Авыл тормышы
+7 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
25 Сентября , 06:35

Ике язмыш – уртак юл

Октябрь авылыннан Зәбировлар 55 ел тормыш сукмагыннан бергә атлый

Бу дәвердә алар ныклы гаилә корган, ике кыз тәрбияләп үстергән, биш оныкларына һәм дүрт туруннарына сөенеп яши. Аларның гаилә тарихы мәхәббәт, бер-береңә ярдәм итү, хезмәт сөючәнлек һәм бәхет турында.

Рәзилә Сәгъман кызы тумышы белән Ранний Рассветтан. Мәктәпне Октябрь авылында тәмамлаган. 10 нчы сыйныфтан соң документларын педагогия институтына тапшырган, ләкин конкурс буенча үтмәгән. Үлчәүче булып эшкә урнашкан.

Галимулла Миннула улы Стәрлетамак районы Алга авылыннан. Стәрлетамакта училищеда водительгә укыган. Армиядә ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач, Октябрь авылына килгән һәм шофер булып урнашкан. Биредә ул гомере буе эшләгән, коллегаларының һәм авылдашларының хөрмәтен казанган.

Нәкъ менә Октябрь авылында яшьләр очрашкан да. Бу вакытта Рәзиләгә – 18, Галимуллага 21 яшь булган. Бер-берсен шунда ук ошатканнар. Тиздән өйләнешкәннәр, фатир алганнар, аннары гаиләдә ике кыз бала туган.

Бер-берегезне нәрсә өчен ошаттыгыз, дигән сорауга ир белән хатын төрлечә җавап бирә, әмма аларның сүзләрендә дистәләгән еллар дәвамында сакланып калган тәүге тойгылары тоемлана.

- Ул яшьтәшләреннән җитдилеге белән аерылып тора иде. Килде, һәм шунда ук төпле, булдыклы кеше кебек күренде, - дип искә ала Рәзилә Сәгъман кызы.

- Чибәр иде, шуңа да яраттым, - дип кыска гына җавап бирә Галимулла Миннула улы.

Чынга ашкан хыял

Кызлары бераз үскәч, Рәзилә Сәгъман кызы күптәнге хыялына әйләнеп кайтырга – педагогик белем алырга карар иткән. Ул Уфа педагогия училищесына укырга кергән.

Ире бу карарын хуплаган һәм һәрьяклап булышкан. Кирәк чакта, балаларын карашкан, өй эшләрендә ярдәмләшкән. Белем алгач, Рәзилә Сәгъман кызы балалар бакчасына тәрбияче булып урнашкан һәм гомере буе шунда эшләгән.

Эшен ул чын-чынлап яраткан. Үзе искә алуынча, коллектив тату булган, тәрбияләнүчеләре белән бик тиз уртак тел тапкан. Хәтта балаларның көйсезлекләрен, конфликтларын җәза биреп түгел, ә уен һәм сөйләшү ярдәмендә җайга салырга тырышкан. Балаларга бервакытта да тавышын күтәрмәгән һәм һәр баланы аңларга тырышкан. Ул елларда төркемнәр зур булган – һәркайсында 30га кадәр бала. Тәрбияче сабыйларны яслегә алганнан башлап мәктәпкә әзерләүгә кадәр озата барган. 55 яшендә ул хаклы ялга чыккан, әмма күңеле һаман да балаларга тартылган.

- Беренче сентябрь көнне балаларның баруын күргәч, елыйм, - ди ул.

Хезмәт кешесе

Галимулла Миннула улын да совхозда яхшы белгәннәр. Ул эшсөяр, җаваплы кеше булган, хезмәттәшләре арасында ихтирам казанган. Берничә тапкыр социалистик ярыш җиңүчесе булган, “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале белән бүләкләнгән.

Совхоз таркалгач, 68 яшенә кадәр “Ашыгыч ярдәм” водителе булып эшләгән. Аның биографиясендә тагын бер сәхифә бар: ул Чернобыль АЭСындагы һәлакәт сөземтәләрен бетерүдә катнашкан. Батырлыгы өчен орден белән бүләкләнгән.

“Ул минем ышанычлы таянычым”

55 елда ир белән хатынга күп нәрсә аша үтәргә туры килгән, әмма, үзләре искә алуынча, гаиләдә зур бәхәсләр бервакытта да булмаган.

- Без һәрвакыт эш белән мәшгуль булдык. Ирем хезмәт сөючән кеше, акча эшләп тапты. Мин балалар тәрбияләдем, хуҗалыкны карадым, балалар бакчасында эшләдем. Бәхәсләшергә вакыт юк иде. Ул минем ышанычлы таянычым, - дип елмая Рәзилә Сәгъман кызы.

Аларның гаилә тормышы һәрчак хуҗалыклары белән тыгыз бәйләнгән булган. Саулыклары мөмкинлек биргәндә, ат, ике сыер, бозаулар, кош-корт асраганнар. Хәзер ихаталарында индоуткалар белән куяннар гына калган. Шулай ук алар бакча үстерә.

Зәбировларның төп байлыгы – балалары. Олы кызлары Әлфия медицина училищесы тәмамлаган. Хәзер Стәрлетамакта яши, әти-әнисе янына еш кайта, йорт хуҗалыкларында ярдәмләшә.

Кече кызлары Зөлфия педагогик белем алган, Чуртан авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшли.

Зәбировларның биш оныгы һәм дүрт туруны бар. Бәйрәмнәрне алар барысы бергә җыелып билгеләргә тырыша. Яңа елга бергәләп чыршы бизиләр, бүләкләр әзерлиләр, бәйрәм табыны артында җыелышып утыралар.

Кызлары Әлфия әти-әнисе аның өчен һәрчак үрнәк һәм ныклы таяныч булуын әйтә.

- Әти-әнием – минем ышанычлы терәгем. Алар һәрчак безгә ярдәм итте, алар өчен гаилә гел беренче урында булды. Кечкенә чагымда әниемнең Яңа елга миңа костюмнар теккәнен хәтерлим. Матур булсын дип, аны бизәкләл иртәнгә хәтле диярлек утырырга мөмкин иде, - дип искә ала ул.

Кул эшенә осталык Әлфиягә әнисеннән күчкән. Хәзер ул оекбашлар, ыргак белән челтәрле шәлләр, кардиганнар бәйли.

Бүген Зәбировлар йорт мәшәкатьләре белән яши, балаларын һәм оныкларын көтеп ала, кунакларны каршылый. 55 елда күп нәрсә үзгәргән, балалары үскән, оныклары туган, ә иң мөһиме үзгәрешсез кала – янәшәдә элеккечә, 55 ел элек Октябрь авылында очрашкан ышанычлы кеше.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.

Р. ЦУКУР.

 

       

Читайте нас