмамларга карар иткән.

Нәкъ шул вакытта мәктәпкә яшь физик культура укытучысы килгән, балалар аны шунда ук якын күргән. Дәресләрдән соң балалар кичкә кадәр спортзалда шөгыльләнгән: волейбол, баскетбол уйнаганнар, ә педагог алар янында булган. Шул вакытта Минзифа тормышын спортка багышларга теләвен аңлаган.

Мәктәп тәмамлаганнан соң ул Күмертау педагогия училищесына “Физик культура укытучысы” белгечлегенә укырга кергән.

- Мин хәрәкәттә булырга яратам. Бер урында озак утыра алмыйм. Көненә 16-18 сәгать аяк өстендәмен, ашаганда гына утырам, шуңа күрә бу һөнәрне сайладым да, - ди ул.

Практиканы студент кыз туган мәктәбендә үткән. Каникул вакытында да балалар аны чаңгыда йөрергә яки волейбол уйнарга чакырган.

1978 елда Минзифа Зиннәт кызы училищены отличие белән тәмамлаган. Аңа физик тәрбия бирү методикасын укытырга калырга тәкъдим иткәннәр, тик ул башка юлны сайлаган һәм туган авылына кайткан.

Тәүге елда музыка һәм физик культура дәресләрен берләштереп алып барган, аннан соң бар булмышын яраткан эшенә багышлаган. Эшеннән аерылмыйча, белем алуын дәвам иткән. 1986-1991 елларда Стәрлетамак педагогия институтында читтән торып укыган.

48 ел бер мәктәптә

Бу елларда Минзифа Зиннәт кызы физик культура укытучысының бурычлары балаларны йөгерергә яки сикерергә өйрәтү генә түгел, ә күпкә киңрәк булуын аңлаган.

- Коридордан балалар бөкрәеп атлап килә икән, һичшиксез төзәтәм. Минем өчен балаларның төз буй-сынлы, актив һәм физик яктан сәламәт булуы мөһим. Дәресләрдә хәрәкәт активлыгының ни өчен кирәк булуын аңлатам, дөрес гадәтләр һәм иртәнге зарядканың файдасы турында сөйлим, - ди педагог.

Бүген көннәрен зарядкадан башлаган балалар азайганнан-азая, дип билгели ул үкенеч белән.

- Балалардан иртән кайсыгыз зарядка ясый дип сорадым, бер бала гына кул күтәрде. Ә элек андыйлар күп иде. Дәрестән соң беркем дә кайтырга ашыкмый иде: кичкә кадәр волейбол, футбол, баскетбол уйныйлар иде. Балалар күп иде, шуңа да дүрт команда җыя идек.

Минзифа Зиннәт кызының тәрбияләнүчеләре күп тапкыр район, республика һәм бөтенрусия ярышларында җиңүче һәм призер булган. Алар ярышларга килгәндә, барысы да: “Янә талачлылар бөтен пьедесталны алачак”, - дип әйткән. Һәм нигезсез түгел. Укучыларының берсе гранатаны 56 метрга ыргыткан һәм шул рәвешле бик яхшы нәтиҗә күрсәткән.

2011 елда Рөстәм исемле укучысы белән бергә Мөхәммәтшина Ульяновск шәһәрендә узган Бөтенрусия олимпиадасында республиканы тәкъдим иткән. Көн саен шөгыльләнү лаеклы нәтиҗәгә китергән – алар ярышларның призеры булган. Укытучы әйтүенчә, башта егеткә, авыл укучысы шәһәр спортчыларына конкурент була алмый, диебрәк караганнар. Ләкин ул киресен исбатлый алган.

Иң мөһиме – үзеңә ышанырга

Минзифа Зиннәт кызы хәзер үсмерләрнең спорт белән кызыксынуы акрынлап сүрелә төшүен билгели. Ул шәһәрдән кайткан укучыларны искә төшерә. Берәүләре турникта кулларда күтәрелә алмаган, икенчеләре физкультура дәресенә кермәс өчен, гел генә медпунктка мөрәҗәгать иткән. Ләкин ныкышмалылыклары аркасында үзен тулысынча үзгәртә алганнары да булган.

- Бер укучым тәүдә сикерә дә, туп белән тиешенчә эш итә дә белми иде. Аның каравы бик игътибарлы һәм тырыш иде. Хәзер ул футбол һәм волейбол уйный, ә озынлыкка сикерүе 140 сантиметрдан 210 сантиметрга кадәр җитте. Мин һәрвакыт балаларда ышаныч уятырга тырышам. Сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәнүләре бик мөһим, - дип билгели ул.

Шәхси үрнәк – тәрбия бирүдә иң яхшы ысул

Минзифа Зиннәт кызы исәпләвенчә, укытучы сүзләре аның шәхси үрнәге белән ныгытылырга тиеш.

Ул күп еллар чыныгу белән шөгыльләнә, салкын су белән коена. Элек Красноусолга барганда салкын суда 10 минутка кадәр тора алган.

Хәзер дә педагог дәресләр вакытында читтә тормый: балалар белән волейбол һәм баскетбол уйный, алар белән бергә йөгерә, ә чаңгыда йөргәндә – алда бара. 1 нче сыйныф укучыларын, кем аны уза, шуңа “бишле”, дип дәртләндерә. Һәм башта үз көченә ышанмаганнар, тизлекләрен арттыра башлый.

Укытучы әйтүенчә, бүген укучыларга аеруча гимнастика ошый.

Һәр дәрес йөгерүдән башлана. Спорт залында яки спорт мәйданчыгында балалар якынча бер километр йөгерә. Югары сыйныф укучылары өчен йөкләнеш зуррак. Разминкадан соң көч таләп итә торган күнегүләр ясыйлар. Алар арасында “планка” аерым урын алып тора.

- Хәзерге балаларда реакция тизлеге начаррак. Алар хәрәкәт юнәлешен тиз үзгәртергә һәм хәрәкәтләрен координацияләргә өйрәнсен өчен, конуслар белән йөгерүне еш кулланам, - ди Минзифа Зиннәт кызы.

2026 елда Минзифа Мөхәммәтшинаның хезмәте югары бәяләнгән: ул иң яхшы укытучыларга премияләр бирү конкурсында җиңүче булган.

Дәресләр тәмамлангач

Эш көненнән соң да педагог тик утырырга күнекмәгән. Кичкә кадәр ул бакчасын карый, кош-корт белән кайнаша. Ә тагын ул пешерергә ярата. Гаилә өстәлендә һәрчак вак бәлеш, пироглар, коймаклар, кайнатмалар һәм ул әзерләгән башка ризыклар була.

Тормыш иптәше, өч баласы һәм алты оныгы аңа ярдәмләшеп торалар. Олы кызы Илмира Олимпиада үткән 1980 елда туган, шуңа күрә гаиләдә аны наз белән “олимпиада кызы” дип атыйлар. Әнисе кебек, ул да балачактан спортны ярата, ярышларда катнашкан, ә бүген ветеринария табибы булып эшли.

Икенче кызы, Инара, әти-әнисе өчен чын бүләк булган – ул 1983 елның тәүге сәгатендә – 00.45тә дөньяга килгән. Аграр университет тәмамлаган, хәзер риелтор булып эшли.

Улы Илмир 1991 елда – әнисе Стәрлетамак педагогия институты дипломын алган елда туган. Ул юридик институт тәмамлаган һәм полициядә хезмәт иткән.

Укытучы киңәшләре

Минзифа Зиннәт кызы ашаганнан соң ук эчемлек эчәргә киңәш итми, һичьюгы 20 минут көтәргә кирәк.

Үзеңә туры килгән йөкләнешне сайларга һәм аны даими үтәргә кирәк. Бу 45 минут дәвамында физик эш башкару яки 45 минут йөзү, якынча 8 километр велосипедта, 30 минут җәяү йөрү, 20 минут йөгерү, 15 минут скакалка белән сикерү, 30 минут бию белән шөгыльләнү булырга мөмкин.

Аның файдалы эчемлеге дә бар.

Кыяр согы рецепты:

вак кыргычтан чыгарылган 240 г кыяр;

1 аш кашыгы лимон согы;

1 чәй калагы бал;

200 мл су.

Барысын да бергә кушып болгатырга һәм эчәргә.

Минзифа Зиннәт кызы ышануынча, ныклы сәламәтлек көндәлек гади генә гадәтләрдән – хәрәкәттә булудан, дөрес тукланудан һәм тормышны яратудан башлана. Менә инде ярты гасырга якын вакыт ул үзенең укучыларын нәкъ шуңа өйрәтә.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.

Фото педагогның шәхси архивыннан.

 

Радий ХӘБИРОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:
- Укытучылар балалар өчен күп нәрсә эшли, икене икегә тапкырлагач ничә буласы турында гына сөйләми, ә шәхеснең формалашуына ярдәм итә, нәрсә яхшы һәм нәрсә начар булуын аңлата. Ә тагын – аларга гаять зур җәмәгать эше йөкләтелгән, алар бик күп кәгазь эше башкара, бездә ансыз кая инде... Кыскасы, сез – һич арттырусыз дәүләтебезнең бер терәге, безнең таянычыбыз, стратегик ресурсыбыз.

 

Республикада

“Взлетай!” VIII белем бирү форумының пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың мәгариф системасындагы төп үзгәрешләрне тәкъдим итте. Цифрлаштыруга аерым игътибар бүленәчәк. Төбәк җитәкчесе ясалма интеллект элементлары кертеләчәген игълан итте.

- Мин ясалма интеллект элементларын кертү буенча комплекслы эш башлануга багышланган доклад ясарга ниятлим. Бу бик җитди тема. Без бу өлкәдә үз эшләнмәләребезне әзерләячәкбез һәм тәкъдим итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы сыйфатлы белем бирү өчен заманча инфраструктураның мөһимлеген ассызыклады, быел инде дүрт яңа мәктәп кулланышка кертелүен һәм тагын бишесен ачу планлаштырылуын билгеләде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм колледжларда капиталь ремонт бара.

Шулай ук Радий Хәбиров педагогларга ярдәм чараларын киңәйтү турында сөйләде. 2025 елдан иң яхшы авыл мәктәпләре директорлары 690 мең сум күләмендә грант ала башлады, ә мең укытучы ел саен санаторий-курортта ташлама белән дәвалану мөмкинлеге ала.

 

  

 

 

 

 

     

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас